Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авылны яшәтәсе иде…
21.09.2022

Авылны яшәтәсе иде…

Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса – иген иксен, ун ел­га кайгыртса – агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, бала тәр­бияләсен, диләр. Авыл җирендә яшәүче кеше күпкә тормышка яраклашканрак, эш сөючәнрәк була. Игенен дә игә, агачын да утырта, авыл җирендә эш белән чыныгып үскән балалар да күпкә тәрбиялерәк булып һәм гореф-гадәтләрне, телне үзләштереп үсә. Шушы хакыйкатьне яхшы аңласак та, шәһәр җирен якынрак күрәбез, анда яшәргә омтылабыз шул.
Күптән түгел Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Удмуртия Республикасы буенча җитәкчесе Марат Курылев, авыл ху­җалыгы фәннәре докторы, профессор Илдус Фатыйхов белән Удмуртиянең төньяк төбәкләре Балезино, Глазов, Юкамен районнарына сәяхәтебез авыллар киләчәге турында ныклап уйландырды.

Алар – үсемлекләр сагында

Россия авыл хуҗалыгы үзә­генең Удмуртия Республикасы буенча филиалы үзе районнар­дагы бик күп бүлекчәләрдән тора. Филиалны Марат Курылев җитәкли. Аның сөйләвенчә, һәр бүлекчәнең үз лабораторияләре бар. Анда ор­лыкларның сыйфаты, чыдамлыгы, шытып чыгу үзенчәлеген тик­шерәләр икән. Моннан тыш, хезмәткәрләребез басуларга чы­гып, үсентеләргә зыян салу­чы корт­кычларны, авыруларны тикшерә. Республикабызның төньяк районнарына Марат Курылев эш буенча барса, Илдус Фатыйхов һәм мин авыл хуҗалыгы, аның бүгенге торышы, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче милләттәшләребез белән кызыксынып юлга чыктык.

Әлеге филиалның Балезино бүлекчәсендә Светлана Равил кызы Касимова 2008 елдан бирле эшли. Башта лаборант булган, хәзер әйдәп баручы агроном. «Авыл хуҗалыклары китергән аш­лыкның чыгышын тикшерәбез: ашлык бөртекләрен комга чәчеп, башта өч көн суыткычта тотабыз, аннары термостатларда шытып чыкканын күзәтәбез. Даими 20-23 градуста 7-8 көн торганнан соң, аның чыгышы нинди булуы ачык­лана, – ди ул. Светлана Касимова Кистем авылында туып-үскән, хәзер тормышка чыгып, Падера авылында яши. Сарапул районы Сигаево авыл хуҗалыгы көллиятен тәмамлаган.
Оешма хезмәткәрләре Балезино районы халкына орлыклар да саталар. Орлыкларны, бакча кирәк-яракларын Ижауның күпләп сату базасыннан китерәләр. «Бакчачылык буенча халыкны борчыган сорауларга җавап бирәбез, җентекләп аңлатабыз. Моннан тыш, әле ералма үрчетү белән шөгыльләнәбез», – ди Светлана ханым һәм утырту өчен әзерләнгән бәрәңгеләргә күрсәтә. Бу якларда бәрәңгене «ералма» дип атыйлар, ягъни җир алмасы. Бәрәңгенең күзләрен Түбән Новгородтан яки Ижау институтыннан пробиркаларда китерәләр. Без аларны теплицага чәчеп үстерәбез. Әйбәт саклана торган бәрәңге орлыклары белән Балезино халкын тәэмин итәбез», – ди милләттәшебез. «Розара сортлы бәрәңге яхшы саклана, Импала, Зекура сортлары ашарга бик тәмле», – дип, тәҗрибәсе белән уртаклашты ул. Моннан тыш үсемлекләрне корткычлардан, чирләрдән сак­лау белән шөгыльләнәбез. Кырга чыгып апробация ясыйбыз, ягъни теге яки бу сортлы үсемлекләрнең чисталыгын, чәчүлекләрдә чүп үләннәре күпме икәнен карыйбыз. Җыеласы уңышка төрле авырулар һәм корт­кычлар зыян китермәсен өчен, кыр тикшерүе үткәрәбез. Безгә дәүләт йөкләмәсе бирелә. Балезинода 14 авыл хуҗалыгы бар. Йөкләмә нигезендә авыл хуҗалыкларының уңышларын тик­шерәбез, бу хезмәт алар өчен бушлай күрсәтелә. Шулай ук түләүле булган хезмәтләр дә бар», – ди Свет­лана ханым. Ул Балезинога Падерадан көн дә йөреп эшли икән. «Авылда эш аз, ә яшәргә, гаиләне тәэмин итәр­гә кирәк. 15 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә йөреп эшләүчеләр шактый бездә. Элек автобуслар йөри иде. Хәзер аларның туктатылуы аяныч», – ди ул.

Яшьләрне авылга ничек тартырга?

Бу көнне Авыл хуҗалыгы үзә­ге рәисе Марат Курылевның эш­лек­ле сәяхәтенең максаты Балезино, Глазов, Юкаменда урнашкан бүлекчәләрен йөреп чы­­­гу­­дан гыйбарәт иде. Без чираттагы бүлекчәгә – Глазов районына юл тоттык. Юлда барганда, авыл хуҗалыгын үстерү, авылларның киләчәге, яшьләрне ничек авыл хуҗалыгына тарту турында әңгәмә куерттык.
– Ник яшьләрнең авылда яшисе килми? Шартлар юк түгел бит. Юлларга асфальт түшәлгән. Сарапул, Каракүл районнары юлларын гына алыйк. Хәтта амбарга кадәр асфальт җәелгән. Мәктәпләр, балалар бакчалары эшли, авыл хуҗа­лыклары да – үз көчендә, – ди Марат Курылев.
– Минем яшьләрнең үзләрен җыеп, бу темага сөйләшәсем килә. Нәрсә тәкъдим итсәләр, авылда калыр идегез? – дип сорыйсым килә. Нинди җавап ишетер идем икән? – дип, сүзгә кушыла Илдус Шамил улы да. Марат Курылев:
– Миңа калса, яшьләрне авылга тарту өчен авыл тормышы турында пропаганда җитми. Калининградта булырга туры килде миңа. Монда ковбойларның мал-туарны көткән күренешкә тап булдым. 25-30 яшьләр тирәсендәге ковбой киемендәге ир-атлар атка атланып көтү көтәләр. Кызлар алар белән фотога төшергә йөгереп килә. Ә егетләр горур кыяфәттә «Без – ковбойлар, безнең командалар үзара ярыша. Бригадабызда җайга салынган тәртип, уртак эш», – ди. Югыйсә бит алар гади көтүче, ә тиешле матур имидж тудырыл­гач, аларның хезмәтенә шундый игътибар бирелә. Алардан автографлар алалар, матур киемнәренә сок­ланып карыйлар. Авыл тормышына, хезмәтенә, игенчегә карата да шундый ук хөрмәт уятасы иде. Алар бит чыннан да күккә чөеп мактауга лаек. Алар безнең тукландыручыбыз!» – ди.
«Ә сезнең үзегездә авыл хуҗа­лыгы тармагына мәхәббәт каян килә. Бу тармакны сайларга нәрсә этәргеч ясады, Марат? Югыйсә сез, Ижау егете бугай бит, – дип кызыксынам аннан.
– Миндәме?! – ди ул, шушы сорауны бирүемне генә көткәндәй.
– Бабам, әбием Падера авылында яшәгәннәр, гомер буе җирдә хезмәт иткәннәр. Әниләрем гаиләдә алты бала үскән. Аларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә балачактан ук мәхәббәт тәрбия­ләгәннәр. Әнием – Удмуртия рес­пуб­ликасының лаеклы агрономы, фәннәр кандидаты. Ул гомер буе бөртекле культура орлыкларын үстерү белән шөгыльләнде. Әтием – Граховодан, ул да алты балалы ишле гаиләдә туып-үскән, агроном һөнәрен үзләштергән. Орлыкларны киптерү, сортларга аеру буенча иң яхшы белгеч. Гомер буе агроном булып эшләде. Менә шундый гаиләдә үскәч, ничек авыл хуҗалыгы тармагын яратмыйсың инде?! Мин Первомайский авылында туып-үстем һәм хәзер дә анда яшим. Авыл хуҗалыгы академиясендә агрофакны тәмамлап, менә белгечлегем буенча эшлим. Тормыш иптәшем дә шушы факультетны тәмамлады. Безне студент еллары таныштырды, кавыштырды. Бу юнәлешне сайлавыма һич кенә дә үкенгәнем булмады. «Син кем?» – дип сорасалар, кайда эшләвемне әйтеп торганым юк. «Мин – агроном», – димен. Ләкин вазифам буенча күп вакытны офис­та, Ижауда үткәрергә туры килүе бераз кызганыч. Әлбәттә, басуларда, авыл хуҗалыгы хезмәтендә ешрак кайныйсы килә. Энем математик булырга хыялланып, югары белем алган иде. Ләкин ул да авыл хуҗалыгы юнәлешенә кереп китте. Бер гаилә өчен, бәлки шушы кадәр агрономнар күбрәктер, әмма беребез дә артык түгел күрәсең, үз урыныбызны тапканбыз».

Әйтсәң – сүз, әйтмәсәң – түз

Менә без – Глазов районы авыл хуҗалыгы үзәге бүлекчәсендә. Монда эш бүл­мә­ләрен төзекләндерү бара иде. Марат Курылев әлеге бүлекчә хезмәткәрләрен алда торган эш-максатлар, якын арада гамәлгә ашырасы планнар белән таныштырды, биредәге эш барышы белән кызыксынды. Хезмәттәшләренә рапсның җирле сорт­ларын уйлап табуны алгы планга куярга кирәклеген искәртте.
Глазов районында 10 авыл ху­җа­лыгы эшләп килә. «Коммунар», «Чура», «Кожильское» авыл ху­җалыклары аеруча уңышлы эш­ли икән.
Марат Курылев әйтүенчә, Уд­муртиядә Авыл хуҗалыгы үзәгенең 21 бүлекчәсе бар. «Аларның санын киметмәү максатыннан тырышып-тырмашып эшлибез. Сер түгел, бик җиңелдән бирелми. Инде ничәнче ел Яр, Юкамен районнарында бүлекчәләр ябылу алдында тора. Аларны саклап калу өчен тырышабыз», – ди.
Юкамен районында без район хакимиятенә – район депутатлар советы рәисе Булат Азат улы Абашев янына сугылдык. Юкаменда гомер итүче милләттәшләребезнең тормышы, Булат әфәнденең үзе белән якыннан таныштык.
– Кайчандыр авылларда ата-бабалар мәчетләр, чиркәүләр төзегән. Алар җимерелсә дә, нигез ташлары калган. Ә хәзер авылларда бармак белән санарлык кына хуҗалык калып бара, шуңа карамастан, чүп салу өчен бетоннан чүп контейнерлары төзетәләр. Авыллар бетсә, ясалган контейнер мәйданчыкларының фундаменты утырып калыр микән? Бик аяныч хәл бу! Үзәккә үтә торган мәсьәлә, – ди Булат Абашев.

– Юкаменда татарлар күпме? – дип кызыксынам.
– Әйтсәң – сүз, әйтмәсәң – түз, диләр бездә. Биредә яшәүче ха­лыкның 20 %ын татарлар тәшкил итә. Алар арасында Абашевлар да, Митюковлар да, Араслановлар да бар. Ләкин ул татарлар – ассимиляция кичергән татарлар, күбесе үз телен белми. Һәм иң аянычы: аларның саны кимегәннән кими бара. Үз вакытында мамонтлар юкка чыккан сыман, татарлар да бетмәсә ярар иде дигән курку ала күңелне.

– «Татарлар бетә», – диючеләргә Минтимер Шәймиев: «Татарлар бет­мәячәк ул. Без төрки халык, безнең күпләгән төрки кан кар­дәшләребез яши», – дигән иде. Оптимист булырга кирәк һәм милләтне үстерү өчен үзебезнең кулдан килгәнне барысын да эшләргә! Сезнең кебек милләт дип җан атып торучы кешеләр булганда, татар яшәр ул. Менә без дә бүген татар халкын татар матбугатына, үзебезнең җирле газетабыз «Яңарыш»ка якынайтырга килдек. Безнең максат – халыкны берләштерү, аралаштырып яшәтү», – дип безнең бу якларга баруыбызның максатын ассызыклады Илдус Фатыйхов.
– Әлбәттә, кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз. Менә быел җәен Сабантуй үткәрдек. Ике ел үткәрелмәгән иде инде. Халыкны җыю, берләштерү, оештыру җиңелдән булмады. Безне «Нигә кирәк ул?!» – дип тәнкыйтьләүчеләр дә ишетелде, хуплап, рәхмәт әй­түчеләр дә күп булды. Иң мөһиме: матур күлмәкләрен киеп, шат елмаеп, бәйрәмгә җыелган халыкның үз традицияләрен санлап килүләрен күреп, аңлатып бетерә алмаслык рәхәтлек хисе кичердем.
Аллаһка шөкер, мәчетебез бар хәзер, милләттәшләребез җомга намазларына, дини бәйрәмнәргә җыела.

Яхшырак яшәгән саен, таләпләр үсә

– Булат әфәнде, сезне та­тарларның кимүе, тел онытыла баруы борчый. Ә халыкның үзен нәрсә борчый? Алар сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? – дип кызыксынам.
– Бүгенге көндә яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләнсә дә, проблемалар бетми инде ул. Мин колхозда эшләгән кеше буларак, яхшы хәтерлим. Урамнарда багана аралаш кына Ильич лампалары яна иде. Кайда яна, кайда бөтенләй юк. Ә юллар атлап чыккысыз пычрак. Бүген урамнарда балкып утлар яна, ә юлларда асфальт. Әмма кешеләргә һаман да нәрсәдер ярамый. Кышын юлларны кардан ачканда: «Безнең капка төбенә кар өелә», – дип канәгатьсезлек белдерәләр. Юлларны чистартмый булмый бит инде.
Элек тротуарлар агачтан ясал­ган була иде, кадак белән кагыл­ган такта өскә пычрак чәчә иде. Хәзер плитка салабыз, ул да ярамый. Таләпләр үскәннән-үсә, яхшыга бик тиз өйрәнәбез, аннары тагын көйсезләнә башлыйбыз. Бу бер яктан яхшы да, димәк, тагын да яхшырак яшәргә омтылыш бар.
Хәзер кышка әзерлек чоры бара. Түбәләрне төзекләндерәбез. Ә күп кенә кешеләр торак мәсьәләсе белән киләләр. «Безнең йортыбыз иске, сез безгә йорт бирергә тиешсез», – диләр. Тиеш, дип бугазга басып сорыйлар. «Мин үз гомеремдә 3 йорт төзедем, дәүләттән көтеп утырмадым. Ә сез нәрсә эшләргә тиеш?» – димен кайчак бик әрсезләренә. «Минем начар яшәвемдә хакимият, дәүләт гаеп­ле», – дип караучылар бик күп. Бу тормыш карта уены кебек инде ул, кем ота, кемдер отыла. Әмма тир түкми генә бернәрсәгә дә ирешеп булмый», – ди Булат Абашев.
Аның әлеге сүзләре үзенең тормыш юлы турында кызыксыну уятты. Депутат булганчыга кадәр нинди юл үткән, нинди һөнәр иясе булган?

Туган авылының патриоты

«Мин Палагай авылында туып үстем, – ди Булат Азат улы. – Әти-әни колхозда эшләделәр. Гаи­ләдә дүрт бала үстек. Игезәк апаларымның берсе Ижауда яши, икенчесе мәрхүм инде. Энем Глазовта яши. Мин туган авылымны яратам, колхоз эше – минеке. Укып тору миңа кирәкми, дип уйлый идем яшь чакта. Колхоз­да эшләп, армиягә киттем, кайт­кач, тагын эшкә тотындым. Мин армиядән кайтканда, авылыбызда колхоз рәисе Владимир Невоструев иде. Мин колхозда төзүче булып хезмәт куйдым. Ул вакытларда переработка дигән нәрсә бар иде: колхозыбыз май, сыр ясады. Әйбәт эшләдек. Акча күп иде. 1990 нчы елларда халык авыр яшәде. Акча булмады. Ә без ул авырлык­ларны тоймадык. Аны сата, моны сата идек. Алыш-биреш яхшы барды. Глазов заводына 10-15 вагон цемент кына саттык. Шулай Чепца заводын тәэмин иттек.
2000-2002 нче елларда күрше «Рассвет» колхозының рәисе булып эшләдем. Аннары «Абашев» шәхси фермер хуҗалыгы оештырдым. Соңрак туган авылымда «Куркан» дип аталган җа­вап­лылыгы чикләнгән оешма тер­кәп, эшли башладык. Бүгенге көн­дә хуҗалыгыбыз – иң күп сөт җи­тештерүче оешмаларның берсе. Хә­зер уйлыйм да: «Элек тә зоотехниклар бик әйбәт эшлиләр иде. Бәлки ул вакытта рационны дөрес төзи белмәгәнбездер. Без элек сөт җитештерү буенча 25 нче урында тора идек, хәзер – бишенче. Көненә 54 тонна сөт савып ала идек, хәзер – 64 тонна.
Элек кем эшләргә тели, барсына да юл ачык булды. 220 колхозчы эшләгән чаклар булды. Авыл хуҗалыгында эшләргә ашкынып торучы булмаса да, хәзер күп хез­мәтне техника башкара. Кул көченә мохтаҗлык кимеде», – ди Булат Азат улы.
– Ләкин медальнең икенче ягы да бар. Кул көченә мохтаҗлык кимегән саен, хезмәткә караш та үзгәрә, ялкауланганнан-ялкаулана барабыз, балалар эшкә өйрәнмичә үсә. Элек мәктәп балаларын, студентларны җәен, көзен басуга чыгару бар иде… – дип, сүзгә кушыла Илдус Фатыйхов.
– Хәзер балаларны басуга чыгарып, фермада эшләтеп кара син! Ул бит баланы эксплуатацияләү санала! Мин аның аша үттем инде. Бала, бераз булса да, үз хезмәт җимешен тоярга өйрәнсен, ата-анасына файда китерсен дип, җәен хезмәт лагере ачсаң, шунда ук зур папкасын култык астына кыстырып, прокурор килеп җитә. Әби: «Эшләп беркем дә үлмәгән», – дип әйтә иде, хәзерге заманга бу һич яраклаштырылмый, – ди Булат абый.
Булат Абашев тормыш иптәше Нәсия белән балаларына телебезне, гореф-гадәт­ләребезне өйрәтеп үстер­гәннәр. Бүгенге көндә үзләре дә 83 яшьлек әниләре белән бергә гомер кичерәләр. Буыннар бәйләнешле, өч буынның үзара килешеп, хөрмәт күрсәтеп яшәвенең ачык чагылышы – әлеге гаилә. Булат абыйның тормыш иптәше Нәсия апа мәктәптә эшли, туган якны өйрәнү музеен җитәкли, татар теле дәресләрен укыта. Палагай укучыларының язмаларын «Яңарыш» газетасына туп­лап җибәрә. Август аенда Абашевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган: беренче оныклары туган.
Булат абый Палагай авылы халкы, аларның киләчәк өчен җан атып яши. 2016 елны «Яшь күңел» дип исемләнгән ансамбль төзү тәкъдиме белән чыккан. Әлеге ансамбль бүгенге көндә дә гөрләп эшли.
Палагай авылы дин әһелләренең шәҗәрәсен төзеп, мәчет алдына зур стенд ясатуны да ул оештырган. Аның алдагы максаты — буа янын төзекләндерү, анда ял зонасы булдыру, татар милли-мәдәни үзәге оештыру. Аллаһ бирсә, бу изге омтылышы да гамәлгә ашар милләттәшебезнең.

Барысына да өлгер!

Хезмәт сөючән, авылның килә­чәге булган яшьләр белән дә очраш­тык. Шундыйларның берсе – Альберт Хәйдәр улы Абашев.
«Мәктәпне тәмамлау белән Глазов шәһәренә китеп, электрикка укыдым. Максат – шәһәрдә калу иде. Ләкин укыган чакта ук шәһәр тормышы минеке түгеллеген аң­ла­­дым. Туган авылыма кайтып, авыл хуҗалыгында эшли башладым. Читтән торып Ижау авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кердем. Авылда баштарак ашлык киптерү амбарында эшләгән идем, хәзер – агроном, бригадир», – дип сөйләде Альберт. 29 яшендә барысына да өлгергән Альберт, гаилә корып, өч бала тәрбиялиләр, матур итеп йорт җиткереп яталар. Әнисе удмурт милләтеннән булса да, Альбертның саф татар телендә сөйләшүе га­җәпләндерде мине. «Әтием – татар, моннан тыш, безне мәктәптә татар­ча укыттылар, укытучыларымның тырышлыгы бу!» – ди ул, татар теле укытучыларына рәхмәтен белдереп. – Татарлар белән татарча, удмуртлар белән удмуртча, руслар белән русча сөйләшәм. Рәхәт бит!»

Рамил Бузиков: «Һәр заман үзенчә матур»

Починки авылына да барырга өлгердек әлеге сәяхәтебездә. Анда безне «Нива» авыл хуҗалыгы рәисе Рамил Миңмулла улы Бузиков каршы алды. «Бу хуҗалыкка сигез авыл – 3 татар, 3 удмурт һәм 2 рус авылы кергән иде. Аларның берсе бетте. Элек татар, удмурт, рус авыллары аерылып тора иде, хәзер катнашып, буталып бетте. Саф татар гаиләләре бик аз. Мин балачактан авылда, шушы хуҗалыкта эшләп үстем, шушында гомерем үтте. Үтте димен, чөнки 60 яшемне тутырдым», – ди ул.
22 ел авыл хуҗалыгын җи­тәкләгән Рамил абыйдан: «Тормыш, авыл, техника үзгәрә. Сез бу үзгәрешләрнең барсын күргән кеше. Җитәкче буларак, кайсы вакытта яшәр, эшләр идегез?» – дип сорыйм. Элек кешене эшкә кузгату җинел, алар эшләргә ашкынып тора, минем эш вакыты тәмам, дими иде. Ә хәзерге техника заманында бер тракторчы элеккеге өч тракторчыны алыштыра. Сайлап булмый, һәр заманның үз кимчелекләре һәм яхшы яклары, – ди. – Авылда яшим дигән кешегә зарланырлык түгел, хуҗалыгыбыз эшләп килә, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер пункты, мәчет – тормыш өчен кирәкле уңайлыклар бар.
Киләчәкне берничә адым алдан күреп, авыл хуҗалыгын үс­терү, ныгыту юнәлешендә эшли рәис. «Авылдагы 15 ел эшләмичә утырган райпо кибетен сатып алып, анда икмәк пешерү, итле ярымфабрикатлар ясау белән шөгыльләнмәкчебез, ашханә ачып җибәрмәкчебез», – ди.
Мондый якты уйлар, зур мак­сат­лар белән эшләүче, авыл җаны-тәне белән үз итүче мил­ләттәшләребезне күрү күңелне җы­лыта. Тормыш һәрвакыт үзгә­рештә. Кайчандыр авыл гөрләп торды. Балалар шыгрым тулы мәктәпләр, авылга нур, хезмәт сөючән яшь гаиләләр белән авыл көчле иде. Су буе тулы каз-үрдәк, болыннарда мал, зур көтүлекләр… бу вакытларны сагынып сөйләргә генә калмас әле, авыл кайчандыр тагын да җанланыр дигән өмет яши.