Автор: Рилия Закирова

Сынау өстенә сынау

Һәр кеше өчен олы тормышта үз юлын табу зур сынау булып тора. Әгәр яшүсмер янында терәк булырдай әти-әни булмаса, бу — икеләтә сынау. Балалар йортларыннан чыгарылган 15-16 яшьлек яшүсмерләр мөстәкыйль тормышка бөтенләй әзер булмыйча аяк басалар һәм нәтиҗәдә күбесе үз юлларын таба алмыйлар. Шушы көннәрдә “Регионның матбугат һәм белем бирү сыйфатын бәяләү” үзәгендә узган түгәрәк…

02.08.2017 ел
Уңышка ирешим дисәң…

29нчы июньдә Ижау шәһәренең 17нче мәктәп лагеренда балалар белән “Аҗаган” хәрби-патриотик уены узды. Аны Ижау Шәһәр думасы каршындагы Яшьләр парламенты, “Бердәм Россия” партиясенең “Локомотивное” башлангыч оешмасы активистлары оештырды. Балаларга 22нче июньнең тарихи дата булуы хакында аңлатканнан соң, укучылар, командаларга бүленеп, төрле сынаулар үттеләр: вакытка противогаз киделәр, “яралы сугышчы”ны “яу кыры”ннан алып чыктылар, граната аттылар һ.б….

12.07.2017 ел
Сакланганны Ходай саклар

Агымдагы елның 17 июнендә 4 яшьлек малай дүртенче каттан егылып төшкән. Әти-әнисе кунаклар белән булганда, күрше бүлмәдәге тәрәзәнең москит рәшәткәсенә тотынган. Рәшәткә малайның авырлыгын күтәрә алмаган. Шул ук көнне кичке тугызда ике яшьлек бала әти-әнисеннән башка гына икенче бүлмәдә уйнап утырган. Уйнаганда, тәрәзәнең москит рәшәткәсенә тотынган. Ул да икенче каттан егылып төшкән. Бүгенге көндә ике…

28.06.2017 ел
Татарлыкны саклыйлар

Кайсы гына төбәккә барсак та, мәктәп тормышы, татар теле һәм әдәбияты дәресләре, укучыларның уңышлары турында кызыксынмыйча калмыйбыз. Юкамен районы Засековога сәяхәткә баргач та, мәктәптә булдык.

14.06.2017 ел
40 ел сәламәтлек сагында

Сәламәтлектән дә зур байлык юк. Тик ул бәллүр савыт кебек уалырга гына тора. Шул чагында безгә ярдәм кулын сузучы, үлемнән алып калучы, кабат аякка бастыручы изге кешеләр — табиблар. Удмуртиянең атказанган медицина хезмәткәре Флүрә Мансур кызы Хөсниева 40 ел гомерен башкаларның сәламәтлеген саклауга багышлаган табиб. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул бүгенге көндә дә Ижау шәһәренең…

14.06.2017 ел
Сыерчыклар үз иткән авыл

 Юкамен районының Починки, Палагай, Тегермән авылларында булганым бар иде инде. Ә менә Засеково авылына барып чыгарга Фәридә апа Биксентаеваның редакциягә юллаган хаты этәрде. Иң элек хатның эчтәлеге белән танышып китик әле.

07.06.2017 ел
Туган телем — иркә гөлем

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе инде өченче ел Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Елдан-ел аның географиясе киңәя, ә темасы үзгәреп тора. Быел Удмуртиянең Можга, Кизнер, Балезино районнарыннан, Ижау шәһәренең 10нчы һәм 6нчы гимназия укучылары актив катнаштылар. Фестивальгә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры килеп кушылып, аның эчтәлеген тагын да…

26.04.2017 ел
Тагын бер җиңү

Татарстан Республикасы җитәкчелеге татар теле укытучыларына үсәргә, тәҗрибә тупларга, үзләрен сынап карарга бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Мондый чаралардан чит төбәктә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары да читтә калмыйлар.

12.04.2017 ел
Бакчада — “Түгәрәк уен”

Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы шәһәр һәм республиканың эксперимент мәйданчыгы булып тора. Анда елга берничә тапкыр шәһәрнең һәм республиканың милли төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләргә ачык дәресләр, семинарлар оештырыла.

12.04.2017 ел
Татар теле комачауламый

Газетабызның 8нче санында Удмуртия татарларының милли-мә­дәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллинның Ижау шәһәренең 12нче һәм 55нче мәктәпләрендә булуларын, быелгы беренче сыйныфка баручы балаларның күпмесе татар булулары белән кызыксынып кайтулары хакында хәбәр иткән идек инде. Очрашу вакытында 55нче мәктәп директоры Ольга Сиунова мәктәптә милли чара оештырырга кирәклеген әйткәч, беренче сыйныфка…

16.03.2017 ел