Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Валентин Соколов: «Танылган булса да, гади иде»
19.09.2019

Валентин Соколов: «Танылган булса да, гади иде»

Газетабызның 36 санында минем “Кубашевлар нәсел йортының тугры баласы”исемле мәкаләм басылды. Мәкаләнең герое Илһам Кубашев әңгәмә вакытында үзенең укытучысы, зур шәхес Валентин Соколов турында бик күп сөйләде һәм аның атаклы конструктор Михаил Калашников белән ярты гасырдан артык дус булуын әйтте. Валентин Соколов дусты турында язып, “О друге и о себе” исемле китап та чыгарган. Михаил Калашниковның 100 еллыгы уңаеннан, минем аның белән үземнең дә очрашасым килде. Илһам әфәнде үзенең укытучысын ярдәменнән ташламый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, чөнки Валентин Соколовка инде 94 яшь, ул кеше ярдәменнән башка яши алмый. Озак та тормады ул мине Валентин Соколов белән очраштырды. Өлкән яшьтә булу сәбәпле, аңа бераз аралашырга авыр булса да, ул барлык даталарны дөрес, ачык итеп сөйли. Дустын сагынганы да күзгә ташлана. Ул сөйләгәннәрне бер мәкаләдә генә биреп бетереп булмый, әлбәттә. Мин күбрәк милләттәшләребезгә кагылган кызыклы хатирәләргә тукталдым. Тарихи шәхес белән очрашу оештырган өчен Илһам Кубашевка зур рәхмәтемне белдереп, Валентин Соколовның Михаил Калашников турындагы хатирәләрен газета укучыларыбызга ирештерәм.

Валентин Соколов

Валентин Соколов 1925 елда Кострома өлкәсендә дөньяга килә. 1942 елда 10 классны тәмамларга җитешми, аны 17 яшендә армия сафларына алалар. 1943 елда минометчы мәктәбен тәмамлагач, ул Кремль полкына хезмәт итәргә алына. 1944 елда фронтка китә. Ике тапкыр яралана. Сугыштан соң Берлинның Совет хәрби штабы хакимиятендә өч ел хезмәт итә. Германиядән аны Карпат буе хәрби округына бендеровчылар белән сугышка җибәрәләр. Аннан кайткач, унынчы класс өчен имтиханнарны биреп, Мәскәүнең зоотехника институтына атчылык бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, аспирант булып, Удмуртиягә эшкә килә. УАССРның терлекчелек буенча авыл хуҗалыгы министрының урынбасары, Министрлар Советы рәисе, Ижау авыл хуҗалыгы институтының тәҗрибә станциясенең җитәкчесе булып эшли. Кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклый. СССР Югары Советы депутаты була. Гомеренең күп елларын фәнни-тикшеренү эшләренә, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүгә багышлый. Ул — бик күп фәнни китап­лар авторы.

 

 

 

Дустым һәм үзем турында

“Миңа тормыш ярты гасырдан артык Михаил Калашников һәм аның гаиләсе белән дус булырга мөмкинлек бирде. Аның белән 1964 елда таныштым. Мин аучылык белән шөгыльләнә идем. Михаил минем һәм этем Инга турында аучылардан ишетеп, минем белән таныштырырга кушкан. Аның Гаяр исемле ау эте бар иде. Ул бик гади генә йортта яши иде. Шул йортның ишек төбендә мине тәбәнәк буйлы хуҗа һәм әлеге эт койрыгын болгап каршы алды. Мин үземнең кем белән очрашырга барганымны ачык белдем. Калашников дөнья өчен ябык булса да, аның югарыда хөрмәте зур булды. Зур кеше булуына карамастан, ул аралашырга бик гади кеше иде. Мин аның аучылык, балыкчылык белән кызыксынганын белдем. Әнә шуның белән мине ул үзенә җәлеп итте дә инде. Гаиләсе белән таныштырды. Бу беренче очрашу безне алга таба көчле дусларга әйләндерде. Шулай итеп, мин зур хәрбиләр гаиләсенә килеп кердем. Ләкин биредә аучылар, балыкчылар юк иде. Шуңа күрә Михаил, бәлки миңа ныграк тартылгандыр. Без икебез бик күп сәяхәт иттек, гел бергә булдык. Нинди генә хәлләргә эләкмәдек. Икебез дә фронтовиклар, табигатьне яраткач, бәяләгәч, сөйләшер сүзләребез күп иде. Шалашта, учак янында нәрсә хакында гына сөйләшмәдек. Үзе турында сөйләргә яратмый, дип булмый иде аны, ләкин күп сүзле кеше дә түгел иде. Гаиләдә аның унсигезенче бала булганына гаҗәпләнгән идем. Аның Виктор абыйсы белән таныш идем. Ул Нижний Тагилда яши, гади эшче иде. Ижауга кунакка килгәндә, еш очраштык. Михаил белән нахакка гаепләнеп лагерьларда, төрмәләрдә утырган кешеләр турында еш сөйләшә идек. Бервакыт ул абыйсы Викторның да әлеге хәлгә төшеп, лагерьга сөрелгәнен әйтеп алды, башка ул турыда бернәрсә дә сөйләмәде. Дистә еллар үткәч кенә, үзенең “От чужого порога до Спасских ворот” исемле китабында, Викторның сөрелгәнен язып, гаиләсе дә белмәгән серне ачты. Бервакыт Кремльгә фильмга төшәргә барганда, ул миңа болай диде: “Беренче тапкыр мине СССРның Югары Советына депутат итеп сайладылар,. Мин Мәскәүнең Спасс капкалары аша атлыйм, үзем уйлыйм: “Халкыбызның бөек юлбашчысы турында башыма начар уйлар кермәсә ярар иде, әгәр дә белеп алсалар….”
Бер елны Әгерҗе районының Комсомолка поселогына ауга бардык. Безне авылда Татарстан Республикасының аучылык хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Кадаш, аның дуслары, Әгерҗе районының аучылык инспекторы, егер егет Мансур каршы алды. Алар бур урыннарны әйбәт беләләр. Ике көн поши артыннан ауга йөрсәк тә, уңмадык. Ләкин биредә әлеге кешеләр белән очрашу, сөйләшү, бу якларның матур табигате матур хатирәләр калдырды. Икенче елны тагы бирегә килергә туры килде. Без ул чакта күрше Девятерня авылына да кердек. Беренче көнне уңмасак та, икенче көнне поши ауларга безгә җай килде.
Бик күп еллар Татарстан Республикасының Рыс авылына ауга йөрдек. Анда балыкчы Миркасыйм Вахитов гаиләсендә кунак була идек. Еш килгәч, безне авылда да беләләр, кунакка да йөри идек. Бер елны Әгерҗе районының беренче секретаре Нургали Сафин безнең белән танышырга килде. Ул безне: “Хәрби каравылчылар белән йөриләрдер, алар янына якын килеп булмыйдыр”, — дип уйлап, үзе дә милиция вәкилләре белән килгән иде. Ләкин без Михаил белән беркайчан да тән сакчылары белән йөрмәдек. Салагыштан ерак түгел балыкчы Нури йорты бар иде, без шунда очрашырга булдык. Ул чакта анда Удмуртиядән вәкилләр, Әгерҗе районының “Пушкин” колхозы рәисе Гайсә Шәрифуллин бар иде. Без яңа танышлар белән вакытны күңелле үткәрдек. Рыс авылына әлеге сәяхәтләр хәзер хәтердә генә калды инде. Түбән Кама сусаклагычы барлыкка килгәч, әлеге авылны су бас­ты, халкы Салагыш авылына күчте.
Михаил Калашниковка аның исеме белән товарлар, продукцияләр чыгару буенча төрле фирмалар, предприятиеләр еш мөрәҗәгать итә иделәр. Ләкин ул һәрвакыт каршы килде. Глазов ликер заводы чыгарылачак эчемлеген аның исеме белән атау тәкъдиме белән чыккач, ул тиз генә ризалык бирмәде. “Беренчедән, аракы аракы инде, лимонад түгел, икенчедән, сыйфаты ничек булыр?” — дип борчылды. Өченчедән, ниндидер товарга үз исемен бирү аның өчен беренче тапкыр һәм ят иде. Градуслы эчемлекне эшләргә Мәскәү фәнни лабораториясе алынды. Хәзер “Калашников” исемендәге эчемлек — Удмуртиянең бренды. 1999 елда әлеге эчемлек Халыклар күргәзмәдә алтын медальгә лаек булды. Заводның 100 еллыгында Михаил Калашников: “Мин һәрвакыт эчемлекнең сыйфаты минем коралдан калышмасын дип күзәтеп барам“, — диде.
Күренекле кешеләрнең шәхси тормышы белән күпләр кызыксыналар. Ул ялгыз калгач, хатын-кызларның аңа игътибары артты. Газеталар ул вакытта: “Күренекле шәхес бер үзе зур фатирда яши, бакчаны үзе карый, фатирны үзе җыештыра, кибеткә үзе йөри”, — дип еш язалар иде. Без дә аның бер үзе яшәгәнлегенә борчыла идек. Шуңа күрә аны берәрсе белән таныштырырга теләдек. Мин үземнең институтта бергә укыган, бик чибәр Эмма белән таныштырырга теләдем, алар очраштылар да, ләкин Калашников аңа карата салкын калды. Шифаханәдә ял иткәндә дә, аны табиб ханым белән таныштырырга теләгәннәр. Табиб ханым үзе дә танышырга бик күп көч куйса да, бик теләсә дә, Калашников аңа игътибар итмәгән. Күп кенә хатын-кызлар аның башын әйләндерергә теләделәр, ләкин бу хәлгә Михаил тыныч карый иде. Аңа хатын-кызлардан бик күп хатлар килде. Хатлар күп булгач, аларга ул җавап итеп, машинкада басылган бер төрле текстны гына җибәрә иде (бервакыт шулай адресны ялгышып, минем тормыш иптәшемә дә җибәргән иде).

Кояш нуры — Фәйрүзә

Михаил Калашников белән Фәйрүзә ханым Кама, Идел елгаларына сәяхәткә чыкканда, теплоходта таныштылар. Бер тукталышта «Нептун» бәйрәме бара иде. Әлеге бәйрәмдә без матур итеп күңел ачтык, барысының да күңелләре шат иде. Ничектер ул көнне Михаилның проблемалары да арткы планда калды. Безнең арада яшь, шат күңелле Фәйрүзә бар иде. Михаилны ул ниндидер сөйкемле ягы белән үзенә җәлеп итте. Фәйрүзә дә аның Калашников икәнлеген белгәч, гаҗәпкә калды. “Ничек инде билгеле конструктор гади, аралашучан кеше булсын?” — диде ул. Шулай аралашып, танышып киттеләр. Ижауга кайткач, алар арасындагы дус­лык ныгыды. Алар икесе еш күренә башладылар. Бергә сәяхәт иттеләр, базарга бергә йөрделәр. Хатыны Катерина үлгәннән соң, Михаил беренче тапкыр хатын-кызга күз салды. Михаил күзгә күренеп үзгәрде, елмая башлады. Никтер бик озак кына ул аны башкалар белән таныштырмады. Ул турыда сөйләшергә яратмады да. Шулай да без тормыш иптәшем белән Фәйрүзә белән якыннан танышып, алар белән бергәләп бәйрәмнәрне үткәрә башладык. Егерме елдан артык Миша өчен ул бердәнбер якын кеше булды. Ләкин менә Фәйрүзәне Михаилның гаиләсе, аеруча кызы Лена кабул итмәде. Шулай булуга карамастан, Фәйрүзә Михаил өчен һәрвакыт аның гади булмаган тормышында кояш нуры булып калды.
Мин – бик күп фәнни китаплар авторы. Михаил Калашников ул китаплар белән танышып бара иде. Бервакыт ул миңа: “Син гел сарыклар, атлар, хайваннар турында китаплар язасың, ә минем турыда ник язмыйсың?” — диде. Шуннан соң мин “О друге и о себе” исемле китап нәшер иттем. Әлбәттә, китап чыккач, андагы кайбер мәгълүматлар белән Калашников һәм аның гаиләсе килешмәде, ләкин шулай да без Михаил Калашников белән ахырда килешеп, уртак тел таптык, дуслар булып калдык”.

Рәфилә Рәсүлева.