Автор: Рәмзия Габбасова

Республиканың беренче Президенты вафат

Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов, Александр Волков вафат булу сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының, республика халкының тирән кайгысын уртаклашты.

25.05.2017 ел
Эчәр суыбыз чистамы?

Соңгы вакытта без «экология» дигән сүзне көннән-көн ешрак кабатлый башладык. Нәрсә соң ул экология? Үз эшчәнлегебез, кылган гамәлебез белән, өйдә, эш урынында үзебезне чолгап алган табигый мохиткә нинди йогынты ясавыбыз турында уйлыйбызмы?

09.02.2017 ел
Табигать гаепле түгел

Күптән мондый кыш күргән юк иде. Быел кыш кышка ошады — кары да явып тора, салкыны да җитәрлек. Мондый кыш кемдер өчен шатлык булса, шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгына зур сынау булып тора.

19.01.2017 ел
Рәхмәт яусын!

“Яңарыш” газетасы 2017 елда да “Россия прессасының алтын фонды” дигән исемне йөртергә лаек дип табылды. “Яңарыш” россиякүләм бәйгедә катнашып, 217 газета арасында җиңү яулады.

12.01.2017 ел
Халыкка хезмәт итик

Быелгы көз иҗтимагый тормыш юбилейларына бай булды. Татар иҗтимагый үзәгенә — 25, “Иман” татар яшьләре берлегенә — 20, “Очрашу” радиотапшыруына — 25, Удмуртия Диния нәзарәтенә 20 ел тулды.

20.11.2014 ел
Бала өчен ата-ана җаваплы

Май аенда Удмуртиядә тәрәзәдән егылып төшеп 3 баланың (Ижауның Гагарин урамындагы йортның бишенче катыннан — ике яшьлек бала, Барышников урамындагы йортның җиденче катыннан — өч яшьлек бала, Глазов шәһәрендә икенче каттан — бер яшьлек бала) гомере өзелү тетрәндерә дә, уйландыра да.

28.05.2014 ел
Сораулар күп. Барсына да кул җитәрме?

Удмуртиядә Татар иҗтимагый үзәге оешканга быел 25 ел тулачак. Февраль аенда һәр елны Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең Пленумын уздыру матур бер традициягә әверелде. Быел Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан — 22 февральдә “Халыклар Дуслыгы йорты”нда ХХVI Пленум узды.

26.02.2014 ел
Без — бергә

Соңгы елларда матбугатның киләчәге турында бәхәсләрне еш ишетергә туры килә. Төрле җаваплар яңгырый. Киләчәккә ышаныч белән караучылар булса да, күпчелек җаваплар, кызганычка каршы, күңелне юатырлык түгел. Шулай булуга карамастан, “Яңарыш”, Аллага шөкер, үсеш юлында. Моны элекке уңышларны санап тормыйча, агымдагы елдагы мактауга лаеклы адымнарыбызны телгә алганда да күрергә була. Мәсәлән, февраль аенда Россия регионнарында татар…

12.12.2013 ел
Безнең белән калыгыз!

Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә көзләр дип җырланганча, барлык матбугат чаралары әле кайчан гына 2013 ел өчен, икенче яртыеллык өчен газетага яздыру мәшәкатьләре белән янып яшәгән иде. Инде алда 2014 ел өчен матбугатка язылу кампаниясе тора.

15.08.2013 ел