Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - 10нчы мәктәптә — ачык дәрес
1.02.2018

10нчы мәктәптә — ачык дәрес

Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбендәге 3нче класста татар теленнән ачык дәрес бара. Дәрес театрлар темасына багышланган иде. Укучылар укытучылары Фәридә Кашапова белән Казан шәһәрендә, Татарстанның үзендә нинди театрлар булуын барладылар, һәр театрның тулы исемен атап чыктылар. Әңгәмәнең төп өлеше Мәскәүдә В.Л. Дуров исемендәге җәнлекләр театры турында барды.
Сыйныфтагы 15 укучының 3се генә саф татар гаиләсеннән, ә калганнары катнаш гаиләдән. Шулай булуга карамастан, укучылар татарча бик күп сүзләр беләләр. Бу юкка гына түгел. Дәрес барышында алар укытучы апалары белән татар сүзләрен өйрәнделәр, күп тапкырлар кабатладылар, ул сүзләр белән җөмләләр төзеделәр. «Ике укучы — оныгым», — дип шаяртып та алды Фәридә Фрунзевна. Бу “онык”ларның әти-әниләре кайчандыр үзләре дә биредә татар сыйныфын тәмамлаганнар икән. Хәзер балалары татар сыйныфында белем алалар.
Миңа бигрәк тә Роберт исемле малай бик ошады. Дәрес буе күземне аннан алмадым. Фәридә Фрунзевнаның бер генә соравын да игътибарсыз калдырмады ул. Тиз генә кулын күтәреп, дөрес итеп җавап бирде. Җавапларын үзе бәяләп, тиз генә кәгазь битенә балл да төшереп барды. (Хәзер яңа методика белән укучы дәрестә ничек эшләвен үзе бәяләп кәгазьгә баллар язып бара. Дәрес ахырында шул баллардан чыгып, укытучы билге куя). Бу көнне дәрес ахырында иң зур баллны Роберт белән Аделина җыйдылар.
3нче сыйныф укучылары «Шал­кан» һәм «Төлке белән ку­ян» әкиятен дә сәхнәләштереп күр­сәттеләр.

Ике әкияткә дә матур костюмнар әзерләгәннәр. Уку­чыларның рольләргә керүләре, сүзләрне дөрес һәм сәнгатьле итеп әйтүләре мактауга лаек. Бер генә укучы да каушап, сүзләрен онытып, әкиятнең ямен җибәрмәде. Бу авыр хезмәт артында Фәридә Кашапованың нинди зур көч куюын аңлау кыен түгел иде.

Дөрестән дә, укытучыларга үрнәк булырлык дәрес бирде мөгаллимә! Афәрин!