Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Өч сорауга бер җавап
18.04.2018

Өч сорауга бер җавап

Тормышыбызда һәрберебез белән дә төрле хәлләр булырга мөмкин: шатландыра торганы да, кайгырта торганы да. Кайгы яки бәла-каза килсә, кайберәүләр: “Ник соң мондый хәл булды? Нигә минем белән генә шулай була соң?” — дип зарланып, үзенең канәгатьсезлеген белдерә.
Галәмнәрнең Раббысы Коръәндә болай ди: “Сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһ­ларыгыз сәбәпледер, шулай булса да, Аллаһ гөнаһларыгызны күбрәген гафу итәдер” (“Шура” сүрәсе, 30нчы аять). Димәк, гаепне бары тик үзебездән эзләргә кала. Аятьтән аңлашылганча, кайгының сәбәбе — үзебезнең гамәлебез. Туктап, әзрәк артка карап, уйланып карыйк. Бу күңелсез күренешләр, әле на­чар эшләребезнең бер өлеше өчен генә, чөнки Аллаһы Тәгалә күбрәген гафу итүче. “Әгәр Аллаһ кешеләрне кылган гөнаһлары (золым кылулары) өчен дөньяда ґазап кыла торган булса, җир өстендә һичбер мәхлукны калдырмыйча, һәммәсен һәлак итәр иде. Ләкин һәлак итмичә билгеле вакытка кадәр кичектерә, билгеләнгән вакыт җиткәч, бер сәгать соңга калмас вә бер сәгать алдан ґазап ителмәсләр” (“Нәхел” сүрәсе, 61нче аять). Хәзер үк барлык гөнаһларыбызның җәзасын алсак, беребез дә котылып кала алмас иде. Раббыбыз, Үз рәхмәте белән газапны кичектерә, бәлки кеше аңына килеп тәүбә кылыр, изгелекләрен арттырыр? Шулай эшләсә, хаталары кичерелер. “Кайчанга кадәр газапны кичектерә?” дигән сорауга җавап: “Бу дөньяда ук гомеренең бер вакытына кадәр, яки ахирәт тормышына күчкәнчегә, Кыямәт көненә кадәр”.
Гөнаһларның төрләренә килгәндә, кайбер галимнәрдән шундый хикмәтле сүзләр тап­шырыла: “Ачык эшләнгән гөнаһның җәзасы да күренә торган була, ә яшерен эшләнгән яки йөрәгебез белән башкарылган гөнаһның җәзасы шундый ук булыр”. Сәбәпсез булган күңелебездәге тынычсызлык, җаныбыздагы авыр хисләр, депрессия кебек нәрсәләр шул инде ул — яшерен кылган хаталарыбыз нәтиҗәсе. Кеше хакына кермим, урламыйм, эчеп сугышып йөрмим дип, үзләрен юатып, тынычландыручылар бар. Дөрес, бу хуплана. Ләкин моның белән генә кешенең яхшы булуы чикләнми, изгелекләр дә кылырга кирәк. Кешене кайчан зурлый башлыйлар? Күбрәк яхшылык эшли, файда китерә башлагач. Яхшы гамәлләребез бозыклыкны калдыру белән генә чикләнми, чөнки бу гади, табигый күренеш булырга тиеш.
Хаклыкның шуннан гыйбарәт икәнен онытмыйк: “Гөнаһ кылыр өчен, тыелган, начар булган гамәлне кылу гына түгел, безгә йөкләнгән, эшләргә тиешле булган гамәлне калдыру да җитә”. Бу җөмләнең икенче өлешенә мисал итеп, иң беренче чиратта Раббыбызның дини йөкләмәләрен башкармауны китереп була. Ягъни намаз, ураза кебек гыйбадәтләрне башкармау. Шулай ук әти-әнинең хакларын үтәмәү, бигрәк тә ир-атларга кагылышлы булган, көчтән килгәнчә гаиләңне кирәк нәрсә белән тәэмин итмәү һәм шуның кебек динебездәге башка йөкләмәләр. Ислам бит ул — намаз укып, сәдака бирү генә түгел, нинди киң һәм үз эченә кешенең барлык яшәешен алучы дин. Матур холык һәм әдәпле булу дигәннәрен дә истә тотыйк.
Гөнаһларның тагын бер тискәре йогынтысы бар. Шундый бер хикәя тапшырыла. Дәрес алып баручы бер галимнән: “Яңгырлар яумый, үсемлекләр үсми, бакчалар корый. Нәрсә эшләргә?” – дип сорыйлар. “Истигъфар кылырга, Аллаһтан гөнаһларны кичерүне сорарга”, — дигән галим. Берникадәр вакыттан икенче бер кеше килеп: “Ярлылыгымнан, фәкыйрьлектән котыла алмыйм”, — ди. Моңа да галим: “Истигъфар кыл”, — дигән. Өченче очракта да: “Балаларым юк, нишләргә?” — дип сораучыга да галим шундый ук җавап кайтара. Бу хәлне күзәтеп торучы шәкертләр: “Өч төрле сорауга бер үк җавап”, — дип гаҗәпләнеп остазларына мөрәҗәгать итәләр. Галим: “Мин үземнән бер әйбер дә өстәп әйтмәдем. Коръәндә: “Һәм әйттем аларга: “Тәүбә итеп, Раббыгызга истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез, Ул гөнаһларны ярлыкаучы. Сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр. Сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер”, — дип әйтелә”, — дип җавап бирә. Кеше, гөнаһ кылып, үзен бәла-казага дучар итеп кенә калмый, хәтта төрле нигъмәтләрдән дә мәхрүм итә ала. Бәрәкәтле, бәхетле тормыш алып барыйк дисәк, иман китереп, изге гамәлләр кылып, шөкер итеп яшәргә тырышырга кирәк.

Дамир хәзрәт Әхмәтов, Глазов шәһәре имамы.