Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Миңа тормыш бүләк ит!
17.07.2019

Миңа тормыш бүләк ит!

Россиядә Сәламәтлек саклау министрлыгы, социаль-мәдәни инициативалар фонды белән берлектә, ел саен «Миңа тормыш бүләк ит!» акциясе үткәрелә. Быел көмәнлекне өзүгә каршы (аборт ясауга) оештырылучы бу акция 9-15 июльдә узды. Акция кысаларында Удмуртия табиблары да гаиләдә бала табып үстерү темасына хатын-кызлар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, һәр районда төрле чаралар оештыралар. Бу мәсьәләдә статистика Россиядә, шул исәптән Удмуртиядә дә куанычлы түгел. 2018 елда республикада 16423 бала дөньяга аваз салган булса, 4811 хатын-кыз йөклелекне өздергән. Әлеге темага Ижауның Ленин районында урнашкан 3нче сырхауханәнең хатын-кызлар консультациясе мөдире Наталья Четкарева белән әңгәмә кордык.

— Наталья Владимировна, сезнең сырхауханәгә бала төшертүне сорап килүчеләр саны күпме?
— Удмуртиядә, гомумән, Россиядә дә туучылар саны кими. Йөклелекне өздерү саны кимесә дә, саннар сөендерерлек түгел. 2019 елның 6 ае нәтиҗәләренә күз салсак, безнең сырхауханәгә 43 хатын-кыз йөклелекне өздерү максаты белән мөрәҗәгать иттеләр. Бала төшертергә килгән һәр хатын-кыз соңгы минутка кадәр күңеленнән “Мине кем туктатыр икән?”- дип көтә. Нәкъ шул авыр мизгелләрдә хатын-кыз белән яхшы психолог сөйләшеп, ана булуның изге гамәл икәнлеген аңлатырга, аңа дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәргә тиеш. Ләкин беркемнең дә хатын-кызга басым ясарга хакы юк. Баланы калдыру яки төшерү турында карарны хатын-кыз аек акыл белән үзе кабул итәргә тиеш. Безнең дә бик яхшы психолог бар. Быел Әлфирә Мансур кызы Җамалетдинова уздырган шундый әңгәмәләрдән соң 8 хатын-кыз бу уеннан кире кайтып, сабыйларына тормыш бүләк итте. Россиядә 9-15 июльдә уздырылган “Миңа тормыш бүләк ит!” акциясе вакытында без “Абортсыз атна” игълан иттек. Бу көннәрдә без — табиблар, психологлар -яшь кызлар, урта яшьтәге хатын-кызлар белән гаилә кору, бала тууга әзерлек турында сөйләштек. Һәр бала әти-әниле, мәхәббәтле гаиләдә көтеп алынган сөенеч булып дөньяга килергә тиеш. Гаиләнең иң зур кыйммәтләрнең берсе булуын аңласыннар иде яшьләр.
— Күпчелек ничә яшьтәгеләр йөклелек өздерергә киләләр?
— Саннарга күз салсак, күбрәк 25-29 яшьлек кызлар килә. Тик 15-17 яшьлек, хәтта 14 яшьлек кызларның да аборт ясатырга килүе борчый.

— Хатын-кызлар нинди сәбәпләр аркасында йөклелекне өздерергә телиләр?
— Һәр кешенең сәбәбе төрле, әлбәттә. Ләкин нинди генә сәбәп булмасын, килдең дә, син телисең дип кенә йөклелекне өзмибез. Психологлар, табиблар һәр пациент белән абортның зыяны, ул китергән аяныч нәтиҗәләр турында сөйләшә, баланы калдырырга үгетли. Халыкның сәламәтлеген саклау законы буенча, бер атна тынлык дигән нәрсә дә бар. Хатын-кызга уйлау, карар кабул итү өчен берникадәр вакыт бирелә. Бүгенге көндә аборт ясатыр алдыннан әңгәмә узу мәҗбүри. Хатын-кыз психолог, табиб-гинеколог, социаль хезмәткәр һәм юрист белән консультация узып, махсус сораштыру уза. Шушы анкеталардан күренгәнчә, күпчелек хатын-кыз матди кыенлыклар булуны сәбәп итеп куя. Шулай ук гарип бала туудан куркучылар да күп. Кемнеңдер яшәү урыны юк, кемдер укудан куарлар дип курка. Күп очракта көтмәгәндә балага узу гаиләнең планнарын боза: ипотекага фатир, машина алу, сәяхәт итү, белем алу… Тик без бит планнарны үзебез төзибез, димәк, аларны төзәтә дә алабыз. Бары тик ул планнарга баланы кертеп, аларны тулыландырасы гына, югыйсә. Һәр бала үз ризыгы белән килә бу дөньяга. Бүгенге көндә кайбер хатын-кызлар бала төшертү процедурасын теш алдыруга тиңлиләр. Ләкин эмбрион яралган көненнән башлап — ул бала, ул туачак кеше. Әле хатын-кыз үзенең авырга узуын белмәгән вакытта ук (4 атнада) сабыйның йөрәге тибә башлый. Бала яралган көннән үк хатын-кыз әни булып санала, бары ул гына карынындагы баласының киләчәген билгели ала. Шулай ук бала туу карьерага зыян китерә дип уйлап, аннан котылырга теләү очраклары да бар. Ләкин аборт ясатырга килгән күпчелек хатын-кыз соңрак, берничә елдан соң, бала табарга планлаштыруын әйтә. Тик бала төшерү операциясенең, ничек кенә заманча итеп ясалса да, сәламәтлеккә зыян китерүен ахыргача аңлап бетермиләр.
— Аборттан соң башка авырга уза алмыйсың, дигән сүзләр, димәк, әле дә үз көчендә?
— Алай дип катгый әйтеп булый. Төрле кешенең организмы төрлечә. Хатын-кыз бала табу сәләтен бөтенләй югалтырга да мөмкин. Кемнәрдер 3-4 тапкыр йөклелектән котылып та, кабат авырга узалар. Ә кайберәүләр йөклелекне өздергәннән соң ялкынсыну чире белән интегергә яки өзлегергә мөмкин. Аннан шунысын да әйтеп узарга кирәк: күп вакытта аборт ясаткан хатын-кызда депрессия барлыкка килә, яшьлектә эшләгән хатасын, гаебен танып, үз-үзенә кул салырга теләүчеләр дә бар. Ни дисәң дә, бала төшертү – зур гөнаһ бит.
— Наталья Владимировна, яшьләргә әйтер сүзегез бармы?
— Көтмәгәндә авырга узып, үзеңне ана булудан, сабыеңны якты дөньяны күрүдән мәхрүм иткәнче, алдан ук саклану чараларын күрергә кирәк дияр идем. Ә балага узмас өчен кулланыла торган чаралар медицинада бик күп: дарулар, контрацептив чаралар, спираль кую… Тик барысын да табиб белән киңәшеп, организмыгызның үзенчәлекләрен истә тотып кулланырга кирәк. Инде авырга узасың икән, “Кирәкми миңа ул бала!” — дип, аннан котылу ягын эзләгәнче, үз карыныңда яралган җанга тормыш бүләк итеп, киләчәктә бәхетле әти-әни булып яшәүләргә ни җитә!!!
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Наталья Владимировна!

ФИКЕР

Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов: “Ислам динендә бала төшерү — зур гөнаһ. Әгәр яралгыга 4 ай тулса, аны төшерү кеше үтерү хөкемендә. Яралгыга 4 ай тулганнан соң инде шәригатебез йөклелекне өзүне катгый рәвештә тыя. Инде 4 айга кадәр йөкле булу ана кешенең сәламәтлегенә зур зыян яисә үлемгә китерә торган булса гына, баланы төшерү рөхсәт ителә. Башка очракларда — юк. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Аның ризыгын Аллаһ Тәгалә билгеләп куйган. Коръәни-Кәримдә әйтелгән: «…ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып, балаларыгызны үтермәгез, чөнки сезне дә вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз…» (әл-Әнгам сүрәсе, 151нче аять).