Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - 17нче мәктәп сезне көтә
5.11.2020

17нче мәктәп сезне көтә

Агымдагы елның июль аенда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин Ленин районында урнашкан 10, 12, 17, 55нче мәктәпләрдә, 6нчы гимназиядә һәм 97нче мәктәп каршында эшләүче Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда булып, киләсе уку елында татар телен укыту мөмкинлекләре белән кызыксынып кайтканнар иде. Шушы көннәрдә алар кабат 17нче мәктәптә булдылар.
Биредә яшь укытучы Алсу Шәяхмәтова татар теле түгәрәген алып бара. Быел коронавирус аркасында күп кенә мәктәпләрдә түгәрәкләр эшләми. Ә Алсу Марсель кызы үзе җитәкләгән сыйныф укучылары белән генә шөгыльләнгәнлектән, агымдагы елда да алар татар телен өйрәнүне дәвам итәләр. Яшь укытучы балаларга кызыклы булсын өчен Интернет челтәреннән “Әйдә! Оnlinе” татарча өйрәнү проектын да куллануын әйтте. Киләсе уку елында Алсу Марсель кызы беренче сыйныфны алырга җыена. “Октябрь аеннан мәктәптә беренче сыйныфка әзерләнү курс­лары эшли башлады. Тирә-юньдәге балалар бакчасыннан да килеп шөгыльләнәләр. Мин бер төркем балалар белән эшлим. Алдагы елда татар сыйныфын ачу өчен курска йөрүче татар балаларын үз тирәмә җыярга уйлыйм”, — ди Алсу.
Әңгәмә вакытында мәктәп директоры Ольга Владимировна әти-әниләрне татар сыйныфына җәлеп итү өчен заманча технологияләр кулланырга кирәк булуын әйтте. “Бүгенге вакытта Алсу IT тех­нологияләрне уңышлы куллана. Нәтиҗәле эшләү өчен плазмалы экран кирәк. Кунак-ларны каршы алырга, төрле милли чараларда, конкурсларда катнашу өчен милли киемнәребез дә юк”, – диде ул. Милли оешма җитәкчеләре ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Мәктәп җитәкчелеге белән милли оешмалар кулга-кул тотынып эшләргә сүз куештылар. Әлеге мәктәпнең 1нче сыйныфына балаларын яздырырга теләгән ата-аналар, биредә татар телен фән буларак өйрәнү мөмкинлеге булачагын истә тотып, “Минем балам татар телен өйрәнсен иде”, — дигән гариза язсыннар иде.

Рилия ЗАКИРОВА.