Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Автоспортта — безнекеләр!
25.04.2014

Автоспортта — безнекеләр!

 Кайсы гына егет мотоциклга утырып яки машина белән урамнардан җилдертеп узарга хыялланмый микән? Ә алар арасында шул хыялларын чынга ашырып, автоспорт белән мавыгып, узышларда катнашу бәхетенә ирешкәннәре дә бар. Ижау егете Илнар Ринат улы Шәйхразиев — шундыйларның берсе. Ул Ижау дәүләт техник университетын тәмамлаганнан соң, “Аксион” заводында икътисадчы булып эшли. 2004 елдан бирле автоспорт белән шөгыльләнә.

Автоспорт Удмуртиядә 80нче елларда бик алга киткән спорт төре була. Ул елларның рес­публикабызны бөтен илгә таныткан, тарихка кереп калган легендар үз автоузышчылары бар: Гольцов, Андропов, Кукорякин, Балдыков, Брунзе, Штыков һ.б. Тик кызганычка каршы, 90нчы елларда бу спорт төренә республика хөкүмәте тарафыннан игътибар кими. Ә иң мөһиме, буыннар арасында бәйләнеш югала. Ул елларның спортчылары тәҗрибәле узышчылар булса, хәзерге яшьләр бары тик һәвәскәрләр генә. Аларны һөнәри дәрәҗәдә бу спорт төре белән шөгыльләнүдән акча мәсьәләсе туктатып кала.

Әңгәмәдәшем Илнар да: “Автоспорт — ул кыйммәтле спорт. Беренчедән, барлык таләпләргә туры килердәй машина, икенчедән, спортчының махсус киемнәре булу мөһим. Өченчедән, узышларны уздыруның үзенең аерым таләпләре бар, ул күп акча сорый торган чара. Спортчының куркынычсыз киемнәре якынча 100 меңгә төшә. Ә калганнары турында әйтеп тә торасы юк. Удмуртиядә һәвәскәр спортчылар күп. Мин — шуларның берсе”, — дип сүзен башлады.
— Илнар, синең әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башлавыңның тарихы нинди?
— 14 яшьтән мин гараждан да чыкмыйча мотоцикл белән мавыктым. Аннан инде 18 яшем тулырга вакыт җиткәндәрәк машина йөртү хокукы бирүче таныклык алу өчен укый башладым. Ә туган көнемнән соң 20 көн узгач кулымда әлеге танык­лык бар иде. Менә шул көннән башлангандыр дип уйлыйм. Мин әниемнән кыйммәт булмаган, ватылса кызганмастай гына машина сораган идем. Тик әнием иң яхшысы — балаларга дигән принциптан чыгып, үзенең ВАЗ 2114 машинасын миңа бирде. Баштарак мин өйрәнчек кебек әкрен генә йөрдем, аннан дуслар, танышлар барлыкка килде. Алар белән кичләрен җыелып үзара ярышлар уздыра башладык. Ул вакытларда без 20ләп егет Ижауның кошчылык фабрикасы янындагы иркен мәйданында җыела идек. Хәзер генә андый җыелыр урыныбыз юк.

— Автоузышларда катнашыр өчен нинди машина булырга тиеш?
— Минемчә, бу сорауга һәркем үз матди мөмкинлекләреннән чыгып җавап бирер дип уйлыйм. Чөнки махсус автоузышлар өчен машина бик кыйммәт тора. Ә һәвәскәр спортчыларның күпчелеге берәр машинаны үзгәртеп кора. Мәсәлән, мин бүгенге көндә узышларда катнаша торган машинамны “восьмерка” машинасының кузовы нигезендә җыйдым. Ул вакытларда нинди һава торышы булуга карамастан, университеттан гаражга гына кайттым. Чөнки тиз арада узыш машинасы җыеп чыгу теләге зур иде. Тик күпме генә камилләштерсәң дә аның чиге юк. Хәтта спортчылар телендә шундый мәкаль дә йөри: “Тюнингны төгәлләп булмый, аны бары тик туктатып кына торып була”.
— Бу хоббиеңны якыннарың ничек кабул итте?
— Әни белән әбием, әлбәттә, бик сөенмәделәр. Чөнки бу спорт төре кыйммәт булу белән бергә куркыныч та.
— Куркыныч дигәннән, автоспорт белән шөгыльләнү дәверендә сәламәтлегеңә зыян китергән бәрелешләр булмадымы?
— Булды дияргә дә була. Тик ул мине яраткан шөгылемнән баш тартырга мәҗбүр итмәде. Әле башлаган гына вакытта, бер автоузышта әнинең машинасы белән трассада әйләндем. Күз ачып йомганчы машина яңадан тәгәрмәчләренә басты, мин нәрсә уйларга җитешә алмадым. Бары тик машинаның идәнендәге барлык әйберләр дә дустым белән минем өстә иде. Чыгып карасак, машина хәтсез генә зыян күргән. Иң кыены әнигә бу хәбәрне җиткерү булгандыр, чөнки ул аның машинасы иде. Әни әни инде ул, машинаның яраксыз хәлгә килүен авыр кичерсә дә, минем исән калуга шатланды.
— Илнар, синең бүгенге көндә төрле ярышларда катнашып яулаган җиңүләрен бихисап. Бу диплом, грамоталар, кубоклар күплегеннән күренеп тора. Үзеңнең беренче җиңүеңне хәтерлисеңме?
— Мин һәвәскәр буларак Удмуртиядә, Татарстанда, Чайковский шәһәрендә узган күп кенә ярышларда катнашып, төрле урыннар яуладым. Беренче җиңүем 2005 елда булганын төгәл хәтерлим. Ә соңгы җиңүем быелның февралендә Удмуртиянең ДОСААФ бүләгенә уздырылган бозда параллель узышларның дүртенче этабында булды. Мин анда 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндем. Нишләптер, күбрәк миңа Чайковскийда оештырылган авто­узышларда уңыш елмая, аннан һәрвакыт беренче урын яулап кайтам.
— Удмуртиядә оештырылучы автоузышлар турында сөйләп китсәң иде Илнар. Алар кайда уза, кем уздыра?
— Бу — иң четерекле һәм авыр сорау. Чөнки бүгенге көндә Удмуртия Хөкүмәте тарафыннан автоузышлар уздырырга бер тиен акча да бүлеп бирелми. Бу спорт төре энтузиастлар аркасында гына яшәп килә. Ярышлар да елга бер тапкыр булса да кайбер спортчыларның үз акчаларына уздырыла. Ул автоузышларны да уздыру да бик кыйммәткә төшә. Россия автоспорты Федерациянең үз катгый таләпләре бар. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча ярыш вакытында полиция, медицина хезмәткәрләре дә, янгын сүндерүчеләр дә булырга тиеш. Аларның һәрберсенә түләргә кирәк. Барлык кагыйдәләр үтәлмәсә, ярыш уздырырга рөхсәт ителми. Берничә ел рәттән Ижау ипподромында автоспорт өчен җанын бирергә әзер булганнар автоузышлар уздырып карадылар. Тик ярдәмгә берәү дә килмәгәч, бу эш тукталып бара, автоспорт “үлеп” бара дисәң дә була. Шул ук күрше Татарстан Республикасын алыйк. Казанда искитәрлек автодром бар. Ул Европа стандартлары буенча эшләнелгән. Анда һәрвакыт ил күләмендә узышлар булып тора. Пермь өлкәсе Чайковскида автоспорт Хөкүмәт тарафыннан яклау таба. Ә безнең республикада, ни кызганыч, автоспортка игътибар юк һәм аның киләчәге билгесез.
— Ә синең киләчәккә планнарың нинди? Гаиләң бар хәзер. Бәлки автоспортны калдырырга туры килер…
— Мин автоспортны калдырырга җыенмыйм, бу турыда уйлаганым да юк. Ә гаиләмә килгәндә, минем шөгылем аңа зыян китермәс дип уйлыйм. Тормыш иптәшем каршы түгел, улым туса, Алла боерса, анда да бу спорт төренә карата мәхәббәт уятырга тырышачакмын. Чөнки миндә техникага карата мәхәббәтне әтием тәрбияләде.
— Машинаны яратучы, әмма бу спорт төре барлыгын белмәүче егетләргә нинди киңәш бирер идең?
— Техника һәм узышлар белән янып йөрүчеләр, иң беренче чиратта, Интернет челтәрендә аралашабыз. Марк форумында “Авто и мотогонки” дигән тармак бар. Бар мәгълүмат та шунда. Ярышлар, узышчылар, машиналар турында да биредә белергә була. Аннан очрашу вакытын һәм урынын билгеләп, узышларга җыелабыз. Чыннан да, безнең кебек спортның әлеге төрен үз итүчеләр арасында яшьләр җитми.
Илнарның автоспорт белән чын күңелдән шөгыльләнүенә аның тормыш иптәше Альбина аңлап карый. “Минем белән танышканда ул шушы спорт төре белән “җенләнгән” иде. Мин аның хоббиена каршы түгел. Ул гаиләгә зыян китермичә генә күңеленә ошаган эш белән шөгыльләнә. Берәр җирдә автоузышлар дигән хәбәр ишетсә, күзләре чабышкы атныкы төсле була. Катнашу турында уйлап, көннәр буе канатланып йөри. Мин дә каршы килмәскә тырышам”, — ди ул иренең төрле җиңүләрдә яулаган грамоталарына сокланып карап.
Без дә үз чиратыбызда, Илнарга яраткан шөгылендә бары тик уңышлар гына телибез.

Гүзәл Шакирова.