Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: «Һәр кешенең фикере мөһим»
22.06.2022

Александр Бречалов: «Һәр кешенең фикере мөһим»

Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Ижауның 3 нче шәһәр хастаханәсендә булып, очрашуда катнашучылар белән аның тирәсен һәм бинаны төзекләндерү турында фикер алыштылар.
3 нче шәһәр хастаханәсендә Ижауның Ленин районында яшәүче 43 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелә.
2022 елның апрелендә хастаханәнең балалар йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонт башланды. Узган гасырның 70 нче елларында төзелгән ике катлы бинада җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары тулысынча алмаштырыла, түбә һәм вентиляция ремонтлана, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куела. Бу эшләргә республика бюджетыннан 22,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Ул гына да түгел, хастаханәгә керү юллары, тротуарлар, олылар өчен поликлиникага керү өлеше дә ремонтка мохтаҗ. «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча без 3 нче шәһәр хастаханәсен ремонтлауга өстәмә 15-16 млн сум акча бүлеп бирәчәкбез. Быел шәһәр хастаханәләрен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 500 млн сумга якын акча бүленеп биреләчәк. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, Грахово, Кизнер, Якшур-Бодья район хастаханәләрендә, Глазов районара хастаханәсендә ремонт эшләре бара. Быел Вавож һәм Балезино район хастаханәләрен төзекләндерү дә планлаштырыла. Чөнки халыктан хастаханәләрдә санузелларның начар торышы турында бик күп хатлар, мөрәҗәгатьләр килә. Бу вак-төяк кебек кенә тоелса да, пациентлар өчен бик мөһим. Шуңа күрә аларны тәртипкә китерергә кирәк», – диде Александр Бречалов очрашу вакытында. Шулай ук Удмуртия Башлыгы Ленин районындагы проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча җәмәгатьчелек һәм активистлар белән «халык чаты» оештырырга тәкъдим итте. Аның составына теләге булган актив кешеләр, шәһәр һәм район хакимияте вәкилләре, шулай ук «Бердәм Россия» фракциясеннән депутатлыкка кандидат Наил Мухамедзянов керәчәк.