Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Авылга ник күңел ашкына?
1.07.2013

Авылга ник күңел ашкына?

Менә җәйнең дә экваторын узып киттек. Көннәр җылы булуга карамастан, төннәр салкыная бара. Әмма шау-шу, күңел ачуны яраткан яшьләрне бу һич куркытмый, авыл төннәрен алар бик рәхәт, кызыклы итеп үткәрә. Эшләр тәмамланганнан соң, авылда яшьләргә генә хас башка тормыш башлана. Урам яңгыратып узып йөргән мотоцикл-машиналар, кызлар-егетләрнең көлгән тавышы бигрәк тә мәдәният йортына якын яшәүчеләрне ялкыта торгандыр, дип бик еш уйлап куям.

Мин үзем шәһәр егете булуыма карамастан, бик күп вакытым авылда үтә. Кечкенәдән хуҗалык эшләрендә катнашып, анда су коенып, ял итеп үскәнгәме, авыл минем өчен бик нык якын. Шуңадыр да, аңа кагылышлы мәсьәләләр, аянычлы хәлләр дә мине битараф калдырмый. Төннәрен авыл яшьләренең исерткеч эчемлекләр эчүләре, тартулары күңелне бер төшерсә, аларның авылда бары тик каникулларда, җәй айларында гына кайнап торуы, ә башка вакытларда авылның бушап, тынып калуы, аның көннән-көн кечерәя, бетә баруы күңелне өшетә.

Әйе, мәктәпне тәмамлау белән, кызлар-егетләр кайсы-кайда таралып бетә. Алар төрле шәһәрләрнең уку йортларында һөнәр үзләштерә. Аларның бик сирәге генә авыл тормышына яраклы һөнәрне сайлый. Гаилә кору, аны тәэмин итү, балалар үстерү өчен авылда шартлар булмавын күздә тотып, авыл хуҗалыгына кагылышлы булмаган һөнәрне сайларга тырышалар алар. Ә бәлки, андый һөнәрне сайлап та, эш, тиешле дәрәҗәдә түләнә торган хезмәт хакы булмагангадыр да… Авылдан китүгә тагын да бер сәбәп, минемчә, яшьләрнең авыр эштән качып, яшәү шартлары булган урынга омтылуларында. Яхшыны кем яратмасын, без һәммәбез дә аңа бик тиз күнегәбез. Ни генә дисәң дә, авыл яшьләрен аңларга була. Кемнең авыр эштә бушка эшлисе килсен. Аның да матур киенәсе, тәмле ашыйсы, балаларына яхшы тормыш бүләк итәсе килә.

Яшьләрнең шәһәрләргә китүе, балаларның авылда аз туу сәбәпле, мәктәпләр дә “кыскартыла”. Санаулы балалар, әллә ничә чакрым араны үтеп, чит авылга укырга йөрергә мәҗбүр була. Алар мәктәптә укыганда ук авыл тормышының кыенлыкларын тоеп үсә.

Бу язмамны укыгач, кемдер, нигә боларны язасың, бу хакыйкатьне без үзебез дә беләбез инде, язганнан берни үзгәрми, диярсез. Әйе, дөрес. Мин үзем дә бит шәһәр кешесе, авылга һәр ялда, бәйрәмдә, каникуллар вакытында гына кайтам. Бу язмам да, авылга ялга кайтып килгәннән соң уйлануларым, үз яшәешебез турында нәтиҗә ясап, борчыган сорауларга җавап табарга теләвем генә. Бер нәрсә һич кенә дә аңлашылмый: нигә без авылда яшәргә телибез, ә анда кайтып ял итәргә ашкынып торабыз икән?

Руслан Сабиров, Ижау шәһәре