Легендага әверелгән генерал Шәйморатов
Бала-чага ни ишетсә, шуны отып алып такмаклап йөри бит ул. Җырларның, шигырьләрнең мәгънәсенә артык төшенеп тә тормыйсың, ә сүзләре бик тиз ятлана. 4-5 яшьләрдә мин дә шулай радиодан ишеткән бик күп җырларны җырлап йөри идем. Ишек тупсасын сәхнә итеп, күрше кызлары белән концерт куеп та уйный идек әле. Бер җыр да калмый инде ишеткән: башкорт, татар җырлары да, мәхәббәткә, әниләргә багышланганнары да, патриотик җырлар да… Соңгылары турында әйткәндә, ике җыр күңелгә нык кереп калган. Берсен —
Мин Чапаев абыемны
Кинодан күреп беләм.
Аңа ошарга тырышып,
Кара папаха киям, — дип, әтинең фермага йөри торган кара бүреген күзгә кадәр батырып киеп җырлаганым әле дә хәтердә. Ә икенчесе – башкорт халык җыры дәрәҗәсенә әйләнгән генерал Шәйморатов турындагы җыр:
…Башкортлар китте сугышка,
Озатып калды күк Урал.
Ат уйнатып алдан бара
Ә агымдагы елның 30 мартында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңлегали Шәйморатовка, Владимир Путин указы белән, һәлак булганнан соң Россия Герое исеме бирелгәч, якташым белән зур горурлану кичереп, аның биографиясе белән тагын бер кат тирәнрәк таныштым.
Миңлегали Шәйморатов 1899 елның 15 августында Башкортстанның Кырмыскалы районы Биштәкә авылында туган. Бу авыл хәзер аның истәлегенә Шәйморат авылы дип атала. 1915 елдан “Урал” пароходында матрос булып эшли.
Ул гражданнар сугышында, Колчак гаскәрләренә каршы 270нче Белорецск укчы полкында, Төркестан фронтында, С.М.Буденныйның Беренче атлы армиясендә хезмәт итә.
1931-1934нче елларда М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укый. Инглиз, кытай, татар, уйгур һәм казах телләрен яхшы белгән, шуңа күрә Хөкүмәтнең аерым биремнәре буенча ярты дөньяны йөреп чыккан.
1934 -1935нче елларда Төркиядә хәрби атташе, 1936 -1940нчы елларда Кытайда хәрби атташе булган.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, полковник М.М. Шәйморатов Кызыл Армия Генераль Штабы начальнигы ярдәмчесе һәм Кремльне саклау буенча часть командиры итеп билгеләнә. М.М. Шәйморатов Волоколамск янындагы сугышларда икенче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
1942 елның 2 июленнән аның җитәкчелегендәге 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Көньяк-Көнбатыш фронты составында сугыша. 10 ноябрьдә Шәйморатовка хәрби генерал-майор исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышы елларында Шәйморатов дивизиясе Доннан Эльбага кадәр 4000 км дан артык юл үтә. Дивизиядәге 3860 сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, шуларның 78е Советлар Союзы Герое һәм бишесе Дан орденының тулы кавалеры була. Кызыл Армиянең бер генә берләшмәсендә дә моның кадәр Бөек Ватан сугышы геройлары юк.
1943 елның 23 февралендә Ворошиловград өлкәсендә Штеровка поселогы белән Юлино поселогы арасында дошманнар ут яудыра башлыйлар. Шаһитлар искә төшергәнчә, бу авыр минутта да генерал Шәйморатов: «Алга, Салават Юлаев токымнары!» — дип, сугышчыларны һөҗүмгә алып бара. Башта аның кулы яралана. Санитар кулын бәйләгән арада, икенче пуля генералның башына эләгә. Генерал авыр яраланып, һәлак була.
2015 елның 11 сентябрендә Кырмыскалы районы Шәйморат авылында Миңлегали Шәйморатовка багышланган Хәрби Дан мемориалы ачылган.
2012 елның 21 ноябрендә Россия Президентының 1561нче Указы нигезендә Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы Эчке гаскәрләренең 29нчы Махсус тәгаенләнеш отрядына Миңлегали Шәйморатов исеме бирелгән.
2019 елда Башкортстанда генерал Шәйморатов исемендәге орден булдырыла. Ул җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда батырлык күрсәтүчеләргә тапшырыла. Шулай ук быелдан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең истәлегенә Башкортстанда бәйрәм көне булдырылган. Ул Башкорт дивизиясе 1941 елда оешкан көндә – 13 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк.
Әйе, батырлар онытылмый. Аларның исеме әле күп еллар балкып, хәтеребезне яңартып торачак.
Элмира Нигъмәтҗан әзерләде.