Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кармакка эләгү бик җиңел…
3.07.2019

Кармакка эләгү бик җиңел…

Наркомания проблемасы турында күпме генә язып, күпме генә сөйләсәң дә, артык булмас. Чөнки әлеге афәтнең яшәрүе, үзгәрүе күзәтелә. Дөрес, героин заманы артта калып бара. Мәк һәм башка наркотик үләннәр үстереп тә мәшәкатьләнеп ятмыйлар хәзер. Аларга алмашка синтетик наркотиклар, психоз китереп чыгара торган матдәле наркотиклар киң таралды. Бу наркотикларның үзенчәлеге шунда — кеше аны берничә тапкыр кулланса да, организмда башта үзгәрешләр сизелми, ләкин бәйлелек барлыкка килә. Шуңа еш кына әти-әниләр балаларындагы проблемаларны абайламый кала. Бу хәлне булдырмый калу өчен, балалар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк, диләр белгечләр. Әти-әни сөйләмәсә, үсмерләр аптырап тормый, мәгълүматны Интернеттан таба. Ә анда кирәклесе генә түгел, наркотикларны ничек кулланырга, кайдан табарга икәне турында мәгълүмат та бирелергә мөмкин. Шуңа күрә дә әти-әниләр игътибарлырак булсыннар иде.
Наркотиклар хәзер “контактсыз” юл белән, икенче төрле әйткәндә, Интернет аша да таратыла. Шуңа да өлкәннәр балаларының, якыннарының Интернет, телефон аша кем белән язышуына, аралашу даирәсенә игътибар итсеннәр иде.

Мәктәп укучылары мәҗбүри тест узачак

Мәктәп балаларын нарко-маниядән аралап калу, наркотик матдәләр куллануны иртә ачык­лау максатыннан, 1 сентябрьдән яңа методика белән тикшерә башлаячак­лар. 13 яше тулган укучылар (7нче сыйныф) ике этаптан торган махсус тест узачаклар. Бу мәҗбүри булса да, баласына тест уздыру өчен әти-әнинең теләге һәм рөхсәте булырга тиеш. Беренче этапта электрон рәвештә сорауларга җавап биреп, анкета тутырсалар, икенче этабы медицина учреждениесендә тикшерү булачак. “Әлеге тестны уздыру дәүләттән күп акчалар таләп итсә дә, бу баланың наркотиклар куллану-кулланмавын ачыкларга ярдәм итәчәк. Безнең Республика наркология диспансерының балалар бүлегендә наркотикларга һәм спиртлы эчемлекләргә бәйлелектән яшьләрне дәвалау өчен барлык шарт­лар да бар. Без һәрьяклап ярдәм кулын сузсак та, әти-әниләрдә үз балаларын коткару теләге булмавына йөрәгем яна”, — дип сөйләде Респуб­лика наркология диспансерының балалар бүлеге мөдире Фәнилә Хәйруллина. “Әти-әниләр үз сабыйларын: “Теләсә ни эшләтегез, туйдык аннан”, — дип китереп куялар. Бала бәлагә тарыгач, гаиләсе, якыннары да аннан баш тартса, без нинди генә ысуллар белән дәваласак та, аны җәмгыятькә яраклы кеше итеп булмаячак. Беренчедән, наркотик кулланган баланың дәвалану теләге һәм рөхсәте булу зарур. Икенчедән, әти-әни исәпкә куярга ризалык биреп, баласына булган мәхәббәтен күрсәтергә, аңа ярдәм итәргә тиеш. Безнең республикада — барлыгы 5 нарколог. Республиканың һәр поч­магына барып, балалар, яшьләр арасында наркомания проблемасы турында сөйлибез, аңлату эшләре алып барабыз. Тик кайбер әти-әниләр информацияне кабул итәселәре килми, проблема аларга мәңге кагылмаячак дип карыйлар», — диде ул.

Удмуртиядә 4783 наркоман бар

Удмуртия Башлыгы каршындагы Иҗтимагый куркынычсызлык Советы Секретаре Александр Ярославцев сүзләренчә, Удмуртиядә наркотиклар куллану проблемасы киеренке дип бәяләнә. Бүген республикада рәсми рәвештә 4 783 наркотик кулланучы исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 2%ка кимрәк. Наркотик кулланучыларның 75 %ы — 20-39 яшьлекләр, балигъ булмаганнар арасында наркотиклар кулланучылар саны 54тән 48гә кадәр кимегән, шул исәптән 14 яшькә кадәр өч бала. 2018 елда Удмуртиядә алты муниципаль берәмлектә наркотик белән агулануның 25 очрагы теркәлгән. Монда беренчеләр рәтендә — Глазов шәһәре (10 очрак). 2018 елда респуб­лика буенча наркотик белән бәйле 2410 җинаять теркәлгән, ә агымдагы елның 5 аенда 1153 җинаять кылынган. 2018 елда респуб­ликада тәртип саклау органнары тарафыннан 70 кг наркотик законсыз әйләнештән алынган. Шуларның 38 килограммы синтетик наркотик, 15 кг мәк саламы, 1 кг героин һәм башка нар­котик матдәләр. Ә 2019 елның 5 ае эчендә 33 кг наркотик кулланылыштан алынган. Бер уйласаң, бөтен рес­публикага 70 кг наркотик матдә күпмени инде ул? Тик хәзерге наркотиклар бик көчле, һәм бер тапкыр кулланганнан соң ук бәйлелек барлыкка килә. Бу исә син гомерлеккә тозакка эләктең дигән сүз. “Шырпы башы кадәр доза кулланып, яшьләр тәрәзәләрдән сикерәләр”, — диләр белгечләр. Шулай булгач, үзегез нәтиҗә ясагыз инде, җәмәгать!

“Закладчик: другая сторона”

Наркотиклар белән җинаятьләрдә күбрәк урта һөнәри белем бирү уку йортларының беренче курс студентлары катнаша. Аларның күбесе авыллардан килгән яшь егет-кызлар, алар аеруча акчага мохтаҗ. Буш вакытта акча эшләү теләге белән социаль челтәрләрдә бирелгән игъланнар буенча шалтыраталар. “Эш бик җиңел. Берничә адрес буенча пакет кына илтеп куясы”, — дигән тәкъдимгә кызыгып, кармакка эләгәләр. Моңа мисаллар бихисап”, — дип, сүз башлады Удмуртия Республикасы Башлыгы каршында эшләүче балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Авдеева. Ул узган елдан бирле тормышка ашырылучы Россиядә бердәнбер булган “Закладчик — другая сторона” дигән социаль проект турында сөйләде. Проектның авторы – Интернет аша зур күләмдә наркотик­лар сатуда тотылып, өй арестында (домашний арест) булган Ижау югары уку йортында белем алучы егет. “Павел беркайчан да наркотик кулланып карамаган, хәтта бер тапкыр да административ тәртип бозмаган. 2017 елның көзендә Павел бер кызга гашыйк була. Ул кызның матур киенәсе, кыйммәтле рестораннарга йөрисе килә, хәтта аерым фатирда торырга да тәкъдим ясый ул Павелга. Ә көндезге бүлектә укучы студентның боларга акчасы каян булсын?! Егет өстәмә акча эшләү юлларын эзли башлый. Интернет аша игълан таба, шәхси документларын җибәрә һәм озак та узмый “эшкә” урнаша. Соңыннан гына наркотик матдәләрне адреслар буенча таратырга кирәклеге ачыклана. Бу эштән баш тартып карый Павел, тик эшкә алучылар моның бернинди авырлыгы һәм куркынычы юклыгын дәлиллиләр, полиция тоткан очракта иң зур җәза административ штраф янавын әйтәләр, хәер анысыннан да котылырга үзләренең юрист һәм адвокатлары ярдәм итәчәк, дип ышандыралар. Тормышы куркыныч астында булуын аңлап, Павел икенче тапкыр баш тартып карый әлеге эштән. Тик: “Кайда торганыңны да, гаиләң турында да беләбез. Баш тартсаң, якыннарыңның тормышына куркыныч яный”, — дип куркыталар егетне. Беркөнне Павелны билгеләнгән адрес буенча наркотик куйган вакытта полиция кулга ала. Ул фатирында булган наркотикларны полициягә тапшыра, хәлне ничек бар, шулай сөйләп бирә”. Боларны истә тотып, Павелга суд булганчы “өй аресты” җәзасы бирелә. Гаиләсеннән башка аңа беркем белән аралашырга ярамый, телефон һәм Интернет куллану катгый тыела. Павел үзе кебек кармакка эләгүче студентлар күп булуын аңлап, аларны йолып калу теләге белән “Закладчик: другая сторона” дип аталган проект яза. Аны гаиләсе ташламый. Әнисе Вера ханым улының проектын республика министрлыклары җитәкчеләренә күрсәтә. Проект җентекләп тикшерелә һәм Удмуртия Республикасы Башлыгы каршында эшләүче балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Авдеева җитәкчелегендә тормышка ашырыла башлый. Әлеге проект кысаларында Павел мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларына барып, яшьләргә үзенең ничек тозакка эләгүен сөйләү, аның әнисе әти-әниләр каршында чыгыш ясый, аларны балаларына игътибарлы булырга чакыра. Бу проект бик уңышлы булды. Кайсы гына уку йортына барсак та, яшьләр нар­котик саткан өчен зур җәзага тарыган егетнең сөйләвен бик кызыксынып тыңладылар. “Яшьтәшләрем, әгәр дус кызыгыз, сезнең гади студент икәнлеген белә торып, күп акчалар таләп итә икән, ташлагыз аны! Мине бу адымга этәргән кыз мин полиция кулына эләгү белән юкка чыкты. Ниндидер җитди карар кабул итәр алдыннан яки проблемалар туса, үзегезгә генә ышанмагыз, әти-әниләр белән киңәшләшегез. Хәзер мин бик үкенәм!” – дип ачылып сөйләгән Павелны күреп, кызлар елый иде. Ә әнисе Вера ханымның сүзләре әти-әниләрне уйланырга, балаларына игътибарлы булырга этәрде. “Әйе, минем балам наркотик тарату аркасында — полиция кулында. Моны кабул итү бик авыр, шул ук вакытта бик оят. Ләкин мин үземә бикләнергә җыенмыйм. Сезне минем хаталарны кабатламаска чакырам. Мәктәптә узган әти-әниләр җыелышларында безгә берәү дә бу турыда сөйләмәде. Анда балалар ничек укый, имтиханнар ничек бирелә, күпме акча җыясы һ.б. вак мәсьәләләргә игътибар бирелде. Ә эш, өй, бакча арасында йөгереп, балаларын аякка бастырырга тырышып йөргән әти-әниләргә, җәмгыятьнең шундый куркыныч янау­чы яклары турында сөйләүче булмады. Адрес буенча пакет илтеп куйганга административ штраф кына түгел, бик озакка ирегеннән мәхрүм итү яный балаларыбызга. Минем балам хәзер читлектә. Әгәр шушы проект кысаларында башка егет-кызларны бу җинаятьтән йолып калып ала алсак, бурычымны үтәлгән дип санар идем”, — дип елап сөйли иде Вера ханым. Бүгенге көндә Павел ирегеннән мәхрүм, шуңа күрә без әлеге проектны вакытлыча туктаттык. Павел кебек тагын берәр кыю егетне тапсак, дәвам итәчәкбез”, — диде Ольга Авдеева.

Наркология лигасы Кубогы тапшырылды

Удмуртиягә наркомания проб­лемалары турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм аны чишүдә яңа алымнар эзләү өчен Россиянең 52 төбәгеннән психиатр-наркологлар, район хастаханәләренең баш табиблары һәм наркологлары, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Рус Православие чиркәве, һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре Бөтенроссия форумына җыелдылар.
Халыклар дуслыгы йортында узган тантаналы утырышта Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов катнашты. “Мондый форумнар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре фикеренчә, наркологик ярдәм һәм профилактик эшне оештыруда башка төбәкләр белән уртаклашырдай уңай тәҗрибәсе булган төбәкләрдә оештырыла. 2016 елда мондый форум — Тула шәһәрендә, 2017 елда — Липецкида, 2018 елда Рязаньда узды. Шуңа күрә бу юлы Удмуртиянең сайлануы бик күңелле күренеш», — диде Ярослав Семенов.
«Безнең илдә наркотикларга бәйлелек һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасы кискен тора. Әлбәттә, бүгенге көндә дәүләт бу мәсьәләләрне хәл итү өчен күп көч куя. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган милли проектларның күп кенә бүлекләре дә начар гадәтләргә каршы көрәшкә генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган. Ярослав Семенов: “Удмуртиядә эзлекле рәвештә исерт­кеч эчемлекләргә сорауны һәм ихтыяҗны киметүгә юнәлтелгән эш алып барыла. Бүгенге көндә республикада 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр хәмер сатылмый. Бу федераль кануннарда билгеләнгән вакыт кысаларыннан артыграк вакыт. Соңгы кыңгырау көне, 1 июнь — Балаларны яклау көне, 1 сентябрь — Белем көне — Бөтенроссия аеклык көннәре. Шунысын да ассызыклап узарга кирәк: «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында 2019 ел Республика Башлыгы Александр Бречалов тәкъдиме буенча Удмуртиядә “Сәламәтлек елы” дип игълан ителгән иде. Шуңа бу өлкәдә аеруча актив эшчәнлек алып барабыз”, — дип сөйләде.
Тантаналы җыелыш барышында наркомания, наркобизнес һәм алкоголизм белән көрәштә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган өчен Удмуртия Республикасына Россия наркология лигасы Кубогы тапшырылды.
Кеше үз тормышына үзе хуҗа. Һәр кеше үз гамәлләре, тормышы өчен җаваплылыкны онытмаска, тормышына куркыныч яный торган хаталар ясаудан сакланырга тиеш. Бер минутлык ләззәт өчен, гомерлек газап алу кирәкме икән!? Сак булыгыз һәм балаларыгызны саклагыз!

Гүзәл Шакирова.