Автор: Асия Әхмәдиева

Яхшы пешекче табибка тиң

Җир йөзендә 40 меңләп һөнәр бар, шуларның 6 меңе — иң мөһиме. Тарихка күз салсак, кешеләр 2 төркемгә бүленгәннәр — “затлы” кешеләр, ягъни җәмгыятьнең каймагына һәм аларга хезмәт күрсәтүчеләргә. Моңа пешекче, аяк киеме, өс киеме тегүчеләр, официантлар керә. Аларны әздән генә “булдыксызлар” дип атап йөртмиләр. Ләкин бүгенге көндә пешекче һөнәренә караш тамырдан үзгәрде. Җир шарының…

19.07.2017 ел
Киләчәккә юл — «Иман» аша

Өлкән яшьтәге кешеләр яшьләрдәге кимчелекләрне күреп: “Хәзерге яшьләр начар, аларны замана бозып бетерде”, — дип сөйләргә яраталар. Ә замана бит күктән килеп төшмәгән, ул — без үзебез, безнең яшәешебез. Өлкәннәрдән күргәнне сабыйлар кабатларга тырыша. Ә сабый вакытта өйрәнгәннәр гадәткә керә һәм ул кешегә ияреп, гомер буе янәшәсеннән атлый.

28.06.2017 ел
Ашыгыч ярдәм ашыгыч булырга тиеш

Бүгенге көндә ир-егетләр өйләнеп, үз өсләренә җаваплылык алырга куркалар, шуңа күпләр “граж­данский брак” белән, ягъни законлы төстә язылышмыйча, никах укытмыйча яшиләр. Сарапулда узган елда ЗАГС бүлегендә 462 пар нихакларын законлы төстә теркәгәннәр. Бу алдагы елларга караганда кимрәк. Барлыгы 371 пар аерылышкан. Аерылышуның сәбәпләрен: холыклар туры килмәде, бер-берсен аңламадылар, хыянәт дип аңлаталар.

25.05.2017 ел
Бәйлисе бар йөрәкне…

Хәсән Туфанның шигъри юллары еш искә төшә. Аллага шөкер, бүгенге көндә җитеш тормышта яшибез. Кияргә теләгән киемебез, ашыйсы килгән ризыгыбыз бар. Ләкин акча янчыклары калынайган саен үзебезне бәхетле хис итмибез, киресенчә, күңел тынычлыгы бетә. Җан җылысы җитми, зур дәрәҗәле кешеләрнең дә җаннары туңа, өши. Ни өчен шулай соң? Әйтегез әле, кайчан соңгы тапкыр якын кешеләрегезгә:…

17.05.2017 ел
Утта янмый, суда батмый безнең татар егетләре

Янгыннар һәр гасырда да куркыныч һәлакәт булып санал-ган. Бигрәк тә революциягә кадәрге Россиядә, чөнки шәһәр һәм авыл корылмаларының 90%ы агачтан булган. 1912 елда Санкт-Петербург шәһәрендә нәшер ителгән газетадагы бер мәкаләдә: “Россиянең авыл хуҗалыгы һәр 25 ел саен бөтенләй диярлек янып бетә торган булган”, — диелә.

23.03.2017 ел
Халкым белән горурланам!

4 мартта Сарапул шә­һәренең “Электрон” мә­дәният сараенда “Халкым белән горурланам” исемле Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән концерт узды.

16.03.2017 ел
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Шәһәребездә күп еллар дәвамында “Гвардия” хәрби-патриотик клубы эшләп килә. Аның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте гаять зур. Элек әлеге клуб Гоголь урамы 73 нче йортта урнашкан вакытларда — сугыш һәм хезмәт ветераннары белән балалар очрашуында үземә дә булырга туры килде. Ә хәзер клуб яңа урынга — Азин урамы 26 нчы йортка күчте.

26.01.2017 ел
Ат җене кагылган Алсу

Атлар дөньясы — тылсымга ия үзе бер дөнья. Халкыбыз өчен атның тоткан роле элек-электән зур булган: сугышлар барышында дошманнарга каршы тору, җир эшкәртүдә файдаланганнар.

25.07.2016 ел
Милләтебезнең йөзек кашы

Сарапул шәһәре татар иҗтимагый тормышының башында торган, тынгысыз милләттәшебез — Рифкат Шакиров. 67 яшьлек милләттәшебез — иҗтимагый үзәкнең киңәшчесе, әйдәп баручысы. Абруйлы, эш күрсәткән милләттәшләребезне, эшмәкәрләрне үзәкнең утырышларына чакырып, аларны бергә җыярга ярдәм итә. “Иҗтимагый үзәктән берәр эш кушсалар, ул эшне кичекмәстән намус белән үтим”, — ди ул.

30.06.2016 ел
Сигаево авыл спорт уеннарына әзерләнә

Республикабыз халкы элек-электән спортка гашыйк, данлыклы спортчылары белән лаеклы рәвештә горурлана. Гомумән, хәзер һәркем булдыра алганча сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга тырыша. Үзенең спортка кагылышы булмаган очракта да, илдә, республикада, туган шәһәрендә булган спорт чаралары белән кызыксынып тора.

27.06.2016 ел