Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Зөлфәт Арсланов: «Гомер буйлап барам, барсын уйлап барам…»
17.09.2022

Зөлфәт Арсланов: «Гомер буйлап барам, барсын уйлап барам…»

Сарапул татар автономиясе җитәкчесе, эшкуар, гармунчы-җырчы, үзенең көче белән татар халкының тарихына багышланган музей булдыручы… Сарапул шәһәрендә яшәүче милләтпәрвәр шәхес Зөлфәт Арсланов турында бихисап уңай сыйфатлар санап китәргә була. Шушы көннәрдә ул 65 яшьлек юбилеен каршылый. Кайчандыр гади генә авылда дөньяга килгән авыл малае бүгенге көндә үз хезмәте нәтиҗәсендә хөрмәтле, тыйнак шәхес. Әйе, еллар, юллар маңгайларга эз салса да, искә төшерер, хатирәләр калырлык мизгелләр бихисап…

Барыйк әле Сарапулга, керик әле музейга…

Зөлфәт Арсланов үз көче белән оештырган «Барс» сәүдә үзәгендә урнашкан музейга килеп керү белән күз бөтен стенаны биләп алган авыл фонына төшә. Әнә зәңгәр күк астында – Зөлфәт әфәнденең Та­тарстанның Актаныш районы Түбән Карач авылында туып-үскән йорты, балачакта елгага таба йөгергән кычытканлы сукмак, ерак түгел якыннары яткан мәңгелек йорт. Бераз түбәнрәк – җиккән ат (агачтан ясалган), арбада әби белән бабай, сандыклар. Янда гына ялтырап торган агачтан ясалган матур кое. Бераз атласак, татар йортына керәбез. Акшарлаган ап-ак мичтә, учак ялкынында, чуен чүлмәктә нәрсәдер пешә кебек тоела. Уртадагы түгәрәк өстәлдә кунак көткәндәй җиз самавыр утыра. Тирә ягына хәзер Кәшбразый абый белән Гөлҗәннәт апаның дүрт балалы ишле гаиләсе җыелыр кебек. Бәллүдә иң кечкенәсе йокымсырый. Чиккән мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, кашагалар – болар барысы да, гүя вакытларны туктатып, авылда узган балачакка, яшьлеккә кайтара. Менә, эш коралларын алып, авыл халкы печәнгә китәр төсле. Туку станогы артында әби утыра, бабай исә китап битләре актара. Сәяхәтне дәвам итәбез. Киштәдә гармун-баяннар, музыка уен кораллары, патефоннар, радиоалгычлар, җиз самавырлар тезелгән. Әнә кечкенә Зөлфәт гармунда уйнарга өйрәнә. Киләчәктә шәп кенә җырчы-гармунчы буласын әле беркем дә белми. Тагы да стенага күз салсак, пионер, комсомол булган чаклар искә төшә. Яңа Кормаш, Суыксу авыл мәктәбенә йөреп укыган чакларын күзаллый бу атрибутлар. Борынгы сәгатьләрнең күплеге вакытның мәңгелек түгел икәнен искәртә. Тормышның олы юлына басып, Сарапул шәһәренең техник училищесында уку, радиозаводта эшләү, армия сафлары һәм кабат радиозавод. Заводта хезмәт хакы бирмәгәч, эшләгән детальләрне чит шәһәрләргә барып сату, әкренләп сәүдә эшенә кереп китү. Йокысыз төннәр, авыр чаклар… Вакытны искәрткәндәй сәгать телләре сугып куя. Башта кечкенәрәк кибет, соңрак «Барс» сәүдә үзәге ачу.
Текелди сәгать телләре
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза
Тек-тек-тек итеп кенә.
Без чабабыз да, чабабыз,
Мәшәкать үтмәс кебек.
Һәм аларны бетерергә
Бер гомер җитмәс кебек…

Музей экспонатларын күптәннән җыя башлый Зөлфәт әфәнде. Ул чакта әле музей ачу турында уйламый да. Үзеннән-үзе әлеге эш кызыксыну уята башлый.

«Кайда гына барсам да, булсам да, кызыксынып, элеккеге әйберләрне җыям. Авылларга кайткач та, һәр­нәр­сәгә игътибар итәм. Кайчакта өлкәннәргә: «Ник сакламадыгыз борынгы әйберләрне, үзегездән соңгы буынга нәрсә калдырасыз?» – дип әйтеп куям. Алар: «Уйламадык шул ул турыда», — диләр. Әйе, заманалар авыр иде. Үзгәртеп кору чоры башлангач, күп кенә ядкарьләрне үзебез юкка чыгардык. Хәзер аларны кире кайтарырга кирәк. Халык та бик кызыксынып, элекке әйберләрне китерә башлады. Бүгенге көндә биредә бер меңнән артык экспонат бар. Экскурсияләр, остаханәләр оештырабыз. Музейны оештырырга туганнарым, дусларым, Сарапул шәһәрендәге милләттәшләребез ярдәм итте. Сандыкларда кадерләп сакланган яки ваемсызлыкка очрап, чәчелеп-аунап яткан ядкарьләрне эзләп табып, кире халыкка кайтарган, тарихыбызны барлап, милли хәтеребезне яңарткан хәлдә генә без милләт булып сакланып кала алабыз», – диде Зөлфәт әфәнде.

Күп кенә экспонатлар әби-бабаларыннан калган. Аеруча йон тетә торган эш коралы турында бик яратып сөйли ул. Аның белән бабасының эшләгәнен үзе күреп үскәч, аның серләрен дә белә, кунакларга аның белән эшләп тә күрсәтә. Музейда Сарапул шәһәре татарлары, Ислам дине тарихы, Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Нәҗип Камал, аның кызы, популяр җырчы Зөлфия Камалова, Сарапул шәһәре халык драма театры җитәкчесе Рәшит Йосыфҗанов, Сарапул татарларының соңгы еллардагы эшчәнлеге, күренекле язучы, күп еллар Сарапул шәһәрендә яшәгән Ягъсүф Шәфыйков, Ижау шәһәре гармунчысы Фоат Кәримов турындагы стендлар белән танышырга була. «Әлбәттә, сәүдә итү, дөнья артыннан куу берәр кайчан, тукталырга, юкка чыгарга мөмкин. Ә менә мондый музейлар әле бик күп еллар халкыбызга хезмәт итеп, оныкларыбызга мирас булып калачак», – диде ул.

Уңган-булган Гөлнур

Зөлфәт абыйның тормыш иптәше Гөлнур ханым Актаныш районы Яңа Кормаш авылында гаиләдә тәүге бала булып дөньяга килгән. Кечкенәдән үк гаиләдәге башка балалардан белемгә тартылуы белән аерылып торган. Аеруча математика, физика, геометрия фәннәрен үз итә ул. Үзеннән соң дөньяга килгән эне-сеңелләрен тәрбияләү, йорт эшләре дә аның өстендә була. Бер кулына бер бала җитәкләп, икенче кулы белән тагы бер баланы күтәреп, артыннан тагы кечкенәләрен ияртеп, су буена кер чайкарга барулар, бетмәс-төкәнмәс йорт эшләре, алар инде якты хатирә генә булып калган хәзер. Укуны тәмамлагач, ул авыл китапханәсендә эшли. Бәйрәм саен концертлар, спектакльләр оештыра. Авылда сүз катучы егетләр күп булса да, армиядән Зөлфәт абыйны көтеп ала. Тормыш корып, Сарапул шәһәренә күчәләр. Ике малай дөньяга аваз сала, йорт салалар. Гөлнур апа хисапчы булып хезмәт куя. Бүген гаиләнең һәр әгъзасы «Барс» сәүдә үзәгендә кайнаша, бар эшне бергәләп эшлиләр. Ә Гөл­нур апа балаларын, оныкларын, туганнарын кайгыртып, ярдәм итеп яши. Шуңа күрә Зөлфәт әфәнденең дә, малайларның, киленнәрнең, онык­ларның, туганнарның аңа хөрмәте зур.

Безне кемнәр алыштырыр?

«Мин Сарапул татарлары иҗти­магый үзәгенә соңрак кушылдым. Башта эш дип вакыт булмагандыр инде. Ләкин гармунда уйнарга, җырларга яратуым мине әлеге хәрәкәткә кушылып китәргә этәрде. Бүгенге көндә Сарапул татар автономиясен җитәклим. Үзебезчә телебезне, милләтебезне югалтмаска тырышабыз. Хәрәкәткә яшьләрнең кушылмавы бездәге проблема гына түгел, заманалар үзгәрде. Бүген әле ярый без бер чор буын «телебез, милләтебез» дип янып йөрибез. Ә менә киләчәктә безне кемнәр алыштырыр?» –дип, борчылуын белдерә Зөлфәт әфәнде.

Булганнан бар да була

Нинди генә бәйрәм чарасы яки үзе кайда гына булмасын аның кулында һәрвакыт – гармун. Коллекциясендә гармун, баяннарның ниндиләре генә юк! «Яңарыш» газетасында оста тел белән язылган мәкаләләре дә чыкканы бар. Каләме үткен, иҗатка гашыйк Зөлфәт абый.
Зөлфәт әфәнде кемгә генә булмасын, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. «Балам, кешеләргә күпме изгелек кылсаң, күпме ярдәм итсәң, үзеңә икеләтә артып кайтыр, кешеләреңне ярдәмеңнән калдырма», – дип әй­тә тор­ган иде инәкәй. Шуңа күрә һәр­вакыт ярдәм кулы сузарга тырышам. Гомер буйлап барганда, төрлесе була. Акыллы да, ахмаклыкта, шатлыкта, авыр вакытлар да – барсы да булгандыр. Алар узган инде, ә менә бүгенге көндә һәрнәрсәнең ямен тоеп яшим, сәяхәт итәм, моның өчен хезмәт нәтиҗәсендә ирешкән бөтен мөмкинлек бар бит».

Рәфилә Рәсүлева.