Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - 55 ел 55 көн генә түгел
6.07.2022

55 ел 55 көн генә түгел

Ныклы гаилә – ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Тауҗамал авылында гомер итүче Мансура Шәрәфи кызы һәм Галиәсгар Минегали улы Хәлимовлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп гомер кичерәләр.

Нык яшәгәннәре йортларыннан ук күренеп тора. Өлкән яшьтә булсалар да, бүгенге көндә дә алар тырышып дөнья көтәләр. Яз җитүгә икәүләшеп бакча эшләренә тотыналар. Йорт­лары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора, ә алардан бервакытта да кеше өзелми. Һәр кергән кешене чәй эчерми чыгармыйлар. Бар җирдә тәртип, чисталык. Капкалары да бик зур. Берничә зур капкалы йортка кергән юк иде әле. Кайсысыннан керергә белми аптырап, берсен ачкан идем, анда тавыклар йөри торган ишегалды булып чыкты. Өйгә керә торган капка да бар. Икенче яктан: «Әйдә, моннан керегез!» – дигән тавыш ишетеп, тагын урам якка чыктым. Шулай итеп, ике капка арасында йорт хуҗабикәсе Мансура апа белән аймыл булып, бер-беребезне эзләшеп йөрдек.
Өйгә уздык. Эссе җәй көне булуга карамас­тан, мичтә камыр ризыклары пешерә иде ул. Сөйләшә-сөйләшә Мансура апа мичтә коймакларын да пешереп бетерде. Бөккәннәр дә ясап куйган булган. Шул арада мичкә бөк­кәннәрен дә тыгып җибәрде. Тәрәзәне ачып, хәләл җефетен дә өйгә дәште. «Дистә елдан артык инде газ кергәнгә. Тик шулай булса да, мичне калдырдык, сүтмәдек. Балалар кайта, мич тутырып, мич ашын пешерәм. Бер духовкада нәрсә генә пешерәсең?! Монда 4 табамны тыгам да куям. Күчтәнәчкә коймаклар пешереп җибәрәм. Бала-чагалар өчпочмакны, милли ашларыбызны яраталар бит», – ди. Аннан кызларча җиңеллек белән урындыкка басып, мичнең юшкәсен ябарга дип, менеп китте: «Сезне бераз тоткарлыйм инде. Бүген бабай бәрәңге бакчасында колорадо кортына агу сиптерә иде. Бәрәңге шау чәчәктә. Кай арада корты да төшкән. Шуңа вакытында сибәргә кирәк», – дип сөйләнде үзе. Шул арада Галиәсгар абый да кереп җитте. «Галиәсгар абый, эшегезне бүлдем инде», – дигәнгә: «Әби әйтә иде, эш шпана түгел, качмый ул. Җитешербез», – диде көлеп.
«Ничә ел бергә гомер итәсез?» – дигән соравыма ул елмаеп кына: «Аннан сора», – дип, тормыш иптәшенә күрсәтте. «Ул командирмыни?» – дим. «Әйе», – ди Мансура апа да. Рәхәтләнеп чын күңелдән көлешеп алдык. «1966 елның 6 октябрендә өйләнештек, тик язылышмаганбыз. Бәби туар алдыннан гына язылышу таныклыгын алдык. Элек бит никах, туйлар ясый идек тә, документын уйлап тормый идек. Аллаһка шөкер, әйбәт торабыз. Дөньяда төрле хәлләр булгандыр. Зарланырлык түгел берничек тә.
Үзем Иске Акхуҗа авылыннан. Ул Көчек янында урнашкан. Шунда үстем. Көчек мәктә­бендә 8 нче сыйныфны тәмамлагач, фермада эшли башладым. 2 ел эшли-эшли кичке мәктәпне тәмамладым. Фермада таналар карадым. Тауҗамалга килгәч, башта сыер саудым. Аннан бозау карарга кеше юк дип, бер атнага гына чакырганнар иде. Яшь бозауларны яратып, ташлап китә алмадым. Пенсиягә чыккач та эшләдем әле. Яңа туган бозауларны сабый бала карагандай карый идек. Самавырда чәй кайнатып эчерә идек. Ферма ерактарак иде, шуннан үзебез көянтә-чиләкләп сөт ташый идек. Атлар белән бозауларга азыгын да ташыдык. Печәнне басудан барып алып кайта идек. Хезмәт стажым – 38 ел, Галиәсгарнеке – 45 ел», – диде Мансура апа.

Аның сүзен Галиәсгар абый дәвам итте: «Ул вакытта заманасы кызык иде бит. Тауҗамалда 3 сыйныф татарча укыганнан соң, Мүшәккә рус мәктәбенә бирделәр. Без русча берни аңламыйбыз. Монда бит татарча укыдык. Уку авыр, укый алмыйбыз. Яңадан кире кайтардылар. 4 нче класска керер урынга, яңадан 3 нчедә укыдык. Без бит инде бәләкәй малайлар түгел идек. Әтигә: «Мин башка укымыйм! Укыганчы, лучше эшлим», – дидем. Әти: «Минем шикелле надан каласың килсә, эшлә», – диде. Кая барасың, эшли башладым. Аннан хезмәт сафларына алындым. Польша, Германия, Чехословакиядә булдым. Армиядән кайткач, механизаторлар мәктәбендә укыдым. Кайткач, тракторга утырттылар. 45 ел кол­хозда тракторчы булып эшләдем. Чәчүдә, азык әзерләүдә, төрле эштә булдым… Лаеклы ялга киткәнче тормышым колхоз белән бәйле булды».
– Мансура апа, Галиәсгар абый белән ничек таныштыгыз?
– Сабан туенда таныштык. Дус кызларым белән Тауҗамалга Сабан туена килгән идек. Бер ел очрашып йөрдек тә, аннан өйләнештек.
Шулай итеп, ике яшь йөрәк бергә кушылып, тормышны бергәләп, төптән җигелеп тарта башлыйлар. Мансура апа яшьрәк булса да, бер эштән дә курыкмый. Аңа хәтта бала тугач бирелә торган ялларда да озак утырырга туры килми. «Фермаларда ул вакытта күп эш кул көче белән башкарылды, көне буе шуннан кайтып кермәдек, булсын дип эшләдек. Ул чакта колхоз гөрләп торды, хуҗалык та зур иде. 3 сыер тоттык. Үгезе, бозавы, каз-үрдәге, тавыгы, әйтеп бетерерлек түгел. Анысын да карарга кирәк, өстәвенә, кечкенә балалар да бар. Ике улыбыз үсеп, кул арасына керә башлаганчы, барысына да өлгерергә туры килде», – ди Мансура апа, ул чакларны кабат хәтерендә яңартып.
Галиәсгар абый да бик аралашучан кеше, ачылып китеп, рәхәтләнеп аралаштык. Минем Әгерҗе районы Яңа Авылдан икәнемне белгәч, туган авылымда туганнары барлыгын да әйттеләр. «Әбиемне искә алгач, аның турында хатирәләрем яңарды. 30 яшьтә теше коелып бетте. Тик тешләре булмаса да, бервакытта да ашказаным авырта дигәне булмады. 90ны узып яшәде. Элекке заманда Яңа Авылга Сабира апаларга җәяү бара идек. Элек безнең авылдан турыга юлны 15 чакрым, диләр иде. Аккуҗадан Көчеккә, аннан Бодьяга, Октябрь авылы аша Яңа Авылга йөрдек. Биредән Көчеккә 8 чакрым. Мүшәккә кермичә генә турыга юл бар иде», – дип, хатирәләрен яңартып алдылар алар.
Галиәсгар абыйның Мансура ападан өлкәнрәк икәнен белгәнгә, «Яшь аермагыз күпме?» – дип кызыксынам. «Ул олырак миннән, яшь аермасы – 8 ел. Галиәсгар 39нчы елгы, мин – 47нче. Аерма җитәрлек. Ул инде хәзер бабай, мин әби түгел әле, – ди Мансура апа уены-чыны белән. – Ике улыбыз да Ижауда гомер итәләр. Улларыбыз Фәрит белән Фәнис кызлар кебек, күз тимәсен. Өй дә юалар алар. Әле өй юылмаган, менә аларны көтеп торам. Алар үз гаиләләре, үз тормышлары белән яшиләр».
«Әле күптән түгел Ижауда тордык. Кече улыбыз мал белән шөгыльләнә. Аңа булыштык. Хәзер туган йортка кайттык. Газ, су кергән. Нишләп мин шәһәрдә ятыйм. Авылда туганмын, авылда үскәнмен, авылда минем урыным, дидем. Малайлар, Аллаһка шөкер, тыңлыйлар. Атна саен кайтып ярдәм итәләр. Киленнәребез дә бик яхшы. 5 оныгыбыз бар, оныкларның татарча өйрәнергә теләкләре бар», – дип, сүзгә кушылды Галиәсгар абый.
Бүген Хәлимовлар балалары, онык­ларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш, үҗәт, шуңа да мул тормышта яшиләр. Мансура апа белән Галиәсгар абый Хәлимовлар бүгенге тормышларыннан канәгать. Мансура апа күбрәк өйдә мәш килсә, Галиәсгар абый ишегалдында, бер минутны да бушка үткәрми. Аларның тормыш юлы, балаларына, авылдашларына, яшьләргә үрнәк булып тора.
55 ел 55 көн генә түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Бер-берсен алар күз карашыннан, ярты сүздән аңлый. Аралашкан чакта: «55 ел бергә бәхетле гомер итүнең серен ачыгыз әле?» – дип сорадым Мансура ападан. «Бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү – иң мөһиме! Киңәшләшеп яшәргә кирәк. Бер дә кычкырышмый яшәп тә булмый. Минем тавыш ныграк. Әбиләр юкка гына әйтмәгән, тәлинкә шалтырамый тормый, дип. Үпкәләшеп йөрмибез. Алай йөрсәң, дөньяда тора да алмыйсың бит ул. Улларыма да: «Берүк хатыннарыгызга андый-мондый сүз әйтмәгез. Хатыннарыгыз ачуланса, әйдә кычкырышмыйк, дип әйтегез», – дип киңәш бирәм. Бүгенге яшьләр барысына да ия: фатир, машина, кияргә кием, ашарга ризык. Тормышлары җитеш булгач, гаилә кыйммәте югала бара. Гомер итә-итә бер-береңнең кадерен аңлыйсың. Безнең дә төрле чаклар булгандыр инде. Тигезлектә картаю һәркемгә дә насыйп булмый. Без бүген әнә шунысы белән дә бәхетле. Яшьләргә дә киңәшебез шул: бер-берсен аңлашып яшәсеннәр.
Көн дә иртән торып үз, аякларыбызда җиргә басабыз, шушы бәхеттән Ходай аермасын! Сез дә бәхетле булыгыз, тигез яшәгез. Исән-сау йөрегез!» – дип, изге теләкләрен теләп, озатып калдылар. Тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуына сөенеп кайттым Тауҗамалдан.

Гөлнара Вәлиева.