Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - 25 елга сузылган сагыну
14.02.2020

25 елга сузылган сагыну

“Кил әле, гомерем буе сагынып яшәгән беренче мәхәббәтем турында сөйлисем килә”, — дип чакырды мине бер танышым. Ризалашмый булдыра алмадым. Билгеләнгән көнне очрашуга киттем. Әңгәмәдәшем серләрен сөйләгәндә, ирексездән күзләрдән яшьләр тәгәрәде. Ул сөйләгән беренче мәхәббәт тарихын сезгә дә тәкъдим итәм. Исемнәр үзгәртелеп бирелә.

“Кәрим белән без икебез дә бер авылдан идек. Тик мин мәктәпне тәмамлаганнан соң, укырга кергәч кенә очрашып йөри башладык. Ул вакытта миңа – 15, аңа 23 яшь иде. 8 яшь аерма булса да, бу безгә комачауламады. Киресенчә, мине бик нык кадерләп, саклап йөртте. Хәзерге замана егетләре өчен иң мөһиме кызлар белән йоклау булса, ул вакыттагы хисләребез шул кадәр саф, чиста иде, аның миңа бармагы белән дә кагылганы булмады. Без аның белән 4 ел очрашып йөрдек. Минем янга беркайчан да чәчәксез яки конфетсыз килгәне булмады аның. Бу бер-береңә карата хөрмәткә төрелгән зур мәхәббәт иде. Гомер буе бергә булырбыз сыман тоелда миңа. Тик шулай да, әллә күңел сизенгән инде, бер очрашуыбызда мин аңа:

“Беләсеңме, әгәр дә безгә бергә булырга насыйп булмаса, шуны исеңдә тот: “Мин сине гомер буе яратачакмын”, — дидем. Эх, шул сүзләрне Аллаһы Тәгалә ишетте микән әллә? Бервакыт ул мине озатып куйды да: “Ярар, саубул”, — дип, коры гына хушлашты.

Моңа игътибар итмәскә тырышсам да, ниндидер курку, югалту хисе күңелне биләп алды. Икенче көнне дә, аннан соң да Кәрим минем янга килмәде. Горурлык та булгандыр инде, мин дә аны эзләп клубка чыкмадым. Ул вакытта укуымны тәмамлаган идем инде, вакытны тиккә уздырмыйм дип, янә шәһәргә, хисапчы курсларына укырга киттем. Ул вакытта “кәрәзле” телефоннар юк иде бит әле, дуслар белән хатлар алышып тордык. Дус кызларымның берсе: “Кәрим өйләнә”, — дигән хәбәрне җиткерде. Яшьлегем белән аңлап җиткермәгәнменме, шок халәтендә калдым микән: “Ярар, бәхетле булсыннар”, — дидем. Күпмедер вакыттан соң авылга кайттым. Өйдә Кәрим турында сүз чыгармыйлар. Әни мине олы юл аша торган әбиләремә, яңа туган сарык бәтиләрен алып кайтырга дип җибәрде. Ике култык астына ике бәтине кыстырдым да, өйгә кайтып барам. Каршыма туй машиналары очрады. Юл читендә басып, әлеге машиналарга, анда утыручыларга карап калдым. Бу – Кәримнең туе иде. Иң соңгы булып барган машина минем яныма туктады да, аннан аның абыйсы чыкты. “Лилия, кара инде нишли бу? Беренче туры килгән кызга өйләнә бит. Нәрсә генә булды соң сезгә?” – дип, сораулы карашын миңа төбәде. “ Ни булгандыр, белмим. Бәхетләре булсын”, — дип теләдем дә, үз юлымны дәвам иттем. Әнием, мине үз-үземә кул салыр дип уйлап, бу хәлләр турында да, аның туе турында да миңа әйтмәскә булган икән. Берничә көнгә күрше авылга, апаларыма кунакка да җибәрде. Ничек түзгәнмендер инде, сер бирмәскә тырыштым. Өйләнешкәннәр, торсыннар. Явызлык теләмәдем. Алар минем янга үзләре килделәр. Хатыны ике тапкыр бәбигә узган, ике тапкыр да баласын югалткан. “Гафу ит безне, сине нык рәнҗеттек”, — диделәр алар. “Бер үпкәм дә юк. Хәзер барысы да яхшы булыр, сау-сәламәт балалар табарсыз”, — дидем. Чыннан да, озак та үтми кыз алып кайттылар. Сабые тугач, минем янга шушы шатлык­лы хәбәр белән уртаклашырга дип килде ул. Бу безнең соңгы очрашу иде. Бер авылга кайтып йөрсәк тә, минем аны 25 ел күргәнем юк. Сабантуйларга кайткач, мәйданнан эзлим, бәлки күз кырые белән булса да күрермен, дип өметләнәм. Ләкин күрешкәнебез юк.
Мин дә кияүгә чыктым. Булачак ирем мине күргәч, ике уйлап торырга ирек куймады. Ничек кияүгә чыкканымны сизми дә калдым. Вакыт җиткән булгандыр, күрәсең. Беренче сабыебыз тугач, әти минем белән сөйләшергә теләде. Ә без аның белән серләшергә ярата идек, башта аның мондый теләгенә аптырамадым да. “Кызым, гомерем буе бу серне сак­лап яши алмам. Сиңа әйтер сүзем бар, — диде ул. — Кәрим минем янга синең кулыңны сорап килгән иде. Тик мин аңа: “Син безгә тиң түгел. Лилия белән араларыңны өз. Ул бу сөйләшү турында белмәсен”, — дидем. Гафу ит мине, балам”, — диде. Өстемә кайнар су сиптеләрмени?! Тик минем әтиемә бер тамчы да үпкәм юк. Ләкин Кәрим ник миңа бу турыда әйтмәгән, ник сөйләшмәгән? Икәү нәрсә булса да хәл итәр идек әле. Язмышыбыз шундый булгандыр инде. Мин әле дә аны яратып, сагынып яшим. Бер күреп сөйләшәсе, аңлашасы килә. Ирем бик яхшы кеше минем. Тик сөю хисләрем юк. Хөрмәтем бар. 17 ел бергә торсак та, 3 бала тәрбияләп үстерсәк тә, мәхәббәтем булмады. Бәлки, бер генә балам булса, мин инде аерылган да булыр идем. Безгә 3 бала биреп, Аллаһы Тәгалә мине бу адымнан саклап калгандыр дип тә уйлыйм. Кәримнең дә хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәнлеген беләм. Ничек кенә авыр булмасын, бәхетләре булсын, дип телим.
Хәзерге яшь кызлар үзләренә тиң пар сайлаганда, бай булганнарын сайлыйлар. Тик байлык белән генә яшәп буламы соң? Минем менә бөтен нәрсәм дә бар, ирем бар яктан да тәэмин итә. Ә менә бәхетем юк. Ике арада мәхәббәт булмагач, бу байлык нәрсәгә кирәк?” — дип, сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.
Аның сөйләгәннәре турында бик озак уйланып йөрдем. Балалар язмышы белән уйнаган әти хатасымы бу, Кәримнең кыюсызлыгымы, горурлыгы аркасында, Лилиянең аерылышу сәбәбен белергә теләмәвеме? Ә менә аның гомере буена беренче мәхәббәтен сагынып, яратып яшәве күңелнең иң нечкә кылларына кагыла. Хатын-кыз йөрәге нәрсәгә генә түзми икән?!

Эльвира Хуҗина әзерләде.