Автор: Эльвира Хуҗина

Милләтнең көче — халык бердәмлегендә!

2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узды. Тарихи чарада илебезнең 73 регионыннан һәм 41 чит илдән килгән 1200дән артык делегат һәм кунаклар, 130дан күбрәк журналистлар катнашты.

09.08.2017 ел
Озын толымлы Алинәбез

Безнең шәһәребез бик зур түгел. Әмма шушы кечкенә генә шәһәребездән бик күп сәләтле яшьләребез үсеп чыга. Алар ерак, зур шәһәрләрдә югары белем алалар, матур киләчәк төзиләр.

06.07.2017 ел
«iВолга»да Удмуртия сынатмады

Быел Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре янында бишенче тапкыр «iВолга» Идел буе федераль округындагы яшьләр форумы узды. Форумга илебезнең 14 төбәгеннән һәм дөньяның 19 иленнән 2000нән артык катнашучылар җыелды. Удмуртия данын үз проектлары белән 75 делегат яклады.

28.06.2017 ел
Александр Бречалов Рамазан гаетендә катнашты

Узган якшәмбедә мөселманнар Рамазан гаетен билгеләп үттеләр. Шәһәребезнең өч мәчетендә дә бу көнне вәгазьләр сөйләнде, бәйрәм намазы укылды.

28.06.2017 ел
Удмуртиядә — ифтарлар

Һәр елдагыча быел да Удмуртиянең мәхәллә булган һәр шәһәр-районнарында ифтарлар гөрли. Аллага шөкер, Рамазан аенда мәчетләребез тулы, авыз ачтырырга теләүчеләр саны да артканнан-арта. Дин кардәшләребез өйләрендә дә ифтар ашлары уздыралар, изге эшләрдә ярышалар. “Монда һәркем бер-берсе белән исәнләшә, һәркем туганнардай кабул ителә. Мәчеттә байлар да, ярлылар да юк — барысы да бертигез. Ифтар ашларында катнашу…

14.06.2017 ел
Сабантуйга бүләк җыйдык

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” редакциясе 23 майда Ленин районының Посадка арты бистәсендә Сабантуйга бүләк җыюны оештырды. Гореф-гадәтне яңартуга быел өченче ел. Алда Рамазан ае булганга, бүләк җыю бераз иртәрәк оештырылды.

31.05.2017 ел
Мәчеттә ярминкә гөрләде

Ижау Җәмигъ мәчетендә 3нче тапкыр хәйрия ярминкәсе үтте. Аны Удмуртия мөфтияте шәһәрнең 97нче мәктәбенең мәчет каршында эшләүче филиалы оештырды. Мөселман сыйныфлары арасында узган әлеге ярминкәдә балалар үзләренең кул эшләрен, үзләре пешергән ризыкларны, үсентеләр саттылар.

31.05.2017 ел
Алексей Загребин: «Удмуртия зур конгресска әзерләнә»

3-6 июль көннәрендә Ижауда Россия антропологларының һәм этнологларының XII конгрессы узачак. Аны Россия Фәннәр академиясе Урал бүлегенең Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты, Удмурт дәүләт университеты, Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты һәм Удмуртия Республикасы Хөкүмәте оештыра. Әлеге конгресс, республикада мәгариф үсеше турында тарих фәннәре докторы, профессор, РФ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Загребин белән…

31.05.2017 ел
Иң булган әбиләр билгеләнде

26 майда Ижау шәһәре зоопаркында “Минем әбием” конкурсына йомгак ясалды. Аны “Известия Удмуртской Республики” газетасы быел 5 нче тапкыр оештырды. Бәйрәмдә катнашучыларны Удмуртия Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Светлана Кривилева, Россия Пенсия фондының Удмуртия буенча җитәкчесе Алексей Бельтюков, “Удмурт Кенеш” ассоциациясе вице-президенты Алексей Серебрянников, Удмуртиянең мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Алексей Воронцов тәбрикләде.

31.05.2017 ел
Үрьякалада — авыл җыены

Балезино районының Үрьякала (Гордино) авылы кайчандыр гөрләп торган авылларның берсе була. Бүген биредә бары 30 гына хуҗалык. Кечкенә генә булса да, биредә һәр урында авылның зур тарихы яшеренгән. Ел саен май аенда авылдашлар үткәннәрне барларга, очрашып хәл-әхвәл белешергә дип, туган нигезләренә әйләнеп кайталар. Авыл җыенын дини йолалар буенча уздыралар.

25.05.2017 ел