Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


11.06.2019

Рәхмәт, Рафаэль!

Бүген глобальләшү процесслары авыл җиренең киләчәген, татар милләтенең телен, мәдәниятен һәм традицияләрен шик астына куя. Авылда эш юк, хезмәт хакы вакытында бирелми. Белем алырга киткән яшьләр инде кире авылга кайтмый. Балалар бакчалары, мәктәпләр ябыла. Кечкенә авылларда инде Сабантуйлар да үтми. Мәчетләрне дә хәер-сәдака акчасына яшәтәләр.

Узган ялларда авылларда, район үзәкләрендә шаулап-гөрләп авыл Сабантуйлары узды. Читтән кайткан якташлар, авылдашлар Сабантуй мәйданнарында очрашты, күреште, хәл-әхвәл сорашты. Әгерҗе районы Нарат авылында инде ничә ел Сабантуй бәйрәме үтми (әлеге дә баягы акча юк). Шулай да Нарат авылы мәчете имамы Ринат Фәхриев чираттагы сөенече белән уртаклашты. “Быел Ходай әмере һәм киң күңелле халкыбыз булышлыгы белән мәчетебездә күләмле ремонт, төзекләндерү эшләрен башкара алдык. Мәрхәмәтле, эчкерсез Девятерня авылы егете Рафаэль Әхмәтов Үтәгән, Девятерня, Нарат авылларындагы мәчетләргә зур ярдәм күрсәтте. Ринат Фәйзуллин, Энзил Хаҗиев, Ринас Фәхриев тарафыннан мәчетнең коймалары яңартылды, бинаның дивары тышланды. Ярдәм күрсәткән барлык авылдашларга, читтә яшәүче якташларыбызга бик зур рәхмәт! Һәммәгезгә дә Ходайның мәрхәмәте һәм кодрәте иңсен. Исән-сау булып, бергә һәм бердәм, сабырлык белән фани дөньяның кадерен белеп, догадан аерылмыйча яшик, авылдашлар. Саваплы гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!” — диде ул. Рафаэль Әхмәтов нинди генә чара узса да, авыр хәлдә калганнарга да ярдәм кулын суза. Девятерня авылы Сабантуенда да аның иганәче буларак исеме еш ишетелеп торды. Гаиләсенә дә сокланырлык! Хәләл җефете Гөлназ белән ике ул, ике игезәк кыз үстерәләр. Авылларның киләчәге Рафаэль кебек егетләрдә дә инде. Чыннан да, авылдан чыккан эшмәкәрләр, җаваплы һәм үз эшенә бирелгән кешеләр була. Алар үз проектларын үстереп, ватандашларына да ярдәм итәргә онытмыйлар: мәчетләр салдыралар, авылларны төзекләндерүдә ярдәм итәләр!