Автор: Гөлнара Вәлиева

Гомерен үлмәс җыр итте

Кеше китә — җыры кала. Язмыш дими, ни дисең, Хәния Фәрхи Әлфия Авзалованың үлеменә 40 көн тулган көнне вафат булды. Татар дөньясына кайгы килде. Чын мәгънәсендә халык артисткасы булган Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр милләтен, татар җырын, моңын сөйгән һәркемне тетрәндерде. Хәния Фәрхине заманча эстраданың әнисе дип әйтергә була иде, һәм бу сүзне берәү дә…

02.08.2017 ел
Кулларыннан гөлләр тама

Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Җырчыларга игътибар иткәнегез бардыр: хәзерге вакытта аларның күпчелеге сәхнәгә ялтырап торган, күз явын алырдай матур, төрледән-төрле асылташлы, энҗе-мәрҗәннәрдән ясалган таҗлар, алкалар тагып чыгалар. Җырчылар аларны кайдан ала дисезме? Аларны тумышы белән Әгерҗе районыннан, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Динара Даутова үз куллары белән…

02.08.2017 ел
Вәсилә Хәкимова: «Кеше гомеренең асылы — киләчәк өчен изге эшләр кылу»

Университетта белем биргән укытучыларымның иң якыны Вәсилә Харис кызы Хәкимова иде. Хәзер дә газетада эшләү дәверендә аның белән еш очрашырга, аралашырга туры килә. Ул 2 дистәдән артык гомерен Удмуртиядә студентларга татар телен укытуга ба­гышлаган, милләт дип янып-көеп йөрүче шәхес булса да, аның белән әңгәмә корган юк иде. Уку елы ахырына якынлашканда, Ижау педагогия көллиятендә аның…

25.05.2017 ел
Авыл хуҗалыгында эшнең кызган чоры

25 апрельдә Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Прохоров журналистлар белән очрашты.

26.04.2017 ел
Фәрит Мәндиев: «Мал табибы булырга уемда да юк иде»

Эш буенча Россельхознадзорга баргач, анда да җитәкче урыннарда милләттәшләрем булуына сокланып кайткан идем. Икенче баруымда Россельхознадзор идарәсенең җитәкче урынбасары Фәрит Шамил улы Мәндиев белән якыннан танышырга да насыйп булды. Мал-туар авыруларын диагностикалау, йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү, алынган продукциянең хәвефсезлеген тәэмин итү — болар барысы да аның җилкәсендә. Әңгәмәбезне сезгә тәкъдим итәбез.

20.04.2017 ел
Сулаган һава өчен дә түләргә кирәк булмасмы?

1нче июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 5,6 процентка артачак.

12.04.2017 ел
Үз эшенең остасы

Һәркөнне балалар бакчасында безне тәрбияче белән беррәттән тәрбияче ярдәмчесе Гөлнара Леонид кызы Дубницкая елмаеп каршы ала. Балалар да аны икенче әниләре кебек якын күреп, кочаклап алалар. Ул да аларны кочаклап, хәл-әхвәлләрен сораша. Эш сәгате җиткәнен дә көтми эшенә ашкынып килә, яратып хезмәт куя Гөлнара ханым Ижау шәһәренең Индустриаль районында урнашкан 279нчы балалар бакчасында.

09.02.2017 ел
27 ноябрь — Әниләр көне

Эльвира Закирова (Иж-Бубый авылы)

23.11.2016 ел
Хыялсыз кеше — канатсыз кош

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән чагында танышырга туры килде әлеге егет белән. Рамил безнең балалар бакчасына медбрат булып эшкә урнашты. Балалар бакчасына ир-егетләр эшкә килү — бу бик сирәк күренеш. Шунлыктан Рамил Илфар улы Имаметдинов белән кызыксынуым артты. Аның белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

17.11.2016 ел
Ижауда Үзәк мәчет ачылды

Мәчет ачу тантанасын Фаиз хәзрәт Коръәни–кәримне укып башлап җибәрде. Бәйрәмнең кунагы Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең тәбрикләүдән башланган тирән эчтәлекле вәгазен һәркем йотлыгып тыңлады. Ул: “Газиз кардәшләрем! Чын күңелдән зур бәйрәм — мәчет ачылу тантанасы белән котлыйм. Удмуртия башкаласы Ижауда мәчет төзүдә хезмәтләре белән дә, кылган гамәлләре белән ярдәм итүчеләргә әҗер савапларын күрергә насыйп булсын. Илләребезгә тынычлык,…

18.08.2016 ел