Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Медицина халыкка якыная
11.07.2019

Медицина халыкка якыная

2019 елда Удмуртиядә амбулатор онкология ярдәме үзәкләре ачылачак. Бу эш Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов: «Һәркемгә беренчел тикшерүдән һәм диагностикадан файдалану мөмкинлеге булсын өчен республиканың җиде район үзәгендә онкология үзәкләре ачу өчен акчалар бүленәчәк», — дип билгеләп үтте.
Маммографлар Можга, Игра, Ува район хастаханәләренә, Глазов районара хастаханәсенә, Сарапул, Воткинск шәһәр хастаханәләренә биреләчәк. Август ахырына кадәр маммографларны монтажлау һәм урнаштыру эшләре башкарылачак. Лаборантлар белем алганнан соң, халык маммография уза алачак.
Тагын бер маммограф август уртасында Республика клиник онкология диспансерында урнаштырылачак.