Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Авылда — страуслар
7.08.2014

Авылда — страуслар

 Бер атнаны туган авылым Девятерняга кайт­тым һәм урамдастрауслар күреп шаккатым. Миңа бу күренеш бик кызык булып китте. Страусларның хуҗалары Шәриповлар гаиләсе икән. Алар-бик тату, дус, тырыш гаилә. Илшат абый Шәрипов һәм тормыш иптәше Гөлия апа 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар мине бик җылы кабул иттеләр һәм чәй өстәле артына дәштеләр. Өстәл артында мин үземне кызыксындырган сорауларны яудыра башладым: “Ни өчен страуслар алырга булдыгыз? — дип сорагач, Илшат абый елмаеп сөйләп китте: “Шулай бервакыт Интернетта укып утырганда, страусларны күрдем һәм бик кызыксына башладым. Бер страус 70 мең сум тора икән. Мин Түбән Новгород шәһәреннән ике ана, бер ата страус һәм инкубатор алып кайт­тым. Кызганычка каршы, ул инкубатор эшләмәде, аны кире илтеп бирергә туры килде. Аннан соң инде бер елдан артык вакыт үтеп тә китте. Әле алар чит кешеләрне үз итмиләр, хәтта киемемне алыштырсам да, танымыйлар. Шуна күрә бер төрле киемнән керергә тырышам”.

Әңгәмәгә Гөлия апа да кушылды: “Африка кунакларына барлык шартларны булдырырга тырышабыз. Җәй көне кыяр, кишер, яшел үлән белән сыйлыйбыз үзләрен, ә кышын фураж, вакланган печән, комбиазык бирәбез. Страусларыбыз кышны яхшы гына үткәреп җибәрделәр, ләкин ана страусның берсе авырып алды. Шуңа күрә аларга салкыннар башланганчы җылытылган сарай җиткерәбез. Көндез алар бакчада йөрергә яраталар, ялтыраган әйберләр күрсәләр, шунда ук эләктереп алалар. Хәзер йомыркаларны көнаралаш салалар. Авырып алган страусыбыз гына йомырканы сирәк сала”. Мин бу йомыркаларның зурлыгы, ни өчен кирәк булуы белән кызыксындым.
“Йомыркаларның авырлыгы бер кило ярым була. Алар ашарга яраклы һәм организм өчен бик файдалы,диләр. Үзләрен әле ояга утыртып караганыбыз юк, инкубатор өчен җыябыз”. Ә алга таба страусларны күп итеп үрчетергә уйлыйбыз. Итен, йомыркасын нишләтербез, әлегә белмим, алга таба күз күрер”, — диде Илшат абый.
Африка кунаклары белән бик күпләр кызыксына икән. Аларны карарга башка авыллардан да, авылдашларыбыз да, мәктәпләрдән укучылар да күп килгәннәр. Ә күршеләренең Чаллы шәһәрендә яшәүче оныклары шушы страуслар турында язып, бәйгедә беренче урынны яулаган.
Менә шундый кызыклы экскурсиядә булып кайттым мин.

Айзирә Заһретдинова,
Ижау шәһәре.