Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - 6нчы гимназия кошчыкларын очыра
23.05.2018

6нчы гимназия кошчыкларын очыра

Май аен да түгәрәкләп киләбез. Ә бу көннәр чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча истә кала торган көннәр, чөнки тиздән, аларны олы тормыш юлына дәшеп, соңгы кыңгырау чыңлаячак. Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясенең унберенче сыйныф укучылары уку елын нинди уңышлар белән тәмамлыйлар, нинди уй-хыяллар белән яшиләр? Шушы сорауларга җавап табарга теләп, гимназиягә юл алдым. Очрашу татар әдәбияты дәресендә булды. Татар теле укытучысы Рәсилә Искәндәр кызы дәресне уку елына йомгак ясаудан башлап җибәрде. Ул һәр укучыга тукталып, аларның ел әйләнәсендә әдәбиятны ничек үзләштерүләре, дәресләрдә ничек катнашулары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Шул чагында күзем эш өстәлендә тезелеп торган укучыларның инша дәфтәрләренә төште. Игътибарымны укучыларның миллилекне, рухи байлыкны беренче планга куеп язган иншалары җәлеп итте. Ә бу үз чиратында Рәсилә Искәндәр кызы белән әдәбият дәреслегендәге әсәрләр хакында әңгәмә корырга этәрде.

Әсәрләр аша тәрбиялибез

«Быел 6нчы гимназияне 23 укучы тәмамлый. Шуларның 12се — татар әдәбиятын, ә калганнары туган як тарихын үзләштерәләр. Ә ул укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе төрлечә, чөнки без тугызынчы сыйныфка кадәр татар телен ике: татар һәм рус төркеменә бүлеп өйрәтәбез. Дөрес, без 10нчы сыйныфта татар әдәбиятын үзләштерергә авыр булган укучыларга туган якны өйрәнү фәнен тәкъдим итәбез. Ләкин рус төркемендә татар телен өйрәнгән 3 укучы да татар әдәбиятын сайладылар. Шуңа күрә кайчагында дәресләрдә укучылар аңласын өчен русча да аңлатырга туры килә.
Әдәбият дәреслекләренә килгәндә, әсәрләр укучыларда кызыксыну уятырлык итеп сайланган. Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи әсәре укучыларга үзләштерү өчен авыррак. Тик мин аны бер схемага салып гадиләште­рәм. Укучыларга борынгы бабаларыбызның киемнәре, исемнәре, шөгыльләре бик кызыклы. Әлеге әсәр аша алар ислам динен кабул итү хакында да белделәр.
Шулай ук Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» һәм Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрләрендә күтәрелгән мәхәббәт темасы да укучыларга бик якын. Без әлеге әсәрне өйрәнгәннән соң, мәхәббәт, гаилә кору, шулай ук катнаш гаиләләр хакында да фикер алышабыз. Әңгәмә вакытында Дамир, Илдан исемле егетләрнең: «Мин татар егете, ничек итеп рус кызына өйләнергә тиеш?» — дигән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап утырам. Илдан Әхмәтшин күптән түгел генә Дубайда ял итеп кайтты. Ул андагы мөселман халкының көнкүрешләре турында сөйләгәндә, күпхатынлылык темасына да кереп киттек.
Шулай ук Туфан Миңнуллинның әсәрләрен яратып өйрәнәбез. Аның тел сакчысы булуы хакында сөйлим, ялкынлы фикерләре белән таныштырам. Аның «Үзебез сайлаган язмыш» әсәре шулай ук темасы белән укучыларга бик якын. Монда сүз алар кебек чыгарылыш укучысы турында сүз бара. Ул “5”леләр төшкән аттестат белән укырга керә алмаганга, ягъни мәктәп биргән белем аттестаттагы билгеләргә туры килмәгәнгә аттестатын мәктәпкә җибәрә. Әсәрне өйрәнгәч, без укучылар белән бүгенге көннең укыту системасы хакында да әңгәмә корабыз. Алар: “Югары сыйныфта һөнәр сайлаганда кирәк булачак фәннәрне сайлап алу мөмкинлеге булсын иде”, — диләр. Мин дә укучылар яклы. Ә «Үзебез сайлаган язмыш» әсәрен өйрәнеп бетергәч, һәр чыгарылыш укучысына ун елдан соң үзеңне ничек күрергә, укыган мәктәбеңә нәрсә әйтергә телисең кебек сорауларга җавап табып, хат язарга кушам. Хатны конвертка салып, ябыштырып куябыз. Ун елдан соң очрашкач, укучы тели икән, без аны ачып укыячакбыз.
Быелгы чыгарылыш укучылары арасында Диләрә Шәрипова, Илдан Әхмәтшин, Дамир Мөсифуллин чын татар гаиләләрендә тәрбияләнүләре белән аерылып торалар. Аларның әти-әниләре татар телен ничек үзләштерсәң дә ярый, дип, кул селти торганнардан түгел. Гаиләдә телне өйрәнү югары дәрәҗәгә куелган. Шуңа күрә әлеге укучылар мәктәпне тәмамлап чыккач та, татарлыкларын югалтмаслар, дип уйлыйм. Шулай ук сыйныфта татар телен авырданрак үзләштергән укучылар арасында да татарлыклары белән горурланган укучылар байтак», — диде Рәсилә Искәндәр кызы.

Татар булуым белән горурланам

Ә чыгарылыш сыйныф укучылары татар телебез, милли горурлыгыбыз турында нәрсәләр уйлыйлар икән? Алар белән аралашканда гимназия, ки­ләчәктә нинди һөнәрне сайлаулары хакында да кызыксындым.
Диләрә Шәрипова: «Татар теле ул — минем туган телем. Ә аны өйрәнү миңа бик күп юллар ачты. «Асылъяр» ансамблендә шөгыльләнгәндә мин бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Татар телендә сөйләшүем камилләште, сәхнәдә үзем­не тотарга өйрәндем, татар фольклоры белән таныштым. Үземне сынап караган «Татар кызы» конкурсы бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин үземне икенче яктан ачтым. Бик күп кешеләр белән таныштым. Унынчы һәм унберенче сыйныфларда укыганда Казанда регионара һәм халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашырга туры килде. Мин анда чит төбәкләрдән килгән яшьтәшләрем белән дуслаштым, алар белән «ВКонтакте»да гел аралашып торабыз. Мине олимпиадада катнашкан Япония егете гаҗәпләндерде. Ул милләте буенча татар түгел, әмма безнең телне өйрәнә. Мондый кешеләр белән аралашу татар телебезне тагы да тирәннән үзләштерергә этәргеч бирә. Быел халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча узган олимпиадада беренче дәрәҗә дипломга лаек булдым. Бүләккә смартфон бүләк иттеләр. Әлбәттә, бу җиңү — минем өчен зур җиңү. Ул Рәсилә Искәндәровна белән икебезгә бик зур дәрәҗә өстәде. Мин әти-әниемә татар гимназиясенә бир­гәннәре өчен бик рәх­мәтле, мин үзем дә әни булгач, балаларыма татар телен өйрәтәчәкмен. Киләчәктә әти-әни юлыннан китәргә уйладым, минем дә алар кебек табиб буласым килә».

Дамир Мөсифуллин: «Без­нең сыйныф бик тату. Ел дәвамында без бергәләп төрле ярышларда катнаш­тык. Мин республика кү­ләмендә узган татар теле һәм әдәбияты олимпиада­сында икенче урынга ия булдым. Аннан татар те­лендә эзләнү эше язып, конференциядә чыгыш яса­дым. Җәйге каникулда Кич­кетаң авылына кунакка кайтам. Анда яшәүче әби-бабам, яшьтәшләрем белән татарча аралашам. Татар телен өйрәнә алуыма гимназиягә һәм әти-әниемә рәхмәтле. Мин татар булуым белән горурланам. Безне Казан үзенә тарта. Мәктәпне тә­мамлагач, КФУга укырга керү хыялы белән янам, пси­холог буласым килә».

Ильмира Исмәгыйлева: «Иң элек, класс җи­тәкчесе Екатерина Михайловнага рәхмәт әйтәсем килә. Ул безне бергә ял итәргә, проблемаларны хәл итәргә өйрәтте. Аның тырышлыгы аркасында безнең сыйныф бердәм. Ә татар телен белү миңа бик ярдәм итә. Авылга кайткач, мин татарча сөйләшәм. Гаиләбездә гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Татарча концертларга йөрибез. Үзем дә әни булгач, әти-әнием кебек татарча итеп «кызым», «улым», дип дәшәчәкмен. Балаларны тәрбияләгәндә гел татарча сөйләшәчәкмен. Ә хыялым — рус теле һәм әдәбияты укытучысы булу. Казан шәһәре бик ошый. Минем анда югары белем аласы, соңыннан шунда каласым килә».

 

Ләйсән Кашапова: «Мин татар гимназиясендә белем алуым белән горурланам. Әгәр мин рус мәктәбендә белем алган булсам, мин татар телен акрынлап оныткан булыр идем. Шуның өчен әти-әниемә бик рәхмәтле. Әби белән бабай безнең белән гел татарча сөйләшәләр. Мин гимназиядә уку дәверендә Татарстан оештырган «Бү­ләк» һәм «Сәләт» лагерьларында ял иттем. Миңа бигрәк тә палаткалы «Сәләт» лагере ошады. Анда һәр көнне танылган шәхесләр белән очрашулар уздырдылар. Бу чаралар мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Миңа татарча җырлар, аларның йомшак яңгырашы ошый. Олимпиада чемпионы Алина Заһитованың әтисе белән әни бергә укыганнар. Бу да безнең өчен зур горурлык. Үзем дә әни булгач, балаларыма татарча өйрәтәчәкмен, матур татар исемнәре кушачакмын. Ә хыялым — реклама белән бәйле һөнәр сайлау. Казанга укырга керә алсам, бик шатланыр идем».

 

Айдар Якупов: «Мин 6нчы гим­назиягә алтынчы сыйныфта гына укырга килдем. Башта миңа коллективка ке­реп китүе бик авыр булды. Классташларым кабул итәргә теләмәделәр. Әмма ми­не класс җитәкчесе Екатерина Михайловна бик ярат­ты. Аның ярдәмендә мин коллективка ияләштем. Җәйге каникулда мине әти-әни авылга Актанышка кайтарып куялар. Анда да татарча сөйләшергә өйрәнеп киләм. Телевидениедән Ка­­зан, төрле ярышларда җиң­гән татарлар турында сөйләгәндә дә горурланам. Үзем дә балаларыма та­тарча өйрәтәчәкмен. Әти-әни татарча яхшы беләләр, алар да оныкларын татарча өйрәтергә булышырлар, дип уйлыйм. Ә теләгем — Ка­занда югары белем алу, юрист булу».
Рәсилә Искәндәр кызы әңгәмә вакытында еш кына искә алган Илдан Әхмәтшин белән генә аралашып булмады. Ул көнне Илдан ярышта иде. Бу актив егет тә сыйныфташлары кебек татар телен үз итүе, татар булуы белән горурлануы хакында рәхәтләнеп сөйләр иде. Габдулла Тукай исемен йөрткән 6нчы гимназиядән шундый милли җанлы укучылар чыгарылуына сөенеп кайттым.

Рилия Закирова.