Автор: Гүзәл Шакирова

Нәтиҗәле очрашу

18нче сентябрьдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловның инаугурация тантанасында Татарстанның премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразыев та катнашты.

20.09.2017 ел
Камбаркада милләттәшләребез ничек яши?

15нче сентябрь көнне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова, “Минем Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салихова, оператор Василий Хохряков һәм мин Камбарка районында сәфәрдә булып кайттык.

20.09.2017 ел
Сөйкемле сөяге бар

Апрель аеннан бирле мин якташларымны эзлим, ләкин әлегә алар 4-5 кенә, шулай булса да өметемне өзмим. Үземнең Мөслим, Чаллы, Минзәлә хәлләрен яктырткан язмаларым чыкты, чиратта – Сарман яклары иде.

20.09.2017 ел
Батырлыкны һәркем кыла аламы?

Удмуртиядә старт алган «Остазлар» республикакүләм проекты кысаларында Ижау шәһәренең Балаларны җәмгыятьтән вакытлыча аерып тору үзәгендә «Батырлык дәресе» узды. Аны Эчке эшләр министрлыгының наркотикларга каршы көрәш өчен оештырылган «Гром» махсус отряд командиры Денис Зарецкий алып барды.

20.09.2017 ел
Әлфирә апабыз

Конкурс! «Туган авылым»

20.09.2017 ел
Миңгол Галиев: «Моң һәм дин милләтне саклый»

17нче сентябрьдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Спартак” халык иҗаты йорты, “Яңарыш” газетасы редакциясе мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме уздырды. Бәйрәмдә Кияс районыннан, Сарапул, Воткинск, Ижау шәһәрләреннән, Татарстанның Әгерҗе районы Аккуҗа авылыннан мөнәҗәт әйтүчеләр катнаштылар. Удмуртия Диния назәрәте Идарәсенең Президиумы әгъзасы, Ижау Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең профессиональ мәгариф системасының мактаулы…

20.09.2017 ел
Дару урынына — таяклар

Августның соңгы шимбәсендә Ижауның Киров исемендәге паркында беренче тапкыр скандинавия йөреше буенча Халыкара фес­тиваль узды. Әлеге йөреш хәйрия чарасы буларак, онкология авырулы балаларга ярдәм итү йөзеннән узды. Йөрештә катнашучылардан җыелган сумма бик үк зур булмаса да, авыру балаларга бераз гына булса да ярдәм булып барып ирешкәндер.

20.09.2017 ел
Татар булып калыйк!

Күптән түгел “Идел” татар яшьләре үзәге оештырган XXVII Татар яшьләре көннәре булып узды. Бу чарада Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 150 делегат катнаш­ты. Удмуртиядән 7 делегат әлеге мөһим чарага бару бәхетенә иреште.

20.09.2017 ел
Яратырга хакым бар…

Эштән кайтып ишекне бикләргә өлгермәде, ишекне кемдер тыштан тарта башла­ды. Нишләргә белмичә азрак икеләнеп торгач, ачарга булды Гөлназ. Ачып җибәрүе булды, ишеккә сөялеп торган таныш түгел кеше килеп тә кер­де. Алама киемле, сакал-мыек баскан бу кешене күреп кур­кып калган Гөлназ, бүлмәдән чыгып китеп, күршеләрен ча­кырырга теләде. Тик ул ишеккә таба бара башлагач, ир кеше ишекне…

14.09.2017 ел