Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гомер сукмагыннан – 50 ел бер адымда
17.09.2022

Гомер сукмагыннан – 50 ел бер адымда

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Ижау шәһәрендә яшәүче Таң-чулпан һәм Ринад Батршиннар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Батршиннар – зур хөрмәткә лаек гаилә. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле тимерләрнең берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә Алтын туй – озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.

«Эшкә тотынгансың икән, башкарып чык!»

Сер түгел, полиция формасы кигән хатын-кызлар соклану хисе тудыра. Нечкә хис­ле ханымнарның ир-атлар эшен башкара алуы горурланырлык. Таң-чулпан Батршина – Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгында билгеле шәхес. 32 елдан артык әлеге министрлыкта хезмәт куйган һәм куючы ханым, биредә эшләүче ир-егетләрнең һәм хатын-кызларның исемен, фамилиясен, әтисенең исемен яттан белә диярлек. Һәрберсе белән олы хөрмәт белән, итагатьле итеп аралаша. Тумышы белән Әгерҗе районы Гали авылыннан булган кыз башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан соң укуын Кияс районы Ермолаево авылында дәвам итә. Минзәлә педагогика училищесын, аннан Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. Әгерҗе районы Исәнбай авылында тәрбияче булып хезмәт куйганнан соң, Ижау шәһәренә күчеп, Эчке эшләр министрлыгы карамагында булган балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Шуннан соң министрлыкка эшкә килә. «Эш җиңелләрдән булмады, чөнки ял көннәре аз эләгә иде. Үземә: «Эшкә алынгансың икән, син аны башкарырга тиеш», – дип, җиң сызганып эшкә тотындым. Министрлыкта эшләүчеләр нинди генә вазифа башкармасын, аларның эше җаваплы һәм авыр. Өстәвенә, алар бит әле башкаларга хезмәтләрендә дә, гаиләдә дә үрнәк булырга тиешләр. Шуңа күрә һәр хезмәткәргә хөрмәтем зур».

Уңышның нигезе – гаиләдә

«Тормыш иптәшем Ринад – Ижау шәһәре егете. Аның әти-әнисе миңа күптәннән күз салып йөргән. Очрашып, озак йөрмәдек тормыш корып җибәрдек. Кыз баланың бәхетле булуы, үзеннән дә тора бит. Мин инде авыл кызы булгач, эшкә тырыш идем. Хәтерлим әле, килен булып төшкәч, токмач кистем. Кайнанам кергән кешеләргә, минем кискән токмачымны күрсәткән иде. Мин бик тәртипле, эшчән гаиләгә килеп кердем. Алар белән бик әйбәт яшәдек. Ике кыз үстердек. Ринадка барсы өчен дә зур рәхмәтлемен. Режимсыз хезмәт куюга кайсы ир-ат түзәр? Өйдәге эшләрне башкару, балаларны тәрбияләү күбрәк аңа төшә иде. Аллага шөкер, кызларыбыз чын кеше булып үстеләр. Алар минем юлдан киттеләр. Олы оныгыбыз да Эчке эшләр министрлыгында эшли. Шуңа күрә безнең барыбызның да эштә уңышлар яулавыбыз ул – Ринадның хезмәте. Агымдагы елда Удмуртиядә үткәрелә торган «Гаилә хезмәт династиясе» бәйгесендә катнаш­тык», – диде Таң-чулпан ханым. «Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Кайчан үткән ул илле ел? Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың. Бүгенге көндә оныкларыбызны тәрбиялибез, рәхәт чагыбыз. Бер-беребезнең кадерләп, сәламәтлекне кайгыртабыз.

Яшьләргә дә киңәш шул: «Гомерне матур итеп үтәргә тырышыгыз, чөнки балалар шуны күреп үсә. Киләчәктә алар гаиләләрен нәкъ шулай итеп корып, тормыш юлын сокландыргыч итеп үтәчәкләр. Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез. Бер-береңә хөрмәт, кадер булганда гына, тормышның мәгънәсе була, киләчәге якты була, – ди, бәрә­кәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле Батршиннар гаиләсе.

Илле ел ул илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур итеп гомер кичерәләр. Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Батршиннарның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

Рәфилә Рәсүлева.