Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Александр Бречалов: «Уңышлар күп, ләкин хаталарны тану да мөһим»
26.03.2020

Александр Бречалов: «Уңышлар күп, ләкин хаталарны тану да мөһим»

Республика Башлыгы Александр Бречалов 25 мартта Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында еллык хисап чыгышын ясады. Ул юл тармагында уңышларның шактый булуына, әмма бу өлкәдә хаталар һәм җитешсезлекләрнең дә күплегенә басым ясады һәм аларны тануның мөһимлеген билгеләп үтте.

Юлларның начар булуында кем гаепле?

2020 елның язгы-кышкы чорында күп кенә урыннарда юл катламы җимерелгән. Әмма монда һава торышы гына гаепле түгел. Җылы кыш һәм иртә яз бу өлкәдә булган проблемаларга күзне генә ачты. Беренчедән, күп юлларга бер катлам асфальт кына салынган. Ижауда гына да мондый 55 юл участогы бар. Икенчедән, юллар кыш көне сыйфатсыз чистартылган. Карны вакытында чыгармаганда, юлда су тора һәм вак чатнаулар барлыкка килә. Өченчедән – эш начар планлаштырыла. Мәсәлән, узган ел кызу эш вакытында подрядчы оешма юл өслеген кырдырып алганнан соң, материалы булмау сәбәпле, 16 объектта эшен ике атнага туктатты. Нәтиҗәдә, әлеге участокта юлларның нигезе зыян күрде. Әлеге проблеманы хәл итү өчен конкурс процедураларын алдан үткәрергә кирәк. Ул вакытта материаллар сатып алу һәм аларны тиешле күләмдә әзерләү өчен вакыт җитәрлек калачак.
Шулай ук юлларны төзекләндергәндә, аның куркынычсызлыгы турында да уйларга кирәк. Ремонтлау вакытында ук светофорлар, тиешле юл тамгалары кую, яктылыкны кайгырту мөһим. Удмуртия Республикасы икенче ел рәттән Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча илдә лидерлар рәтендә. Юлларга карасаң, бу лидерлыкның чын булуына ышанасы килми. Тик шулай да башка республикалар белән чагыштырганда алай ук зарланырлык та түгел. Алдагысын күз күрер…