Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


1.02.2018

80+80

Күршебездә яшәүче Флүр абый белән Зөлфия апа турында бер язган идем инде. Менә тагын алар турында язарга уйладым әле. Чөнки 1нче февральдә Флүр абыйга 80 яшь тула, июль аенда Зөлфия апага да 80 яшь булачак.

Аларның тормыш юллары бик кызыклы булган. Зөлфия апа сөйләгәч, ”Ходай насыйп итсә, олыгайган көндә булса да кавышасың икән”, — дип уйлап куйдым. Чөнки шул 80 ел гомернең 11 елын гына бергә яшиләр әле алар. Икесенең дә балачаклары дәhшәтле сугыш елларына туры килгән. Зөлфия апаның әтисе сугыш кырында ятып калган. Әтисез узган авыр балачак, үсмер еллар… Әйе бик күпләр кичергән бу авырлыкларны. Тормыш төрлесен төрле якка ташлаган. Зөлфия апа да 16 яшендә туган авылы Биектаудан, бәхет эзләп, Ижауга чыгып китә. Яшь вакыт бит, күңел каядыр ашкына, дуслар табыла. Шулай бер дус­ты Зөлфияне бик чибәр Флүр исемле егет белән таныштыра. Мәхәббәт уяна. Яшьләр бер-берсен бик яратышып йөриләр. Ләкин язмыш аларны 50 елга аера. Икесе дә гаилә корып, балалар, оныклар үстерәләр.
Беребез дә бу дөньяда мәңгелек түгел бит. Зөлфия апа да яшьли генә тормыш иптәшен югалта, Флүр абыйның да җәмәгате авырып, якты дөнья белән хушлаша. Икесенә дә гомер иткән парларын югалту бик авыр булгандыр. Ир-ат өчен ялгыз яшәү бигрәк авыр. Олыгайган көндә авырулар да ерак йөрми бит. Андый вакытларда яныңда иптәш булу бик кирәк. Шулай ике ялгыз ике якта яшәп ятканда, Зөлфия апаның теге дус кызы тагын ярдәмгә килә. Бу юлы инде кавыштырып та куя.
Менә шул көннән башлап, сүнеп торган мәхәббәт яңадан кабына. Алар бер-берсен кадерләп, хөрмәт итеп, инде 11 ел бергә яшиләр. Тормышлары, йортлары ялт итеп тора. Бүгенге көндә икесенә 3 кыз, 5 онык, 7 оныкчык. ”Балаларыбыз бик хөрмәт итәләр, хәлебезне белеп торалар, кирәк вакытта килеп ярдәм итәләр. Исән-имин генә булсыннар, дип, Аллаhтан сорыйбыз. Үзебез картлыкка бирешергә теләмибез, дуслар, туганнар белән аралашабыз, концертларга йөрибез, авыруларга бирешмичә матур итеп, тату яшәргә тырышабыз. Картаймыш көнебездә без бик бәхетле”, — диде Зөлфия апа.
Амин, шулай булсын. Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар белән, тигезлектә озын гомер кичерергә насыйп булсын. Бу теләкләргә балалары һәм барлык якыннары да кушыла.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.