Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Армиягә китә егетләр…
11.07.2019

Армиягә китә егетләр…

Россиядә 2019 елның апрелендә башланган язгы чакырылыш кампаниясе, 106 көн дәвам итеп, 15 июльдә тәмамланачак. Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, бу чорда РФ Кораллы Көчләре 135 мең кешегә тулыландырылачак (узган елның көзендә 132,5 мең граждан хәрби хезмәткә чакырылган).
Удмуртия Республикасыннан бу чорда якынча 1200дән артык егет армия сафларына алыначак, дип хәбәр итә Хәрби комиссариат.

Ижау егете Салават Алтынбаевка да уку йортын тәмамлау турында диплом алган көнне — 2 июльдә — хәрби комиссариатка чакыру кәгазе килә. Ул — милли эштә актив катнашучы, бер татар концертын да калдырмыйча йөрүче, “Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе уздырган чараларда беренче булып ярдәмгә килүче, театрда уйнаучы чын татар егете. “Һәр егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш, сау-сәламәт була торып, мин моннан читтә кала алмыйм. Чакыру кәгазе алуны тыныч кына кабул итсәм дә, китәр сәгатьләр килеп җиткән саен, йөрәк ныграк тибә башлады. Якыннарымны, туган йортымны ташлап китү авыр булса да, исән-имин әйләнеп кайтуы җиңелрәк булыр, Алла боерса, дип тынычландырдым үземне. Әти-әниләргә тагын да кыенрак бит, алар аны күрсәтмәскә тырышты”, — дип, юлга төенчек төйнәгән мизгелләрендә кичергән хис-кичерешләре белән уртаклашты Салават. Ул инде Хабаровскига барып җитте.

Ә тагын бер Ижау егете Айрат Гарипов, армиягә барасы килү теләген белдереп, үзе хәрби комиссариатка барган. Шул вакытта аны комиссариат, юллама биреп, йөк машиналары йөртү хокукы бирүче “С” категориясенә укырга җибәрә. 10 июнь көнне хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә Айратка. Гаиләдә алар ике малай, абыйсы Рәфис 2017 елда Саратов шәһәрендә артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан. “Минем дә абый кебек хәрби хезмәттә ныгып кайтасым килә. Теләсә кайсы хәрби частькә эләкмәс өчен, мин комиссариаттан укырга җибәрүләрен сорадым”, — ди Айрат. Бүген ул Вологда өлкәсенең Чебсара шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә хезмәтен башлап җибәрде.
Егетләргә исән-имин хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Гүзәл Шакирова.