Автор: Гөлфидә Мәрданова

Якташыбыз белән горурланам

Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле тормышка ямь өсти торган ачышлар булуын барыбыз да яхшы беләбез. Шулар арасында көзге ясау бик җитди һәм әһәмиятле ачыш булып, тора. Бу һөнәрнең тарихы да игътибарга лаек. Билгеле булганча, көзге ролен башта җыелып торган су үтәгән. Бу очракта суның тонык булуы шарт булган. Борынгы заманнарда Урта диңгез ярында яшәүче бай…

07.06.2017 ел
Туган як тарихын өйрәнүчеләр җыены

24-25 мартта Казанда I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены булып узды. Аның эшендә Россиянең 50 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан делегетлар катнашты. Безнең республикадан бу җыенга 4 делегат — Резидә Әхмәтвәлиева, Илмир Касимов, Диана Касимова һәм мин бардык. Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты — Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасын төзү. Килгән делегатларның барысы да…

06.04.2017 ел
Дорфа һәм явыз балалар кайда тәрбияләнә?

“Россия-1” телеканалында беренче сыйныфта шикәр чире белән авырган укучы малайның инсулин белән тутырылган шприцын талап алып, икенче бер балага кадаганлыгын сөйләделәр. Ярый әле баланы саклап кала алганнар, күбрәк доза керсә, ул үләргә дә мөмкин булган. Яр поселогында 5 яшьлек бала әбисен диваннан этеп төшереп, кулын сындырган. Ижауда рес­публика балаларны дәвалау шифаханәсендә 7 һәм 8 яшьлек…

12.01.2017 ел
Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр көтелә

2016 ел да үтеп бара. 2003 елдан бирле Россиянең мәгариф системасында, Европа илләренә тигезләшергә маташып, күп еллар буе тупланган традицияләр юкка чыкты. Шуларның кайберләренә генә тукталыйк. XX гасырның 30нчы елларында киң колач җәйгән “Кадры решают все!” лозунгы онытылды. 3-5 ел укып алган белгечлек буенча эшләү бетте. Бик күп кенә дип­ломлы белгечләр бөтенләй икенче тармакта эшлиләр.

22.12.2016 ел
Туган якны өйрәнүчеләр бергә җыелды

18 — 20 ноябрь көннәрендә Башкортстанның башкаласы Уфада Бөтендөнья татар конгрессы һәм тугандаш Башкортстанда эшләп килгән “Берлек” мәдәни-агарту оешмасы Бөтенрәсәй татар туган якны өйрәнүчеләр җыенын оештырды.

01.12.2016 ел
Кеше хезмәте белән мактаулы

Мәктәпне тәмамлаган укучыларның күбесе юрист, экономист булырга хыяллана. Тик югары уку йортларын тәмамлап та, үз белгечлеге буенча эш таба алмаучы белгечләр шактый. Шул ук вакытта илебезгә транспорт йөртүчеләр, токарь, фрезеровщик, эретеп ябыштыручы һәм башка һөнәр ияләре кирәк.

19.10.2016 ел
Дус яшәүгә ни җитә!

Кешелек дөньясы гаять куркыныч чор кичерә. Экстремизм дип аталган сәясәт бүгенге көнне дөньяның күп илләренә яный. Нәрсә соң ул экстремизм? Аның тамырлары кайда? Сүзлектә бу сүзгә түбәндәге билгеләмә бирелә: “Экстремизм — латин теленнән “чамадан тыш” дигәнне аңлата. Сәясәттә исә бу — кешенең башка милләт, раса, дин кешеләренә дошманнарча каравын раслый торган төшенчә. Ул үз эченә…

07.07.2016 ел
Балалар турында “кайгырталар”

Кеше тормышында мәктәп гаять зур әһәмияткә ия булганын һәр кеше белә. Мәктәп — икенче гаилә. Укучылар үз тормышларының күп өлешен мәктәптә үткәрәләр. Без, Совет заманы балалары, инде күпме еллар үтсә дә, һаман үзебез укыган мәктәпне зур дулкынлану белән искә алабыз. Башлангыч мәктәптә укыган чактагы парталарга хәтле күз алдында.

30.06.2016 ел
Тарих фәненнән — инша

Бердәм дәүләт имтиханнарын укучылар гына түгел, без — укытучылар да, ата-аналар да дулкынланып, хәтта бераз хәсрәтләнеп көтәбез. “Тарих фәненнән күп укучы имтихан бирә алмады”, — дигән хәбәр бигрәк бәгырьне өзгәли. Сүз мәктәпне берничә ел элек тәмамлаган укучылар турында барса да, безне бүгенге көн проблемалары борчый, чөнки быел да байтак балалар тарих фәне буенча имтихан бирергә…

09.06.2016 ел
Кануннар гына сакламый

Урта гасырда, гомумән, балаларны ач-ялангач калдырмау турындагы кануннарга өстенлек бирелгән. Борынгы Рус дәүләтендә, мәсәлән, XI гасырда Бөек кенәз Ярослав Мудрый тарафыннан кабул ителгән иң беренче кануннар җыентыгы “Русская правда”да түбәндәге матдәләр бар. 94нче маддә: “Әгәр дә гаиләдә ирнең беренче хатыныннан туган балалары була икән, аналарының милек өлеше шушы балаларга күчә. 101 маддәдә: “Ире үлеп, балалары…

02.06.2016 ел