Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - 23 февральдә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллык юбилее
21.02.2018

23 февральдә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллык юбилее

Вакыт юк

Әнкәй кулын иңбашыма сала:
— Утыр әле, улым, сүзем бар…
Ә мин ипләп кенә кире кагам:
— Ярар, әнкәй, ярар, соңыннан…

Утырырга һич тә вакытым юк,
Күрәсең бит, әнә, эш көтә:
Язлар җитә — безне эш көтә,
Жәйләр җитә — безне эш көтә,
Көзләр җитә — безне эш көтә…

Искеләрен җимерергә кирәк,
Төзәтергә кирәк, төзергә…
Сәгатьләрнең минутына кадәр,
Исәпләнеп, эшләр тезелгән.

Ел буена, нәкъ куласа кебек,
Тәгәрибез — дөнья куабыз:
Берсен урабыз да чәчәбез,
Берсен чәчәбез дә урабыз —
Көне-төне дөнья куабыз.

Кирәк икән, тау-ташларны ватып,
Утта янып, суга батабыз;
Карлыкканчы «речь толкать» итеп,
Җыелыштан төнлә кайтабыз.

Каршы ала үпкәләүле караш…
Утлар сүнгән, ашлар суынган…
Иртән иртә уянырга кирәк…
Ярый, әнкәй, ярый, соңыннан!

Бала чакта, баш очыма утырып,
Син көйләдең бишек көйләрен,
Эш сөюче батыр егет бул дип,
Әкиятләр миңа сөйләдең.

Теләгәнең кабул булды хәзер, —
Әкиятләр безгә ят инде.
Тамагын тук, өстең-башың бөтен,
Тавыш-тынсыз гына ят инде.

Ә без, әнкәй, ифрат ашыгабыз, —
Мәңге бетмәс эшкә тарыдык.
Сезнең безгә әйтер сүзегез бар,
Ә тыңларга безнең вакыт юк.
Вакыт юк.

Аэропортта

Аэропорт һәрвакыт тынгысыз:
Берәүләр кемнедер каршылый,
Берәүләр кемнедер озата,
Берәүләр киләләр бик азга,
Берәүләр китәләр озакка…
Аэропорт каршылый, озата…

Яшьлектә сине дә каршылап,
Күрештем тәү кабат шушында,
Үзем дә сизмәдем — кабындым
Күзеңнән сибелгән очкынга.

Дөрләде йөрәгем учагы,
Ялкында күкләргә үрләдем…
Яндырып күмергә калдырды
Беренче мәхәббәт дигәнем.

Мин янып егылган күкләрдән
Бүген дә самолет көтәләр,
Берәүләр сөяргә киләләр,
Берәүләр сөелми китәләр…

Берәүләр киләләр бик азга,
Берәүләр китәләр озакка…
Аэропорт барсын да каршылый,
Аэропорт барсын да озата.

Тормыш та аэропорт шикелле:
Киләбез, көтәбез, китәбез…
Шул килү һәм китү — гомер бит!
Гомерне нәкъ шулай үтәбез:
Яшәүне яратып киләбез,
Яшәүдән ярату көтәбез,
Яратып туймыйча китәбез…

Без малайлар идек

Заманында без малайлар идек,
Йөгереп йөри идек урамда,
Дөнья ничек — шулай кабул итеп,
Көлә идек кызык булганда,
Елый идек кыен булганда…
Йөгереп йөри идек урамда.
Шул малайлар хәзер важныйландык:
Эре сиптерәбез борчакны,
Чүпләп-чүпләп кенә сөйләшәбез
Киерә төшебрәк корсакны.

Урамнарда йөгереп йөрү кайда!
Атлап йөрү дә аз — так сибә.
Эшкә бару, кайту — машинада,
Гулять салдырулар — таксида.

Малай чакның рәхәт ябайлыгы
Онытылган инде — белмибез,
Елар чаклар була — еламыйбыз,
Көләр чаклар була — көлмибез.

Шаярмыйбыз, имеш, олыларга
Уен-көлке — фәлән килешми,
Кайберәүләр хәтта, килешми дип,
Яшьлек дусты белән күрешми.

Ят шикелле хәзер малайларның
Урамнарда йөгереп йөргәне.
Шулай безгә акыл керә микән,
Әллә чыга микән кергәне?

Уфа – Казан

Уфа дисең дә мактыйсың,
Уфадан туйдым инде,
Гомеремдә күрмәсәм дә,
Үкенмәс булдым инде.

Казан калалары матур,
Сагындым Казанымны,
Укып йөргән елларымны,
Мәхәббәт газабымны.

Яшьлек үткән юлларымнан
Казанга кабат китәм.
Бер күрергә зар булырсыз –
Уфага кайтмам бүтән.
Казанга китәм, китәм!

Елларына әллә ничә
Кабатлана шул хатам.
Казанны сагынып барам да
Уфамны сагынып кайтам.

Яшьлегемә кайтып барам

Яшьлегемә кайтып барам, —
Мәхәббәтем янына,
Уйларымның зәңгәренә,
Хыялымның алына —
Мәхәббәтем янына.

Ул озатып калды мине,
Олы юлның чатында.
Утлар яна, туплар шартлый
Иде шәфәкъ артында…
Олы юлның чатында…

Хушлашканда, башын иеп,
Ак күлмәкле каеннар,
Мәхәббәтем белән бергә
Ак юл теләп калдылар
Ак күлмәкле каеннар.
Рәхмәт сиңа, мәхәббәтем,
Үлемнәрдән сакладың.
Үлемнәрдән сакладың да,
Тик үзеңне тапмадың.

Юл буенда каршылады
Ак күлмәкле каеннар,
Ак күлмәкле каеннарда
Кара шәлле кайгы бар…
Ак күлмәкле каеннар.

Син аныкы хәзер

Аның белән култыклашып уздың,
Син аныкы хәзер, аныкы…
Мин елганың хәзер бу ярында
Ә син хәзер теге ярныкы.

Араларда тирәнлекләр ята,
Һәм дулкыннар ята тау сымак,
Таң алдыннан күк томаннар ята,
Күк томаннар ята ау сымак.

Тирәнлекләр һәм дулкыннар аша
Йөзеп чыгар идем — хакым юк,
Таң алдыннан күк томаннар аша
Сине кочар идем — хакым юк.

Очраганда туктап сөйләшергә,
Танырга да хәтта хакым юк;
Араларда безнең беркайчан да
Булмагандыр кебек якынлык.

Мин елганың хәзер бу ярында,
Ә син аның теге ярында;
Ике яр бит тоташмаган кебек
Уртасында елга барында.