Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Автомобильләр кар-буран туздырды
10.03.2022

Автомобильләр кар-буран туздырды

Ижау шәһәрендә җиңел автомо­биль­ләрдә ярышлар күптән уздырылып килә. Бигрәк тә кышкы узышлар – сокландыргыч тамаша. Ижаулылар аны күптән үз итеп өлгерде инде. 7 март көнне дә «Зенит» стадионында Ижау шәһәре кубогына автоузышлар уздырылды. Удмуртия, Татарстан республикаларыннан һәм Пермь өлкәсеннән оста машина йөртүчеләр төрле маркалы автомобильләрдә узыштылар. Араларында милләттәшләребез Илһам Зарифуллин, Айдар Шәйхетдинов, Яр Чаллы шәһәреннән Айдар Бикмөхәммәтов, Татарстан Республикасы Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Миңнехановлар бар иде. Көн салкын булса да, стадионда ярыш кызганнан-кызып, тамашачыларга җылылык кына өстәде. Рәис Миңнеханов автомобиле белән трассага чыккан саен стадион гөж килеп торды. Чөнки үзенең автомобиль йөртүе, ярышларда күп катнашуы, җиңүләре белән күпләрне кызыксындыра ул. Бу юлы да Рәис әфәнде сынатмады. Автоузышлар бик күңелле үтте, нәтиҗәдә Рәис Миңнеханов өченче урынга лаек булды. Ул көнне Ижау егете Илһам Зарифуллин өчен күпләр җан атып торды. Трассада Илһам бик азарт­лы. Көндәшләрен берничә тапкыр читкә кысып, җиңүләргә иреште. Стадион алдында төрле автомобильләрдән күргәзмә эшләде. Гыйнвар аенда гына «КамАЗ-мастер» командасы «Дакар-2022» ралли-марафонында катнашып, Россиягә чираттагы җиңү яулап кайткан иде. Нәкъ шул “КамАЗ” машинасы күргәзмәдә катнашты. Олысы-кечесе шул машина янында бөтерелде. Автоузыш бик кызыклы үтте.

Рәфилә РӘСҮЛЕВА.