Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авылда яши белергә кирәк
16.09.2021

Авылда яши белергә кирәк

Бүген авылларның киләчәге өчен үзе шунда туып-үскән, авыл чишмәсенең суын тәмләп, урманында җиләген җыеп, көтүен көтеп, авылының айлы кичләренә гашыйк кешедән дә ныграк борчылучы бар микән? Юктыр. Безгә дә хас бу борчылулар. Чөнки без дә — авыл балалары. Соңгы елларда авылларыбыз заман җилләре шаукымында зур үзгәрешләр кичерә: күмәк хуҗалыклар күптән таркалды, авыллар картая. Статистика буенча, Җир шарындагы 7 миллион татарның 25 проценты — авылларда, ә калганы шәһәрләрдә яши. Авылларда яшәүчеләрнең 70-80 процентын пенсионерлар тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, киләчәктә авылда 5-7 процент кеше генә калырга мөмкин. Югыйсә, авылларда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Юлы бар, газы кертелгән, суы ага. Шөкер, җан-фәрман тырышып салып, ничек тә авылны саклап калырга тырышучылар да бар. Шундый авылларда булсак, күңелләребез күтәрелеп, яшәүгә дәртебез артып, илһамланып кайтабыз. Күптән түгел без, “яңарыш”лылар, тагын юлга чыктык. Бу юлы “Хәлең ничек, авыл?” дигән сорауга җавап эзләп, Алнаш якларына юл тоттык. Дөресрәге, аның иң күркәм авылларының берсе — Бакыр Заводына.

Үткәннәргә кайтып

Илсур хәзрәт Авзалетдинов

Халык телендә Бакыр Заводы дип аталган авыл рәсми рәвештә Варзино-Алексеево дип теркәлгән. 1758 елда Котлымөхәммәт (Алексей) Тәфкилев биредә бакыр эретү заводы ача. 1823 елда ул ябыла, әмма авыл кала. Колхозлашу елларында “Азин” күмәк хуҗалыгы барлыкка килә. Еллар үткәч, ул да тарала. Бакыр Заводында Россиянең күпчелек авылларына хас күренеш (шул исәптән минем туган авылым Наратка да): авылда сиксәнләп өлкән кеше яши, яшьләр юк. Авылда иң өлкән кеше Сәетнур абый, яше 90нан узган. Иң яшь сабыйга — 5 ай. Без сәяхәткә җыенганда, тумышы белән Бакыр Заводыннан булган Динә апа Фәрдиева редакциягә шалтыратты. “Сезгә әтием турында сөйлисем килә. Минем әтием Фәтхи Гыйльфанов бик күп еллар авылда колхоз рәисе булып эшләде. Әтиемнең гаиләсе зур булган. Бабам Гыйльфан патша армиясендә 25 ел хезмәт иткән. Аларның гаиләсе заводта бакыр койган, ул чакта алар крестьяннар дип аталган. Әнием Мәхмүдә Әгерҗе районы Балтач авылыннан. Без гаиләдә дүрт бала үстек, мин иң олысы. Әти сугыштан яраланып кайтты. Еллар узгач, әтиемнең бик ачынып сөйләгәнен хәтерлим. “Авылда колхозда эшләрдәй ирләр бар да фронтта. Әби-бабайлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр генә эшли. Язгы чәчү вакыты, халык ачлыктан интегә, басудан чергән бәрәңге, кипкән үлән җыеп ашый. Мин шул вакытта гаиләләргә бер чынаяк он өләштем. Бер атнадан ике милиция килеп, “халык дошманы” дип, мине районга алып киттеләр. Сезнең бәхеткәдер инде, озак тотмадылар, кайтардылар. Ә көз көне инде мине районга чакырып, “Иң күп уңыш алган колхоз”, дип бүләкләделәр, — дип сөйләгән иде. Ул чакларда авылда тегермән, май заводы бар иде. Соңрак колхозларны берләштерделәр. Әтинең урынына да белемле кеше куйдылар. Әнә шул чак­ларны сагынып сөйләргә генә калды шул”, — диде ул.

Яшәргә була!

Сулдан дүртенче Лилия, Александр Александровлар, Гөлшат Хафизова

Авыл халкы безне кунак көт­кәндәй мәчеткә җыелып каршы алды. Һәрберсе белән аралашып, фикер алыштык. Барсының да диярлек балалары читтә. Мәсәлән, Халидә апа Сахатклычева 20 ел Ашхабад шәһәрендә яшәгәннән соң бирегә күчеп кайткан, биш кыз үстергән. “Без анда яшәгәндә, тормышлар әйбәт иде, хәзер анда да яшәве авыр инде. Ярый әле, бирегә кайтып калдык”, — диде ул. 80 яшьлек Рафис абый Гыймазиев белән сөйләшә башлагач, аның күзләренә яшь килде. “Тормыш иптәшем вафат булды, сагынам”, — диде ул. Гомер буе колхозда хезмәт куйган, бик күп еллар имам булып торган Рафис абый әле дә авыл өчен борчылып яши. 85 яшьлек Алия апа Хафизова үзенең шуклыгы, шаянлыгы белән таң калдырды. Алия апа авылның тарихы белән кызыксына. Авыл турындагы истәлекләрне укып күрсәтте. Атаклы тарихчы Раиф Мәрданов китапларын сорап, безгә мөрәҗәгать итте ул. Рәсимә апа Гәрәева тумышы белән Мөслим районыннан. Тормыш иптәше белән Ижауда очрашып, авылга күчеп кайт­каннар. “Иремнең авылда торасы килде, мин каршы килмәдем, авылда гомер иттек. Өч кыз үстердек”, — диде ул. Тәлгать абый Корбанов: “Киткән кеше барыбер авылны сагына ул. Менә без “городской” була алмадык инде, барыбер кире авылга кайттык”, — диде. Тормыш иптәше Әлфинур апа: “Мин шәһәргә киткәндә, булачак тормыш иптәшем армиядә иде. Ул башка авылдан, авыллары беткәч, бирегә күчеп килделәр. Шәһәргә килгәч, җиһаз җитештерү фабрикасында, аннан соң тимер юл хастаханәсендә эшләдем. Тормыш иптәшем белән дүрт дистә елдан артык яшибез инде. Әни авырып киткәч, аны алып китеп тә тәрбияләдек, аннан авылга төп нигезгә кайттык. Кәҗә, сарык, кош-корт асрыйбыз. Авылда эш бетми, яшәргә була”, — диде ул. Флүр Минһаҗев та тормыш иптәше Ясирә белән җәй көне авылда яши. “Без яши торган урамда су да, юл да юк. Яңгыр яуган вакытларда кеше ишегалды аша чыгып йөрибез. Безнең урамда Яр Чаллы шәһәреннән кайтып, йорт төзүче яшьләр дә бар. Берәр фаҗига чыга калса, Алла сакласын, диясе генә кала. Җитәкчеләр моңа игьтибар итсеннәр иде”, — диде ул. Авылда хезмәт белән узган тормышларын бәян иттеләр алар, бүгенге көн проблемаларын да ачып салдылар. Күбесе авылның тарихы белән кызыксына, барлый. Авылда бүгенге көндә халык җыелырдай урыннар — мәчет, кибет, клуб, медпункт. “Мәчетебезне 1994 елларда төзи башладык, 1998 елда төзелеп бетте. Мәчеткә, зиратка бүгенге көндә Ижау шәһәрендә яшәүче якташларыбыз, авылдашларыбыз булыша, зиратны чиста тотабыз. Миңа кадәр биредә Рафис абый имам булып эшләде. Аның сәламәтлеге какшагач, миңа тәкъдим иттеләр. Авылда дөнья куып, җайлап кына яшәп ятабыз”, — диде Илсур хәзрәт Авзалетдинов. Илсур хәзрәт чыннан да мал, корт тотып, авылда башкаларга үрнәк күрсәтеп яши.
Авылга күчеп кайтучылар да, җәен генә яшәүчеләр дә бар. Гөлшат Хафизова гаиләсе белән авылга 2015 елда күчеп кайткан. “Әниебез авырый башлагач, ул чакта әтиебез дә исән иде, мин аны тәрбияләргә кайттым. Аннан соң ирем дә кайт­ты. Яңа йорт җиткереп чыктык. Тормыш иптәшем: “Минем хезмәт кенәгәм колхозда ачылган бит, шул эшне дәвам итәм», — дип колхозда эшли башлады. Нинди генә чара булмасын, авылдашлар белән бергә үткәрәбез. Әле күптән түгел генә авыл көнен үткәрдек. Авылдашларыбыз мич ашлары пешереп, барыбыз да әлеге сый-нигъмәтләр белән сыйландык. Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Районга автобус йөреп тора. Иртән китеп, бөтен эшне тәмамлап, кич кайтырга була. Билет бәясе дә кыйммәт түгел — 100 сум, пенсионерларга — 50 сум. Шәһәрдән күчеп кайтканыбызга үкенмибез, эшләгән кешегә авылда яшәргә була”, — диде ул.
Биредәге мәдәният учагы яшәү өчен рухи көч биреп тора. Анда хезмәт куючы Александр Алексан­дров әлеге авылда 1993 елдан бирле яши. Үзе күрше удмурт авылыннан. Клубка кино күрсәтергә килеп йөргәндә, удмурт кызы Лилия белән танышып, гаилә коралар, шушы авылда төпләнәләр. Икесе дә татар телен яхшы беләләр. Лилия утыз елдан артык медицина пунктында авыл халкына беренче ярдәм күрсәтә. Нәкъ менә Лилия белән Александр авылдагы тормышка ямь өстиләр дә инде. Телебезне, милләтебезне саклауга да зур көч куялар.

Авыллар сакланырмы?

Әйе, күп кенә җирләрдә авыл­­ларны саклау белән бәйле мәсь­әләләр көн үзәгенә килеп бас­ты: эшсезлек, акчасызлык, эчкечелек, яшь гаиләләр юклыгы, яшьләрнең шәһәргә качуы. Глобальләшү, урбанизация шартларында авылларның күпме гомере калды икән? Әнә шул сорауны күтәрдек без Бакыр Заводында. “Авыл яшәр инде ул. Кешегә шәһәрдә үлү җайлы түгел бит. Шуңа да авылларда буш урыннарны алып, өйләр салып кую гадәткә керде. Пенсиягә чыккач яки чыгар алдыннан, соңга калып булса да, кешедә җирсү хисе барлыкка килә, туган ягына тартыла башлый, чөнки ул инде үлем турында уйлана”, — диделәр алар бертавыштан. “Авылда яшәр өчен бөтен шартлар бар хәзер, хәтта, шәһәр белән чагыштырганда, яхшырак та. Суы, газы кергән, юлы бар, мәктәпләр-балалар бакчалары төзекләндерелә.Тагын ни кирәк? Элек бит кеше шәһәргә ни өчен китә иде? Мичкә ягасы юк, су кертәсе юк, бәдрәфкә урамга йөрисе юк, янәсе. Шәһәргә омтылу, авылдан качу теләге күптән башланды. Чөнки үзебез үк биздереп тәрбияләдек. Олы һәм урта буын кешеләре хәтерлидер, укытучылар да, әти-әниләр дә: «Яхшы укыгыз, начар укысагыз, авылда калырсыз, фермада, тракторда эшләрсез», — дип әйтәләр иде. Балада, әлбәттә, авылда иң булмаган, начар укыган кешеләр генә кала дигән караш барлыкка килде, җирдә эшләү, терлекче, механизатор булу гарьлек дигән караш туды, шул фикер кешенең канына сеңде. Тормыш та авыр иде, анысы. Ата-аналар балаларын: «Без күргән дә җиткән, улларыбыз, кызларыбыз бездән яхшырак яшәсен», — дип үстерде, шәһәргә җибәрү ягын карады. Без бит хәзер улларыбызны, кызларыбызны бик кызганабыз. Балаларны эшләтмичә, хезмәттән биздереп үстерәбез. Печән дә җитәрлек, печәнне дә электр чалгысы, трактор белән чабабыз, кайтару да проблема түгел, югыйсә. Ә кеше эшләми. Баласын да эшләтми. Абзарда эшләү, терлек карау, печән әзерләү, утын, су ташу да юк. Бала эшсез үсә. Эшләмичә бер яши башладымы инде ул, алга таба да шулай дәвам итәчәк”, — диде өлкәннәр аралашканда берсен-берсе бүлә-бүлә. Әйе, эш рәтен, хезмәт тәмен белүчеләр булганда авыллар сакланыр.

Рәфилә Рәсүлева.