Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 26-2019
27.06.2019

Әдәби сәхифә 26-2019

Әлфирә Низамова
Сабан туе

Гает эзләренә басып,
Сабантуй килә…
Иман нуры йөзләрендә
Шатлана, көлә…

Урамнарда бүләк җыя,
Җырлый, биетә…
Мәйдан батырларын исә
Бүләкләр көтә…

Атлар йөри кәс-кәс басып —
Тояк чарлыйлар…
Яшь җилкенчәк кибетләрдә
Кием сайлыйлар…

Багана башына кунып
Җилферди әләм…
Чүлмәк көтә, көязләнгән
Көянтә-чиләк…

Кунак төшә, чәкчәк пешә —
Сабантуй килә…
Сабантуйлы җәй бәйрәмгә
Такыя кия…

Аллы-гөлле болыннарга
Сабантуй дәшә…
Милли бәйрәмнәрең белән,
Халкым, мең яшә!
Исәнбай авылы.

Тәнзилә Хәбибуллина
Котлы булсын Сабантуй!

Сабан туе якынлаша
Борынгы да, күркәм дә.
Көтеп алам бу бәйрәмне
Күп тапкырлар күрсәм дә.

Иң беренче Сабантуйда
Ат чабышын юксынам.
Бу мәйданда әллә нәрсә
Зур хәзинә юк сыман.

Соңгы атка өеп-өеп,
Бирерләр иде бүләк.
Илгә-көнгә, бар дөньяга
Изге теләкләр теләп.

Көрәшчеләр бил алыша,
Таладыр беләкләре.
Чабыш ат кебек ярсыйдыр
Аларның йөрәкләре.

Көрәшчеләрдә төп сыйфат —
Үҗәтлек һәм горурлык.
Бу егетләр иңнәрендә
Ил күтәреп торырлык.

Билбау кискән эзләр кала
Көрәшченең билендә.
Беркем аңламаган хисләр
Була алар күңелендә.

Еллар буе әзерләнә,
Җиңү генә уенда.
Чирканчык ала көрәшче
Авыл Сабан туенда.

Сабантуйның төп бүләге —
Тәкә менә иңенә.
Ел саен шундый батырлар
Табылып торса иде лә.

Гомер буе иген иккән
Ветераннар күңелдә.
Аларны да йөрәк көтә
Мәйданның иң түрендә.

Яу кырына киткәннәрнең
Мәйдан саклый эзләрен.
Рухларына дога бирик,
Булмаса да үзләре.

Мәйдан уртасына чыксын
Көрәшче ветераннар.
Туган якның горурлыгы,
Маягы да бит алар.

Җирсәп-сагынып кайталар
Дус-ишләр, туганнар да.
Тиешле хөрмәт күрсәтик
Бәйрәмдә аларга да.

Сабан туе — хезмәт туе,
Хөрмәт туе да булсын.
Килер буын үткәнен дә,
Киләчәген дә белсен.

Һәрбер якның үз җыры бар
«Сандугачы» да башка.
Үзебезнең талантларны
Тыңлыйсы килә башта.

Әткәм җыры, тальян моңы
Бары истәлек кенә.
Сабантуй саен сагышы
Тора өстәлеп кенә.

Имин үтсен Сабантуйлар
Сезгә изге теләгем.
Акыллылар данлап яши
Үз халкын, үз төбәген.

Һәр кешенең үз карашы
Үз фикере, уйлары.
Котлы булсын, якташларым,
Милли Сабан туйлары!
Салагыш авылы.

Рима Зарипова
Җәйнең яме

Җәйнең матур көннәрендә
Бар халык бәйрәм көтә.
Күңелләрне җилкендереп,
Тагын Сабантуй җитә.

Җәйләр белән бәйләнгән бит
Халкымның зур бәйрәме.
Игенчене зурлау-мактау —
Бәйрәмнең иң төп яме.

Туганнарны очраштыра,
Яшьләрне кавыштыра.
Еллар үтеп ерагайган
Юлларны тоташтыра.

Авылларга кунак кайта,
Урамнар гөрләп тора.
Тирә-юньгә гармуннардан
Моңлы көйләр агыла.

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,
Сагынып сөйләрлек үтсен!
Сабантуйның һәр мизгеле
Күңелгә үтеп керсен!

Уен-көлке белән үтсен
Татарның зур бәйрәме.
Йөрәкләрне җилкендерсен
Сабантуй – җәйнең яме.
Кичкетаң авылы.

Роза Фәрхетдинова
Бәйрәм рухы

Сабантуй ул – шундый көн,
Берләштерә торган көн.
Барлык дус-иш, туганнарны
Очраштыра торган көн.

Ераклардан, чит яклардан
Кунаклар кайтып төшә.
Бала-чагага зур шатлык –
Алар бит бүләк көтә.

Ишек алды иртә таңнан
Дус-ишләр белән тула.
Берничә көн җыр-моңнардан
Урамнар гөрләп тора.

Өстәл тулы — муллык, ризык,
Каклаган каз киселә.
Тирә-юньнәргә тарала
Тәмле бәлеш исе дә.

Яңа күлмәкләр киелә
Сабан туе көненә.
Бәйрәм шатлыгы, сөенеч
Һәр кешенең йөзендә.

Бар халыклар күңел ача.
Күрешәләр биреп кул.
Милли Сабантуй бәйрәме —
Могҗизага тиң бит ул.

Ижау шәһәре.