Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 2020 елда авыл спорт уеннары кайда узачак?
11.07.2019

2020 елда авыл спорт уеннары кайда узачак?

Эдуард Карипов фотосы

2-6 июль көннәрендә Селты авылында XXVIII республика җәйге авыл спорт уеннары узды. Уеннарны ачу тантанасында спортчыларны һәм тамашачыларны Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов сәламләде: «Авыл спорт уеннары — Удмуртиянең беренче президенты Александр Волковка рәхмәт белдерү өчен тагын бер форсат. Мин эшли башлаганда: «Әлеге уеннардан баш тартырга кирәк, ул кыйммәткә төшә, чөнки стадион, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары һәм башка объектлар төзергә, ярышларны оештыруга бик күп чыгымнар таләп ителә”, — дип әйтүчеләр булды. Бүген мин бу эш белән шөгыльләнергә кирәклегенә тагын бер кат инанам. Авыл халкын мондый бәйрәмнән башка ничек калдырырга була?!» — диде.
Киләсе елда Удмуртия дәүләтчелегенә 100 ел тула. Шушы датага багышланган кышкы уеннар Завьяловода, ә җәй көне Красногорскида узачак. Александр Бречалов биредә бәйрәмнең югары дәрәҗәдә әзерләнүен билгеләп үтте. «Чыннан да якты, искиткеч бәйрәм килеп чыкты, — диде ул. — Анда район халкы, балаларның катнашуы шатландыра. Мин зур канәгатьлек алдым. Шунысы куанычлы: безнең тәҗрибә югары бәяләнә. Бүген Рязань өлкәсе спорт ми-
нистры безгә тәҗрибә уртаклашырга килде. Изге эшләрне дәвам итәчәкбез». Республика Башлыгы Удмуртия халкы Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән милли проектларны тормышка ашыруда да активлык күрсәтерләр дигән ышаныч белдерде.
Авыл уеннары башланыр алдыннан Селты авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Уеннарга әзерлек кысаларында район үзәгендә берничә социаль объект төзелгән һәм ремонтланган, территорияләр төзекләндерелгән, юллар асфальтландырылган, җәяүлеләр өчен тротуарлар салынган.
Дүрт көн дәвамында спорт сөюче авыл хезмәтчәннәре 19 спорт төре буенча ярыштылар: волейбол, мини-лапта, җиңел атлетика, мини-футбол, дартс, шашка, дзюдо, гер спорты, триатлон һәм башкалар. Шулай ук Удмуртия хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары волейбол буенча иптәшләрчә матч үткәрделәр. Министрлар командасы җиңде.
Быелгы 28нче республика җәйге авыл спорт уеннарында 1500дән артык спортчы катнашты. Нәтиҗәләр районнардагы халык санына бәйле рәвештә өч төркемдә ясалды.
Завьялово районы җыелма командасы җәйге авыл спорт уеннарының Зур кубогы иясе булды. Кече пургалылар һәм увалылар беренче төркемдә көмеш һәм бронза медальгә лаек булдылар. Икенче төркемдә Алнаш командасы «алтын» яулады, икенче урынны шарканлылар алды, Вавож җыелма командасы «бронза»га ия булды. Өченче төркемдә иң яхшы нәтиҗәне уен хуҗалары — Селты районы җыелма командасы күрсәтте, Юкамен районы — 2нче урынга, Дебес районы өченче урынга лаек булды.