Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
1.05.2018

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы!
Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавымны кабул итеп алыгыз. Бу искиткеч бәйрәм инде күп дистә еллар дәвамында үзләренең фидакарь хезмәтләре белән илебезнең һәм республикабызның байлыгын тудыручы кешеләрне берләштерә. Удмуртиядәге беренче эш елымда бик күп хезмәт коллективларында булганнан соң, халыкның үсешкә омтылуына, тынгысыз җанлы һәм рухи яктан бердәм булуларына инандым. Сез туплаган бай традицияләр алга таба үсешнең нигезен тәшкил итә, илебезнең якты киләчәгенә ышанычны ныгыта.
Беренче май бәйрәме алдыннан республикабызның активистлары белән очрашкан вакытта без узган ел эшләгән эшләргә йомгак ясадык һәм киләчәккә планнар хакында фикер алыштык. Бурычлар бик күп һәм без аларның җитдилеген аңлыйбыз. Уйланылганнарга бергәләп ирешү өчен кайсы юнәлештә барырга кирәк икәнлеген дә беләбез.
Бу язгы бәйрәмдә сезнең күңелләр кояш нурлары белән тулсын. Республикадагы һәр кешенең хезмәтенә ихтыяҗ булсын һәм лаеклы бәяләнсен. Сезгә күңел көрлеге, күтәренке кәеф телим.

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.