Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Мәскәү белән аралар якынайды
5.03.2020

Мәскәү белән аралар якынайды

Журналист булып эшләү дәверендә бик күп милли оешмалар эшчәнлеген күзәтергә туры килә. Милли үзәкләр, берләшмәләр, общиналар… Күптән түгел Мәскәү татарлары штабы белән якыннан танышырга насыйп булмаса, бәлки штаб рәвешендә оештырылган милли эшчәнлекне тулысынча күз алдына китермәгән дә булыр идем. Әлеге штабның җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев шалтыратып, Удмуртиядән ике яшь кешене үзләренә кунакка чакыргач, кичекмәстән юлга чыктык. Без дигәнем, мин һәм Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасыннан Ләйсән Галимова Мәскәүдә гомер итүче милләттәшләребез яшәеше белән танышып кайттык.

Менә нинди ул татар штабы!

Мәскәү татарлары штабы, дөрестән дә, татарларның җыелу урыны, милли хәрәкәт белән идарә итүче үзәк, дигән фикер туды миндә. Биредә ишекнең ябылып торганы юк икән. Торак йортта урнашкан бу зур фатир да эшлекле очрашулар, чаралар уздыру, ял итү, кунаклар кабул итү өчен барлык уңайлыклар тудырылган. “Концертлар белән килгән җырчыларның күбесе монда куна”, — ди Рөстәм Фаиз улы.
Штабның эшчәнлегенә килгәндә, хәзерге вакытта штаб Мәскәүдә яшәүче 2500 татарны берләштерә һәм рәсми рәвештә теркәлгән иң зур оешма булып исәпләнә.
Рөстәм Ямалиев сөйләвенчә, 1997 елда оештырылган штаб елдан-ел киңәя бара. Алар биредә үз кызыксынулары һәм һөнәрләре буенча да берләшә. “Штаб” каршында “Офицерлар” дип аталган Эчке эшләр органнарында хезмәт куючылар, “Гиппократ” дип аталган табиблар, Мәскәүнең медицина буенча уку йортлары студентлары, “Масштаб” дип аталган яшь эшмәкәрләр клубларына, өлкәннәр – Мәскәү аксакаллары советына, тарихчылар, әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре берләшмәләренә оешып, эш алып баралар. Штабның төп максаты — татар халкын милләт буларак саклап калу юнәлешендә эш-гамәлләр алып бару. Шушы нияттән төрле кичәләр, танылган шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Күптән түгел генә биредә академик Индус Таһиров белән очрашу уздырганнар. Ә без килгән көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан кичә узды. Анда катнашучыларның күбесе студентлар, эшли торган яшьләр, араларында медицина һөнәрен сайлаган кызлар-егетләр шактый иде. Шулай ук урта, өлкән буын кешеләре дә катнашып, телебез турында үз фикерләрен җиткерделәр.
Шулай ук чит төбәкләрдән – Башкортстан, Түбән Новгород, Удмуртия, Санкт-Петербургтан килгән делегатлар һәрберсе үзләре яшәгән төбәктәге татар тормышы белән таныштырдылар.

“Урман күле”нең рухи тирәнлеге – тәҗрибә уртаклашуда

Мәскәү шәһәрендә булуыбызның һәр көне вакыйгаларга бай булды. Икенче көнне иртән үк безне «Урман күле» форумы узасы Домодедовога алып киттеләр.
Әлеге форумның быел өченче тапкыр уздырылуы икән. Аны Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мөхтәрияте, Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте ярдәмендә «Бердәмлек» яшьләр клубы оештыра.
“Ел саен бу чарага Мәскәү шәһәре яшьләре генә түгел, чит төбәкләрдән дә делегатлар чакырыла. Быел Казан, Уфа, Ижау, Санкт-Петербург, Түбән Новгородтан яшьләр килгән. Чит төбәкләрдән килгән кунакларның чыгымнарын Мәскәү Татар штабы күтәрә. Форумны оеш­тыруга «Заманча» продюсерлык үзәге һәм тагын берничә татар эшкуарлары булышлык итә. Күмәк көч тау күчерә, дигәндәй, әлеге форум яшьләрнең аралашу, тәҗрибә уртаклашу, төбәкара элемтәләрне ныгыту, гыйлем һәм милли үзаң үстерү үзәгенә әверлә. Чараның зур әһәмияткә ия булуын үзем дә катнашкач, аеруча тойдым.
22-24 февраль көннәрендә узган әлеге форум кысаларында лекцияләр, остаханәләр, эшлекле уеннар һәм тренинглар булды.
Форумны “Бердәмлек” яшьләр клубы кураторы, Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни автономиясенең яшьләр комитеты рәисе Римма Гомәрова ачып җибәрде. “Без Мәскәү төбәгенең яшь активистлары бер-берсе белән аралашсын өчен мәйданчык төзибез, елдан-ел безгә Россиянең башка төбәкләреннән дә кушылалар, моңа без чын күңелдән шат. Форумда теләге булган һәр делегат үз төбәге белән таныштыра, үз тәкъдимнәрен кертә, үз фикерләрен җиткерә ала. Без бирегә аралашу, бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашып, үсеш алу өчен җыелдык», — дип сөйләде.
Форумны ачу өлешендә Бөтен­дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Мурат Биканаев, әлге чара узган «Пространство детской мечты» парк-кунакханәсенең җитәкчесе Ольга Черкасова сәламләде.
Актер, режиссер Айнур Сафиуллин яшьләр өчен “Талантлар биржасы” дип аталган эшлекле уен оештырды. Ул яшьләрне үз фикерләрен кыюлык белән җиткерә белү, халык алдында югалып калмау серләренә өйрәтте. Гүзәл Рахманова өстәл уеннары үткәрде. Ә юрист Платон Шамаев, бик күп илләрдә сәяхәт итүче кеше буларак, чит илләрдә ничек итеп отышлырак сәяхәт итү буенча лайфхак тәкъдим итте.

Миңа “Татар күзләрен ача” дип исемләнгән дискуссия бик ошады. Аны сәясәтче Руслан Айсин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов алып барды. Алар үз чыгышлары белән форумда милли мохит урнаштырып, бик күп файдалы мәгълүмат җиткерделәр. Татар телен өйрәнергә теләгән кешегә бернинди дә чикләр юклыгын, моның өчен шартлар күп булуын мисаллар аша сөйләделәр. Яшьләрне Интернет челтәрен файдалы эшләргә җигәргә өндәделәр. Бер-берегезгә татарча язарга, аралашырга тырышыгыз, дигән фикерне җиткерделәр. Әйтик, бүген балаларны татар теленә өйрәтүче “Шаян ТВ” тапшыруы, Интернет челтәре аша татар телен өйрәнү өчен “Әйдә-онлайн” сайты бар.Татар теленә текстларны төгәл, дөрес тәрҗемә итү өчен «Транслейт» дип аталган тәрҗемә итү ысулы бар.
Руслан Айсин тарихка күз салып, милләтебезнең 4 тапкыр күтәрелеш чоры кичерүен әйтте. “Беренчесе ХIX гасыр азагы XX гасыр башында булды. Ул безгә Гаяз Исхакыйларны бирде. Халкыбыз бу чорда милләт буларак формалашты. Икенче күтәрелеш 17нче елга туры килә. Аннары — 20нче елгы күтәрелеш. ТАССРның формалашуы шушы елга туры килә. Татар мәктәпләре ачылды, газеталар чыга башлады. 90нчы еллар ахырында 4нче күтәрелеш булды. Бишенче күтәрелеш тә булыр, дип өметләнәм. Пессимист булырга ярамый. Бүген яшьләр мәчетләргә йөри, дингә тартыла икән, димәк, өмет бар. Коръән- Кәримдә: «Без сезне төрле халыклар итеп яралттык», — диелгән. Тел дә — Ходай тарафыннан бирелгән могҗиза. Без аңа кадер-хөрмәт белән карарга тиешбез”, — диде. Яшьләр чыгышларны бик кызыксынып тыңладылар, сораулар яудырдылар.
Җитди сөйләшүләр кул осталыгын сынаучы чаралар белән алышынып барды. Мисал өчен, кызлар-егетләр бик мавыгып әзер букчаларга милли орнаментлар төшерделщр һәм аларны зәвыклы итеп буядылар.
Форумның ахыргы көне Домодедово шәһәренең Икъра мәчетендә сәяхәт белән тәмамланды. Биредә яшьләр өйлә һәм икенде намазын укыдылар. Әнвәр хәзрәт мәчетнең егерме еллык тарихы белән таныштырды.
Рухи, дини, мәгълүмати белемнәр алып, тулы багаж белән, без чараны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, үзебез яшәгән төбәкләргә таралыштык.

Элмира Нигъмәтҗан.