Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Эшмәкәрләр эшләргә өйрәнәләр
19.06.2019

Эшмәкәрләр эшләргә өйрәнәләр

18 июньдә Удмуртиядә төбәкнең кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен бизнес-акселератор агымы старт алды. Әлеге программа «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
«Удмуртия Республикасын үстерү корпорациясе» директоры Константин Сунцов: «29 июньдә без бизнес-акселераторның беренче агымын төгәллибез. Аны беренче мартта эшләтеп җибәргәч, без керемне ким дигәндә ике тапкыр арттыруны максат итеп куйдык. Бүген без кайбер оешмаларда үсешне 200%тан артык күзәтәбез, 29 компания 30% үсеш күрсәткән, 30дан артык компания масштаблы карар кабул иткән. Боларга акселераторда алган белемнәрдән, тәҗрибәдән башка ирешеп булмас иде”, — ди. Бу юлы укуларда 107 предприятие катнаша. Бу — 2018 елда Удмуртия территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре. Аларны өч ай уку, сигез гамәли сессия, бизнесны үстерү буенча практик биремнәр, экспертларның шәхси консультацияләре, илнең эре предприятиеләренә ике стажировка көтә. Бизнес-акселераторда уку бушлай.