Авылда кеше булдым
Мин үзем чиле-пешле авыл-шәһәр малае. Ул чагында Әгерҗе әле зур авыл гына диеп әйтерлек иде. Бата-чума пычрак ярып, мәктәпкә җәяү йөрдек, резин итекләр аяктан төшмәде. (Бүген генә Әгерҗене танырлык түгел). Әткәй-әнкәйләр атлар, сыерлар тотып, безне эшкә өйрәттеләр: печән чаптык, утын ярдык, суга бардык. Шулай эшне яратып үстек. Әткәй-әнкәйнең безне кеше итәсе килгәндер, безнең сәнәк тотып тирес чыгарып ятуыбызны теләмәделәр. Укып чыккач, хезмәт итеп кайткач, шәһәргә урнаштык. Укып, заводта эшләп, фатир алдык. Сыерчык оясында байтак яшәргә туры килде.
Ә авылга килеп эләгүемнең сәбәбе 90нчы еллардагы үзгәртеп кору җилләре дип саныйм. Илебезнең таркалуы, эшсезлек, яшел елан агуын үз итүче дуслар, чит хатыннар мине дә читләтеп үтмәде. Авылга киткәч кенә күзләрем ачылды. Миңа башта авыл тормышына ияләшү бик җиңел булмады. Тавык та, үрдәк тә, каз да, корт та тоттык. Куяны гына күпме йөгертә иде. Иртә торасың, соң ятасың. Сыер тотарга да исәп бар иде, тик печән чабарга болыннар бетте. Гөмбә кебек яңа өйләр үсеп чыкты. Егерме ел эшемне ташламыйча, шәһәргә барып-кайтып йөрдем.
Ә авылда калганга бер дә үкенмим. Үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимеш безне дә, балаларны да туендыра. Көрәк тотып, түтәл казысаң, бакчаңны гөл, чәчәккә күмәсең. Шушы матурлыкка биш минут сокланып карап торсаң да, бер көнлек гомер озыная. Язын, җәен сандугач, кошлар сайравына, җыр-моңнарына йокыдан уянулары гына ни тора! Авылда әтәчләр дә Кремль куранты диярсең, берсеннән-берсе уздырып, авыл халкын эшкә уята, хайваннарны көтүгә озата. Җәен-көзен җиләк-җимеш, дару үләне, гөмбәләр җыясың. Урманның саф һавасын сулап, сәламәтлегеңне ныгытасың. Үз өеңдә чәйләрне төрле үләннәр белән эчү генә дә бик шифалы. Ишек алдында яшел чирәмгә басып йөрүе үзе ни тора! Ишек алдында әби-бабайлардан калган самавырда нарат, чыршы күркәләре белән чәй кайнатсаң, каен, имән пиннекләре белән мунчада чабынып, юынып чыксаң, яшәреп китәсең. Хатынның олы мичкә ягып пешергән коймагын каз, ат маена манып ашау, өйләргә бәйрәм исе тараткан мичтә пешкән ит бәлеше белән сыйлану зур бәхет түгелмени? Бу тәмле исләр өйгә сыеша алмый урамга кадәр таралалар. Күрше — тирәдә яшәүчеләр дә аптырап: “Бүген нинди бәйрәм?” — дип сорыйлар. Авылда хатыным, балаларым белән рәхәтләнеп, шатланып яшәвемә бик сөенәм.
Винер Садыйков, Ягул авылы.