Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: «Хаталанудан курыкмагыз!»
11.07.2019

Александр Бречалов: «Хаталанудан курыкмагыз!»

Агымдагы уку елында Удмуртиядә 6953 укучы мәктәпне тәмамлады, шуларның 512 се – медалист. Быел БДИ буенча 51 укучы 100 балл җыйды (үткән уку елында 43 укучы булган). 1 июльдә Республика Башлыгы Александр Бречалов «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале алган 38 чыгарылыш укучысын Резиденциядә кабул итте.

Ул быел 9 укучының Бөтенроссия фән олимпиадаларында, ә Ижау шәһәренең 14нче лицееннан Артемий Пигидановның биология буенча халыкара олимпиадада Россия Федерациясе җыелма командасы составына керүе турында сөйләде. Шулай ук өч укучының математика буенча халыкара олимпиадада (9-10 сыйныф укучылары) катнашу өчен Россия җыелма командасына кандидатлар булуын әйтте. «Начар күрүче балалар укый торган Якшур-Бодья интернат-мәктәбен тәмамлаучы Анна Главатскийны билгеләп үтәсем килә. Аннага башкаларга караганда күпкә авыррак булса да, ул рус әдәбияты буенча БДИда 100 балл җыйды», — дип соклануын белдерде Республика Башлыгы
Узган елда «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале алган 232 укучы, олимпиада призерлары һәм 100 балл җыйган укучылар Удмуртиянең югары уку йортларында укуларын дәвам иткәннәр. Тантанада катнашкан 38 укучы да Удмуртия югары уку йортларына укырга керергә һәм республика предприятиеләрендә эшләргә ниятлиләр икән.
«Сез — республикага кирәкле булачак профессионаллар. Мин социаль челтәрдә сезнең белән ачык аралашуга әзер. Безне киләчәктә сезнең кая баруыгыз кызыксындыра, анда яшәү шартлары нинди, барысы турында сөйләгез, югалмагыз. Хаталанудан курыкмагыз, сезнең көчегезне сынап карарга вакытыгыз күп. Үз алдыгызга иң амбициоз һәм югары максатлар куегыз. Владимир Высоцкийның җыр юлларындагыча әйтсәк, «Дөньяда яулый алмаган биеклекләр юк». Уңышлар телибез”, — диде Республика Башлыгы.
Тантанада бердәнбер татар фамилиясе яңгырады. Ул — Ижау шәһәренең 25нче лицееның чыгарылыш укучысы Марсель Ренат улы Мирзагалләмов. Ул бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйган: химиядән – 98 балл, биологиядән — 84, рус теленнән — 85. Марсель Ижау медицина академиясенә укырга керергә җыена. Без дә аңа уңышлар телибез.
Чыгарылыш сыйныф укучылары белем алуга җаваплы караганнары һәм максатчан булганнары өчен Удмуртия Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр, ноябрьдә
Ижауда узачак «Алтын битлек» театр сәнгате фестивале кысасында узачак спектакльләргә билетлар алдылар.