Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 18 мартта Россия Президентын сайлыйбыз
1.02.2018

18 мартта Россия Президентын сайлыйбыз

Бу көнне республикада 1204 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак. Сайлау участокларында 7212 сайлаучы беренче тапкыр киләчәк дип көтелә.
“Яшьләрне тарту өчен югары уку йорт­ларында очрашулар оештырып, аңлату эшләре алып барабыз. Сайлау көнне концерт-кичәләр оештыру турында да уйлыйбыз.
Беренче тапкыр тавыш бирергә килүчеләр өчен ручка һәм “Мин Россия Президентын сайладым” дигән беләзекләр бүләк ителәчәк. Удмуртиядә 15 гыйнварга 1 191 179 сайлаучы исәпләнә. Быел шуларның 60%тан артыгы тавыш бирергә килер, дип көтелә. Узган Президент сайлауларында бу сан 64,4%ны тәшкил иткән иде. 485 сайлау участогында һәм 34 территориаль сайлау комиссияләрендә видеокүзәтү системалары урнаштырачакбыз. Аларны монтажлау белән “Ростелеком” компаниясе шөгыльләнә. Шулай ук металлодетекторларга заказ бирдек. Шикле кешеләр, зур сумкалар белән сайлауга килүчеләр тикшереләчәк.
29 гыйнварда 140 данә сайлау бюл­летеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) кайтартылды. Тавыш бирү вакытында бюллетеньнәрнең 96 проценты эшкәртеләчәк. Бюллетеньнәрне саклау маркаларын да әзерләдек”, — дип, сайлауга әзерлек эшләре хакында сөйләде Удмуртия Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Виктор Кушко 30 гыйнвар көнне журналистлар белән очрашуда.
Виктор Кушко сөйләвенчә, 16 февральдән өйдән-өйгә кереп, сайлаулар турында аңлату эшләре алып барылачак, сайлау участокларының адресларын күрсәтеп, сайлауларга чакырулар таратып йөриячәкләр. Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Ижауга визиты вакытында Удмуртиядәге сайлауларга әзерлекне уңай бәяләде. «Сайлауларга кадәр 50 көн вакыт бар – планнар һәм бурычларны үтәр өчен әле вакыт җитәрлек», — дип саный Виктор Кушко.
18 мартта гражданлык бурычыбызны үтәргә онытмыйк!