Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Әни булу — бәхет ул
18.07.2019

Әни булу — бәхет ул

«Тормышны саклап калыйк!» проекты Россия Президенты инициативасы белән барлыкка килгән «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында булдырылды. Әлеге проектта профилактика эшенә, туучылар санын һәм гомер дәвамлылыгын арттыруга зур игътибар бирелә. Безнең өчен бу бик мөһим эш юнәлеше», — ди “Удмуртиядә сәламәтлек елы” проекты җитәкчесе Полина Буторина.
“Тормышны саклап калыйк!” проекты медицина күрсәтмәләреннән башка йөклелекне (абортлар) өзүне һәм аналарның яңа туган балаларыннан баш тартуларын булдырмау, аларга һәм аларның гаиләләренә нәтиҗәле медик, социаль, психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Удмуртиядә демографик хәлне яхшырту өчен күп кенә эшләр башкарыла. Әйтик, В. Путин тәкъдиме белән быел студентлар гаиләләренә матди ярдәм итү турында карар кабул ителде. Яшь студент әти-әниләргә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. «Без моның яшь гаиләнең барлык проблемаларын да хәл итмәячәген аңлыйбыз, ләкин яңа яшь гаиләләр булдыруга этәргеч булыр дип ышанабыз», — ди Удмуртия Республикасы Башлыгы каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Авдеева.
«Күптән түгел республика табиблары йөклелекне өздерү максаты белән хастаханәләргә килгән 1500 хатын-кыз арасында сораштыру уздырдылар. Аларның җаваплары буенча аборт ясауга этәрүче сәбәпләрнең беренчесе матди кыенлыклар булуы ачыкланды. Икенче сәбәп — хатын-кызның булачак сабыеның әтисенә ышанычы булмау, өченче сәбәп – булачак әнинең гарип бала табудан куркуы. Эшсез һәм акчасыз калырга курку да әниләрне туачак сабыеннан баш тартуга этәрә, торак проблемасы да куркыта. Минемчә, абортларның төп сәбәбе — халыкның бала тугач дәүләт тарафыннан бирелә торган түләүләр һәм башка ярдәм чаралары турында хәбәрдар булмавыдыр», — ди Ольга Авдеева.
«Абортлар саны кимү ягына барса да, бу мәсьәлә җәмгыятьне борчый. Әлеге проблеманы өйрәнеп, без халык белән репродуктив сәламәтлек турында күбрәк сөйләшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Һәм бу хакта булачак әниләр белән генә түгел, мәктәп укучылары белән дә сөйләшергә кирәк. Чөнки, кызганычка каршы, хәзер җенси тормыш белән үсмер чакта ук яши башлыйлар. Шулай ук һәр хатын-кызның, кайда яшәвенә карамастан, тиешле белгечләргә, табибларга күренү мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйбыз”, — ди «Тормышны саклап калыйк!» проекты җитәкчесе Анна Юшкова.
Бүгенге көндә республикада хатын-кызларга медик-социаль ярдәм күрсәтү өчен 9 махсус кабинет ачылды. Ижауда мәгълүмати баннерлар урнаштырылды, 10 транспорт тукталышы «Мин тормышны саклап калам» дигән темага бизәлгән. Ижауның Киров исемендәге паркында “Тормыш китабы” урнаштырылды. Аны проект кысаларында саклап калынган тормышларны тасвирлаучы символик йөрәкләр белән тулыландыру күз алдында тотыла. Шулай ук «Тормышны саклап калыйк!» проекты нигезендә «Бизнес-план: йөкле әни-эшмәкәр» программасы да тормышка ашырыла. Әлеге белем бирү проекты декрет ялында булган хатын-кызлар, балигъ булмаган балаларның әниләре, шулай ук мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән. Проектның максаты – яшь әниләргә үз эшләрен башларга һәм аларның бизнес-идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итү.
Социаль проектлар Республиканың Әтиләр Советы, Удмуртия һәм Ижау епархиясе, Удмуртия Диния нәзарәте белән берлектә эшли.