Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бер мизгелдә үзгәргән гомер
8.04.2020

Бер мизгелдә үзгәргән гомер

2018 елның 14 гыйнвары. Балезино-Ижау юлы. Тын гына кар ява, юл өстенә җепшек кар сырыла, күз күреме начар. Дамир үз машинасында кызын кышкы ял лагереннан алып кайта. Кинәт кенә тәгәрмәчләр тыңламыйча, машинаны болгый башлый. Дамир рульне ныклап тотып, һәлакәтне булдырмаска тырыша. Ләкин машина аңа буйсынмый һәм каршыга килүче “Нива” машинасына килеп бәрелә.

Шул мизгелдән Дамир Марс улы Мөхетдиновның гомере бөтенләй икенче якка үзгәрә. Мин аның тормышын социаль челтәрләр аша елдан артык күзәтеп барам. Ул авариядән соң тернәкләнүенең һәр көнен яза, үзенең уңышлары белән уртаклаша. Аларны укыгач, минем аның белән күрешеп сөйләшәсем килде. Илдәге, республикадагы хәлләрне исәпкә алганда (үзизоляция режимында яшибез), әлбәттә, бу мөмкин эш түгел иде. Ләкин без Дамир белән скайп аша аралаштык. Марс һәм Әлфирә Мөхетдиновлар гаиләсендә өченче малай булып дөньяга килгән Дамир мәктәпне дә, университетны да гел яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Программист, уңышлы сатучы, маркетолог, актив тормыш алып барган күп кенә проектларның җитәкчесе Дамирның киләчәге дә матур, якты һәм уңышлы булырга тиеш иде кебек… Аңа 34 яшь, ике кызы, бер улы үсеп килә. Олы кызы Лизага — 17, уртанчы кызы Дианага — 7, улы Радамирга — 1 яшь ярым. Аның тормышын китап итеп язарлык. Дамир тыныч кына тәфсилләп сөйләде, ә мин экранның икенче ягында күз яшьләремне чак тыеп, көчлелегенә сокланып, аны тыңладым.

— Әлеге һәлакәт, күрәсең, минем язмышыма алдан ук язылып куелган булгандыр. Чөнки бу хәлне башкача аңлата алмыйм. Юлда бару тизлеге сәгатенә 50-60 км, куркынычсызлык каешы да эләктергән иде. Тик кинәт, каеш ычкынып китеп, башым белән бәрелдем. Башта хәлнең никадәр авыр икәнен аңлап бетермәдем, янымда утырган кызымны тынычландырырга тырыштым. “Әниеңә шалтырат, бар да яхшы дип әйт”, — дидем аңа. Шул арада юлдагы машиналар туктап, миңа ярдәм итәргә ашыктылар, мине машинадан тартып чыгарырга теләделәр. Тик мин табиблар килгәнче тимәскә куштым. Бу мизгелдә минем бер җирем дә авыртмый иде. Сезнең төштә кычкырасы килеп, йөгерәсе, кул-аяклар белән кизәнәсе килгәндә, тәнегезнең тыңламаган вакытлары булдымы?! Менә нәкъ шушы хисләрне кичердем ул вакытта. Бер җир дә авыртмый, ләкин куллар, аяклар мине тыңламый, муен башны тотмый… Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, аңымны да югалтканмын. Шифаханәгә алып кайтып, табибларның реанимациядә минем гомер өчен көрәшүләрен бераз гына хәтерлим.

— Кызыгызның хәле ничек иде?

— Лиза бу һәлакәттә зыян күрмәде, дисәм дә була. Аның бераз күкрәге бәрелгән иде. Ә минем каеш кинәт ычкынып китү сәбәпле, муеным һәм умыртка сөягем 3 җирдән сынган иде. Бәрелгәннән соң мин бер генә секунд та үзем турында уйламадым, бары тик кызымның хәле борчыды. Реанимация вакытында да әллә ничә тапкыр “Кызым кая?” — дип кычкырганмын. Табиблар миңа операция ясаганнан соң 13 көн узгач, умыртка сөягенең күчүен күрделәр һәм яңадан операция ясарга мәҗбүр булдылар.

— Дамир, диагнозыңны ишетү синең өчен бик авыр булгандыр. Моны ничек кабул иттең? Синең янда кемнәр булды?

— Миңа операция ясаган табиб: “Син йөри алмаячаксың”, — диде. Ул вакытта беренчедән, мин бу хәлнең кызым белән түгел, минем белән булганына сөенсәм, икенчедән, тормышымның төптән үзгәрүен аңладым. Мин дәваланып, хастаханәдә ятканда мондый хәлдәге күпме кешене алып килделәр?! Ә миңа кадәр андыйлар күпме булган? Бүгенге көндә 4 стена арасында үз-үзләренә бикләнеп ятучы инвалидлар әз дисезме әллә? Бер ай эчендә минем йөрәк 6 тапкыр туктады. “Ходаем, нигә мине бу халәттә калдырдың? Алып китсәң, тормыш иптәшемә дә, балаларыма да җиңелрәк булыр иде?” – дип елаган чаклар да булды. Мин аңыма килгәндә, янымда тормыш иптәшем Марина иде. Ул вакытта Марина күкрәк астында өченче сабыебызны йөртә иде. Аңа бары тик уңай хис-кичерешләр, тынычлап йоклау һәм дөрес туклану гына кирәк иде дә, юкса. Язмыш булгач, күрәсен күрми китмисең диләр бит. Мин аның өчен тагын бер мәшәкать булдым. Чөнки миңа һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәк иде. Сулавым да мөстәкыйль түгел, селкенә дә алмыйм. Һәр ике сәгать саен бер яктан икенче якка әйләндереп тору, кашыктан ашату дисеңме – боларның барысы да тормыш иптәшем җилкәсенә төште. Җитмәсә, ике баланы да тәрбиялисе, укытасы бар. Мин Маринага чиксез рәхмәтлемен. Шушы авыр вакытта миннән баш тартмыйча, ел ярым селкенми диярлек яткан җиремнән бүгенге халәтемә китергән өчен аңа һәйкәл куяр идем. Хәзер мин алар хакына яшәргә, гаиләмне тәэмин итәргә, балаларымны аякка бастырырга тиеш.

— Авариягә кадәр булган эшләреңне, проектларыңны ничек дәвам иттең?

— Бу хәлләргә кадәр мин актив тормыш алып бардым. Төрле тренингларда, курсларда белем алып, маркетинг серләренә, социаль челтәрләрдә реклама белән шөгыльләндем, төркемнәр алып бардым. Кызыклы тоелган һәр эшне, кирәксә-кирәкмәсә дә, эшләп карый идем. Ә хәзер нәтиҗәлерәк эшли башладым. Операциядән соң ярты ел бармаклар селкенмәде. Мин әйтеп торып, тормыш иптәшем яза иде социаль челтәрләрдә. Аннан 1 бармагым селкенә башлагач, компьютер «тычканы»на басып, үзем эшли башладым. Минем өчен бу бик зур бәхет булды. Элек бер бармак белән бөтен эшне эшләп була дисәләр, ышанмас идем. Авариядән соң ел ярым узгач, утыра башладым. “Ходай мине юкка гына калдырмагандыр. Димәк, эшләнеп бетмәгән эшләрем бар бу дөньяда. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк”, — дип, тормышның бугазына ныклап ябыштым. Озак кына вакыт битараф булмаган кешеләрнең ярдәм итеп җибәргән хәйрия акчаларына яшәсәк, хәзер инде гаиләмне үзем тәэмин итәм.

— Ижауда кипкән җимеш һәм төрле чикләвекләр җыелмалары сату эшен башлап җибәргәнеңне беләм. Әле җитмәсә, экологик чиста савытка салып, өйгә кадәр китереп тә бирәсез икән.

— Әйе, бу минем “Орех бобру” дигән проектым. Аллага шөкер, уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә дистәләгән төрле җимеш һәм чикләвекләрне чистартып, юып, киптереп, экотартмаларга салып сатабыз. Бу проектны эшләтеп җибәрү өчен мин бер бармак белән логотип ясадым, барлык текстларны үзем яздым, реклама кампаниясен әзерләдем. Әлегә эшем алга бара. Максатым – яңа коляс­кага акча җыю. Ул бер машина бәясе тора, әлбәттә. Ләкин коляскамны алыштырсам, мин ешрак өйдән чыгып йөри алыр идем, хәтта өй эчендә коляскада йөрергә булыр иде. Әлегә мин үз бүлмәмнән чыга алмыйм дисәм дә була. Чөнки бу коляс­кам зур, фатир эчендә йөреп булмый, ванна бүлмәсенә дә сыймый. Тәрбиям шундыйдыр инде, мин бик оялчан кеше. Кемнәндер нидер сорау – минем өчен ят күренеш. Миңа үзем эшләп тапкан акча кадерле. Әйе, авариядән соң миңа күпләр ярдәм кулы сузды, мин аларның һәрберсенә рәхмәтле. Ләкин хәзер үзем тырышырга тиеш. Бу тормышта үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшәү – зур бәхет. Мин шәһәребез эшмәкәрләрен берләштереп, тагын бер проект ачып җибәрдем. “Банка огурцов” дип атала ул. Бизнесны үстерү, реклама белән эшләү өлкәсендә тупланган белемемне эшмәкәрләр белән уртаклашам. Бу проектымны акча эшләү максаты белән түгел, ә кеше арасына чыгу, җәмгыятьтә кирәкле кеше булу өчен ачып җибәрдем.

— Дамир, кызларыңның гади мәктәптә укымаганын беләм. Бераз сөйләп кит әле.

— Өлкән кызыбыз Лиза бик мөстәкыйль. Инде 3 ел мәктәпкә йөрмичә өйдә үзлегеннән белем ала. Мәктәпкә бары тик мөстәкыйль, контроль эшләр, имтиханнар бирергә генә йөри. Хәзер бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Уртанчы кызыбыз Диана шәхси “Монтессори” мәктәбенең 1нче сыйныфында укый. Анда бары тик 5 кенә укучы. “Ни өчен?” дигән сорауга: “Белем бирү системасы ошамый. Сыйныфтагы 25-30 укучыга 45 минут эчендә өстән кушыл­ган китаплар буенча белем бирү һәр баланың үзенчәлеген, мөмкинлеген бәяләргә комачаулый”, — дип җавап бирер идем. Шуңа күрә без тормыш иптәшем белән альтернатив юллар эзлибез. Балаларга бу тормышта юлны үзләренә сайларга мөмкинлек бирәбез, аларга ярдәм итәбез. Ә гади мәктәптә укыган очракта бала ярты көнгә югала, аннан ярты көнен дәресләргә әзерләнеп уздыра, 45 минут эчендә алырга җитешмәгән белемне үзе эзли…

… Әңгәмәбез озакка сузылды. Дамир – искиткеч көчле рухлы, тәвәккәл, зур йөрәкле кеше, хәтта экранның теге ягыннан да аның уңай энергетикасы сизелә. Тормышта мондый кешеләр белән аралашу бер генә тапкыр бирелгән гомернең кадерен белергә өйрәтә. Кыенлыклар килсә дә, Дамир кебекләрне искә төшереп, алар узган сукмакларга борылып карыйсың һәм авырлыкларны җиңәргә, тез чүкмәскә үзеңдә көч табасың.

Гүзәл Шакирова.