Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - 12нче мәктәптә татар теле түгәрәге эшли
28.11.2018

12нче мәктәптә татар теле түгәрәге эшли

Агымдагы уку елында Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә татар теле түгәрәге эшли. Аны Рәзинә Муса кызы Җәлилева алып бара. Элекке 38нче мәктәптә татар сыйныфларын җитәкләгәндә үк Рәзинә ханымның укучылары милли җанлы булулары белән аерылып тора иде. 12нче мәктәпкә эшкә килгәч тә, балаларны татар теле түгәрәгенә тартты. “Узган ел 1нче һәм 2нче сыйныфларга кереп, укучыларны татар теле түгәрәгенә чакырып йөрдем. 18 укучы белән түгәрәк эшен башлап җибәрдем. Ел буе 15 укучы татар теле түгәрәгендә даими шөгыльләнде. Шул балалар быел да түгәрәккә йөрүләрен дәвам итәргә теләк белдерделәр. Тагын алар янына башка сыйныфлардан 4 бала кушылды. Быел укучыларны 2 төркемгә бүлеп, татар телен өйрәтәм: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә шөгыльләнәм. Укучыларның татар теле буенча белемнәре төрле. Кайберләре катнаш гаиләдә үсәләр. Саф татар гаиләсендә тәрбияләнүче, әмма телне бөтенләй белмәгән балалар да, татарча аңлаучы, әмма сөйләшми торганнары да бар. Тик конкурсларда катнашырлык матур итеп татарча шигырьләр сөйләүче балалар юк әлегә, әмма өметләнәм.
Түгәрәктә шөгыльләнү өчен уку программасын үзем төзедем. “Мин татарча өйрәнәм” китабының рәсемнәрен кулланам. Шулай ук Интернеттагы бик күп кулланма әсбапларга таянам. Укучылар белән рус-татар сүзлекләре төзибез, шигырьләр укыйбыз, әңгәмә корырга өйрәнәбез, милли уеннар уйныйбыз. Татарча җырларга өйрәнергә дә уйлыйбыз, әлегә җыр сүзләрен өйрәнәбез. Хикәяләр укыганда, һәрвакыт аның авторы белән таныштырып китәм. Еш кына балалар белән Казан турында сөйләшәбез. “Яңарыш” газетасы мәктәпкә килгән саен укучыларны “Алтын йомгак” сәхифәсе белән таныштырам. Соңгы санда үзләренең язмаларын, фотосурәтләрен күреп, балалар бик сөенделәр.
Мин 12нче мәктәпкә татар сый­ныфларында эшләрмен дип килгән идем. Минемчә, бик тырышканда, татар сыйныфларын ачарга була. Татар сыныфының өстенлеге шунда: тәрбия сәгатьләрен, кичәләрне милли юнәлештә оештырасың. Театр, фән атналыклары, конкурслар – болар барысы да татарча узар иде.
Түгәрәккә йөрүче укучылар арасында татар телен өйрәнүгә бик җитди караучылар бар. Мәсәлән, Илхан Закиров, Булат Низаметдинов бөтен дәресләргә дә әзерлекле киләләр. Булат 107нче балалар бакчасында да милли тәрбия алган. Балалар татар телен әти-әниләре теләге белән өйрәнә башлаган булсалар, хәзер үзләре дәресләрне көтеп алалар”, — дип сөйләде Рәзинә Муса кызы.
Мин катнашкан дәрестә укучылар тизәйткечләр, яңа татарча сүзләр өйрәнделәр. Укучылар белән татар телендә әңгәмә дә кордым (әңгәмә “Алтын йомгак” сәхифәсенең алдагы санында биреләчәк). Укучыларның тәнәфескә чакырып чыңлаган кыңгырауга да исләре китмәде. Дәрес тәмамлангач, оныгы Булатны каршы алырга килгән Әлфия апа белән дә аралашып алдым. “Үзем оныклар белән татарча гына сөйләшергә тырышам. Булат татар телен өйрәнә башлагач, минем белән татарча сөйләшергә тырыша. Мәктәптә шундый түгәрәк оештырганнары өчен бик сөенәм”, — диде ул.

12нче мәктәп Ленин районында — татарлар күпләп яшәгән төбәктә урнашкан. Биредә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле белгече Рәсимә Садыйкова, музыка белгече Диния Кәримуллина эшли, татар сыйны­фын ачарга мөмкинлекләр җитәрлек. Хөрмәтле ата-аналар, балагыз әлеге мәктәптә белем алса, мәктәп җитәкчесенә “Баламның татар телен өйрәнүен телим” дип гариза язарга гына кирәк.

Рилия Закирова.