Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Йортларны капиталь төзекләндерү эшләре бара
17.07.2019

Йортларны капиталь төзекләндерү эшләре бара

Удмуртиядә бүген күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча беренче нәтиҗәләр ясыйлар. 2019 елда 315 йортта ремонт ясау планлаштырыла. Эш төрләренә 108 түбә, 116 фасад, 511 инженер системасы (йорт эчендәге электр, су, җылылык, газ белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызучы системалар), 52 лифт, 120 фундамент һәм 19 подвал керә.

11 июльдә капиталь ремонт планының үтәлешенә багышланган күчмә матбугат конференциясе булды. Башта без Ижау шәһәренең Клубная урамы, 38 адресы буенча урнашкан йортта эш барышын карадык. Әлеге йорт 1965 елда төзелгән. Анда 174 кеше яши. Биредә йорт эчендәге электр һәм җылылык системалары, шулай ук түбә, фасад (цоколь) һәм фундамент ремонтлана. Эшләрнең гомуми бәясе 6 млн. сумга якын. 2021 елда фатирларны газ белән тәэмин итү системасына ремонт ясалачак.
«Союз» ремонт-төзелеш оешмасы директоры Алексей Меньков: “Без капиталь ремонт эшләрен дә башкарабыз, проектлауны да үзебез башкарабыз. Бер подрядчыга төзелеш-монтаж эшләрен башкаруны һәм проектлаштыру вазифаларын да тапшыру бер адымга түгел, ә ике адымга алга таба күрү мөмкинлеге бирә. Һәр объектта проблемалы участокларны карарга һәм эшне җайга салырга мөмкин. Мәсәлән, еш кына яссы түбәләрдә кимчелекләр берьюлы күренми. Хәзер проектлау стадиясендә үк барлык нечкәлекләрне исәпкә алу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта без түбәне ачып кына калмыйча, конструкцияләрне карап чыгабыз, өске катламына тикшерү үткәрәбез, шунда ук проекттагы кимчелекләрне һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен төзәтмәләр кертәбез”, — дип аңлатма бирде.
Алга таба без Октябрьский авылына юл тоттык. Биредә, 2нче санлы йорт түбәсен ничек төзекләндерүләрен күрдек. Түбә, чормаларда конструкцияләрне алыштырганнар. Инде бик күп еллар бу йорт түбәсеннән су үтү мәсьәләсе, кар төшү куркынычы халыкны борчыган булган. “Хәзер югары технологияләр белән ясалган түбәдә кар җыелмаячак, кар төшү куркынычы юк”, — дип, яңа түбәнең төзелү үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләделәр белгечләр. Бу 2 подъездлы 2 катлы йорт 1971 елда төзелгән. Анда 52 кеше яши. 2019 елда әлеге йортта су белән тәэмин итү системасы һәм түбәсе ремонтланачак. Эшләрнең гомуми бәясе — 2,3 млн. сумга төшәчәк.
2019-2021нче елларга тәгаенләнгән кыска вакытлы капиталь ремонт планы “Удмуртиядә озак сроклы капиталь ремонт” региональ программасы һәм Ил Башлыгы инициативасы буенча кабул ителгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында эшли. Аның нигезендә 2019 елда күпфатирлы йортларны ремонтлау бара.
Моның белән шөгыльләнүче «Союз» ремонт-төзелеш компаниясе 2009 елда оешкан. 2018 елда компания Ижау, Воткинск һәм Воткинск районындагы 50 күпфатирлы йортта, Камбаркада һәм Камбарка районында, Завьялово, Вавож һәм Можга районнарында 100гә якын йортта ремонт эшләрен башкарган.