Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Камбаркада яңа завод булырмы?
17.07.2019

Камбаркада яңа завод булырмы?

Соңгы айларда матбугат һәм мәгълүмат чараларында Камбаркада беренче һәм икенче класс куркыныч калдыкларны эшкәртү заводын төзү турында күп сөйләнелә, языла. Сүз моңа кадәр биредә булган химия коралын утильләштерү предприятиесен үзгәртеп корып, югарыда телгә алынган калдыкларны эшкәртә башлау турында бара. Ләкин бу хәбәр Камбаркада яшәүчеләрдә генә түгел, ә республика халкында, хәтта күрше Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләрдә дә канәгатьсезлек тудырды, инде берничә митинг та узды.
Барысы да нәрсәдән башланды соң? 2019 елның 20 маенда федераль массакүләм мәгълүмат чаралары «Экология» милли проекты кысаларында Россиядә чүпне сортларга аеру һәм эшкәртү буенча 220 завод төзеләчәге турында хәбәр итте. Төзелешнең инициаторы һәм заказчысы — «Росатом» дәүләт корпорациясе. Мондый предприятиеләр төзелергә тиешле территорияләр арасында Камбарка да бар. Чөнки биредә мондый завод төзү өчен нигез бар инде — химик коралны утильләштерү предприятиесе уңышлы эшли.
17 июль көнне җәмәгатьчеләр, экспертлар, экологлар, Удмуртия һәм күрше төбәкләр журналистлары әлеге объектта булдылар. Предприятие хезмәткәрләре аларга әйләнә-тирәлекне, шул исәптән һаваның торышын тикшереп торучы берничә лабораторияне, күчмә лабораторияләрне, медицина үзәген күрсәттеләр. Федераль медицина-биология агентлыгының 41нче медсанчасте вәкиле Диана Фәтхуллина: “Объект хезмәткәрләре арасында авыручылар саны республика буенча караганда уртача ике тапкыр кимрәк. Завод халкының төп проблемалары булып миопия, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм симерү тора”, — дип сөйләде.
Делегация әгъзалары шулай ук завод цехларында, калдыкларны термик зарарсызландыру җайланмасында булдылар. Аларга белгечләр биредә башкарылган эшләр һәм үзләренең тикшеренүләре турында сөйләделәр. Экскурсиядән соң Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы химик коралларны куркынычсыз саклау һәм юк итү буенча федераль идарә башлыгы урынбасары Алексей Кармишин куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп бурыч булуын билгеләп үтте. Җәмәгатьчелек вәкилләре биредә кулланылачак технологияләр белән тулырак танышырга, эшкәртү күздә тотыла торган калдыклар исемлеге белән танышып чыгарга теләк белдерделәр. «Росатом”» әкилләре хәбәр иткәнчә, аларның барлык гамәлләре дә ачык булачак. Ә 2020 елда беренче һәм икенче класс куркыныч калдыкларны эшкәртү заводы төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары булачак.
Елына 50 000 тоннага кадәр калдык эшкәртәчәк яңа предприятие 2023 елга барлыкка килергә тиеш. Аңа 5,1 млрд. сум инвестиция кертү планлаштырыла.
Камбарка районы башлыгы Александр Поддубский бу яңа эш урыннары барлыкка китереп, райондагы эшсезлекне киметәчәк, дигән фикердә. Ә Республика Башлыгы “Комсомольская правда” радиосында туры эфирда:
“Калдыкларны эшкәртү — куркыныч процесс, һәм ул җәмәгатьчелек контроле астында булырга тиеш. Шуңа да карамастан, Камбаркада элек эшкәртелгән химик корал күпкә куркынычрак иде”, — дип белдерде. Халык төрле фикердә: кемдер каршы, кемдер яхшы киләчәк өмет итә. Эш урыннары бик кирәк, камбаркалылар өчен күпер аша чыгуны бушлай итсеннәр иде дигән теләкләр дә бар. Завод төзелеше буенча карар кабул иткәндә, халык фикере исәпкә алыныр дип ышанасы килә.