Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 2018 ел — Удмуртиядә юллар елы
18.01.2018

2018 ел — Удмуртиядә юллар елы

12 гыйнвар көнне Республика Башлыгы Александр Бречалов, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Дворкович һәм Россия транспорт министры Максим Соколов катнашында «ЛАДА Ижевск» автозаводында эшлекле очрашу узды. Әлеге очрашуда Республика Башлыгы Удмуртиядә юллар елына старт бирелүен, 2018 елда авыл юллары төзекләндереләчәген, алда заманча аэропорт төзү бурычы торуын билгеләп үтте.
Россия Президенты В. Путин тәкъдим иткән “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль проект кысаларында Удмуртиядә 190 км автомобиль юллары төзекләндерү планлаштырыла. Шул исәптән, 15,4 км федераль юл, 61 км региональ трасса һәм 113,8 км җирле юллар. Узган елны барлыгы 144 км юл төзекләндерелгән булган. Рес­публика Башлыгы билгеләп үткәнчә, 2018 елда төзекләндереләчәк юллар исемлеге халык фикеренә таянып төзелгән. Моннан тыш, “2014 – 2017 елларда һәм 2020 елга кадәрге чорда авылларны үстерү” федераль программасы буенча авыл автомобиль юлларын төзү эше дәвам итәчәк. 2017 елда программага 14 объект кертелгән булса, быелгы бюджет 18 объектны үз эченә алган. Финанслау күләме 1,584 млрд сум тәшкил итәчәк.
Очрашу барышында Удмуртия Башлыгы Рес­публикада агымдагы һәм киләсе елларда юл һәм транспорт инфраструктурасын үстерү турында сөйләде. Бүгенге көндә республикага караган, бер үк бурычны үтәүче «Ижевское» һәм «Удмуртавтодор» дәүләт унитар юл предприятиеләренең икесен дә тотуның мәгънәсе юклыгын, аларны берләштерергә кирәклекне билгеләп үтте. “Күптән түгел узган Россия Дәүләт Советы утырышында Президент тарафыннан кабул ителгән Указның Удмуртиядә инде гамәлгә ашырылуы бик мөһим. Владимир Путин муниципаль һәм Дәүләт предприятиеләре санын кыскарту хакында еш әйтә. Мондый алым башка оешмаларга көндәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә бу – Удмуртиядә бюджеттан тыш финанслау чыганаклары ярдәмендә юллар мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк. Нәкъ шушы максатлар белән без яңа елга аяк бастык”, — диде Удмуртия Башлыгы.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Александр Бречалов кунакларга республика җитәкчеләренең инициативаларын хуп­лаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Александр Бречалов хәбәр итүенчә, Аркадий Дворкович йөкләве буенча, киләчәктә Удмуртия юл картасы гамәлгә ашырылачак, ә бу Кама күпере аша йөрүчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Камбарка портын үстерү дә каралган. Болар бар да район икътисадында уңай чагылыш табачак, дип өметләнә җитәкчеләр.
Кунаклар бу көнне автомобиль җитештерү эше белән танышып, LADA Vesta SW Cross автомобилендә йөреп тә карадылар. Эшлек­ле очрашуга нәтиҗә ясап, Аркадий Дворкович һәм Максим Соколов соңгы айларда республикадагы үзгәрешләрне уңай бәяләделәр. “2018 ел – Удмуртиядә юллар елы” кебек әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырганда, ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Ләйсән Әхмәтова.