Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - IТ-белгечләр фикер алыша
29.08.2018

IТ-белгечләр фикер алыша

Ижауда “ITSummerCamp” исемле беренче IТ-лагере оештырылды. “Березка” сә­ламәтләндерү комплексында рес­пуб­ли­каның информатизация һәм элемтә бүлеге белгечләре, әлеге өлкәдә белем алучы студентлар, галимнәр, югары уку йортлары укытучылары һәм фрилансерлар җыелды.

Лагерь программасы көн ярымга исәпләнгән иде. Катнашучылар төрле темаларга багышланган 3 лекциядә, мастер-классларда һәм билгеле тематикалар буенча оештырылган түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүләрдә булдылар.
“IT- лагерь — бу өлкәдә эшләгән һәркем өчен дә зур чара, – ди Удмуртиянең информатизация һәм элемтә министры Тимур Меджитов. – Лагерь 300гә якын кешене берләштерде. Төп максат – һөнәри берләшмә булдыру. Без монда тәҗрибә уртаклаштык, белгечләрнең белемен арттыру өстендә эшләдек, зур оешма вәкилләренең чыгышларын тыңладык. Аларны без лагерьга махсус чакырдык. Ләкин иң мөһиме: катнашучыларның үзара гадәти булмаган шартларда аралаша алулары иде. Күбесен монда нәкъ менә шундый мөмкинлекләрнең булуы җәлеп иткәндер дә дип уйлыйм”.
Шулай ук министр катнашучылар арасында Удмуртиядән килгән студентларның күп булуына басым ясады. Алар монда үзләренә эш урыннары тәкъдим итәргә әзер булган җитәкчеләр белән таныша алдылар. Киләчәктә бу аларга региондагы һәм илдәге IT-оешмаларда үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк.