Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Эльвира Мәгъсүмова: “Мин беркайчан да колониядә эшләмәячәкмен”
2.04.2020

Эльвира Мәгъсүмова: “Мин беркайчан да колониядә эшләмәячәкмен”

Сарапул шәһәрендә урнашкан хатын-кызлар колониясенә эшлекле сәфәр вакытында биредә эшләүче хатын-кызларга исем китеп кайткан иде. Ничек көннәр буе шушы мохиттә эшләргә була?! Нечкә күңелле, мөлаем, ягымлы туташлар, ханымнар монда ничек эшли?
Бу хакта милләттәшебез, әлеге колониядә тәрбия эшләре һәм кадрлар буенча җитәкче урынбасары булып эшләүче Эльвира Альберт кызы Мәгъсүмова белән шушы хакта әңгәмә кордык.

— Эльвира, бу өлкәдә ничек эшли башладыгыз?
— Минем әтием дә, икетуган апам да Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте системасында эшләделәр. Мәктәптә, техникумда укыганда еш кына апа хисапчы булып эшләгән колониягә килеп йөрдем. Ул бервакыт: “Укып чыккач, үзең дә безгә эшкә килерсең”, — диде. Шулчак мин катгый гына: “Мин беркайчан да колониядә эшләмәячәкмен”, — дидем. Хәзер дә гаиләдә бу сүзләрне еш искә төшерәләр, чөнки мин әлеге системада 2004 елдан бирле эшлим. Сарапул авиация техникумын тәмамлаганнан соң, апа үзе янына эшкә чакырды. Мин биредәге кадрлар бүлегендә эшләп карарга булдым. Биш елдан артык эшләдем. Аннан Сарапулда хатын-кызлар өчен тикшерү изоляторы ачылды (хәзер ул ябылды), мине шунда эшләргә чакырдылар. 2009 елда хәрби звание алып, өлкән инспектор булып эшли башладым. 2012-2015нче елларда кадрлар бүлеге җитәкчесе булдым. 2015 елда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе миңа Сарапулдагы хатын-кызлар колониясендә кадрлар белән эшләү һәм тоткыннар белән тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары эшен тәкъдим иттеләр. Шул көннән башлап, 12нче колониягә эләккән хатын-кызлар белән дә, биредә хезмәт итүчеләр белән дә кулга-кул тотынышып эшли башладык.

— Сезнең бүгенге эшегез нидән гыйбарәт?
— Бүгенге эшем кадрлар бүлегендә эшләүдән аерыла, әлбәттә. Хәзер миңа күбрәк ирекләреннән мәхрүм ителгән хатын-кызлар янында булырга, аларга төрле ярдәм күрсәтергә туры килә. Күп очракта аларның моң-зарларын тыңлап, психологик ярдәм итәм. Мәсәлән, бер ханым 5 ел колониядә булганнан соң, яшүсмер кызы белән ничек мөнәсәбәтләрен җайларга дип, бик кайгырды, нишләргә белмәде. Без әни белән баланы якынайтып, үзара уртак тел табарга булыштык. Күп очракта, иреккә чыгар вакыт җиткәч, алар югалып калалар. Беркемгә дә сер түгел: “утырып чыккан” тамгасы гомер буе озата килә, тормышта үзеңнең лаеклы урыныңны табарга комачаулый. Шуңа күрә дә иреккә чыккан хатын-кызлар җәмгыять аларны кабул итмәгәнлектән, тирә-юньдәгеләрнең кырын карашын тоеп яши алмаганга, якыннары белән аралар суынганга кабат җинаять юлына басарга мөмкин. Бу хәлләр булмасын өчен без һәркөнне колониядәге хатын-кызлар белән тәрбия эшләре алып барабыз.

— Бүгенге көндә колониядә эшләүчеләр арасында яшь кенә кызлар бик күп. Яшьләр мондый авыр шартларга түзәме? Бер-ике ай эшләп, китү ягын карамыйлармы?
— Чыннан да, соңгы елларда безнең коллектив сизелерлек яшәрде. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә яшьләр килә. Биредә эшләүнең үз шартлары бар. Бары тик аларга яраклашырга, физик һәм рухи яктан нык булырга кирәк. Характеры йомшаклар бу эштә озак эшли алмый. Колониядә эшләүче кызларның күбесе җәйге эсседә дә, кышкы суыкларда да урамда басып тора: тәртип саклый, тоткыннарны бер урыннан икенче урынга озата. Биредә хезмәт итүче төрле җинаять кылучылар белән дөрес әңгәмә кора белергә, гомумән, психологияне яхшы белергә тиеш. Эш бик авыр, әлбәттә. Юкка гына дәүләт бер ел эшләгән вакытны ел ярым дип санамый инде.

— Эльвира, “Беркайчан да колониядә эшләмәячәкмен” дигән сүзләрегезгә үзегез үк каршы төшеп, бу системада инде озак еллар эшләвегезгә үкенмисезме?
— Әлбәттә, юк. Үземне мәҗбүр итеп килмәдем мин бу өлкәгә. Күңел тартты, әти дә, апам да эшләгәч, минем дә хезмәт юлым аларның лаеклы хезмәт юлына килеп тоташуына шатмын. Миңа эшем бик ошый, күңелемә хуш килгән эшне таптым, дип уйлыйм. Һөнәр сайлаганда, эш эзләгәндә йөрәкне тыңларга кирәк, ул дөрес юл күрсәтер.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә шушы авыр эшегездә уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.

Гүзәл Шакирова.