Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Өмет чаткылары кабынды
12.09.2019

Өмет чаткылары кабынды

Сарапул шәhәренең 21нче мәктәбе татарлар күпләп яшәгән Гудок микрорайонында урнашкан. Бу мәктәп башкалардан үзара дусларча мөнәсәбәт булуы белән аерылып тора. Шулай ук ул толерантлык буенча республикакүләм мәйданчык оештыручы hәм шул мәйданчыкның үзәге татар балаларына телне, халыкның мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен өйрәтү буенча башкарылган эшләр булуы белән дә тарихка кереп калды. Тик соңгы елларда кайбер сәбәпләр аркасында, республиканың башка төбәкләрендәгечә, бездә дә татар телен укыту гына түгел, гомумән, татарлар хәрәкәте бик сүлпәнләнде, хәтта юкка чыгу чигенә җитте. Минемчә, бу хәл ата-аналарның балаларны зур йөкләмәләрдән сак­ларга тырышуына гына түгел, ә татар оешмасы әйдәманнарының дөрес фикерләмәвенә дә бәйле. Ни кызганыч, соңгы унъеллыкта сәнгать җитәкчесе, методист ставкаларын үзләштерүчеләр була торып та, татарлар тормышы белән кызыксынучы булмады, ә балалар hәм яшьләр белән эш бөтенләй алып барылмады. Ә кайчандыр даны Казан сәхнәләреннән яңгыраган изге Сабантуебызның исеме инде җисеменә туры килми. Соңгы вакытларда минем күпсанлы милләттәшләребезнең бу хәлгә борчылып, нәрсә дә булса эшләгез инде, берничә елдан шәhәребездә татарлар өчен бернәрсә дә калмаячак бит, дигән фикерләрен ишетергә туры килде. Мондый фикерле кешеләр мәктәбебез укучыларының ата-аналары арасында да бар икән. Шулай итеп, яңа ачылган Татар мәдәнияте үзәгендә эшләүче якшәмбе мәктәбе укучыларының да күпчелеге Гудок микрорайоныннан иде. Ә инде 21нче мәктәптә укучылар белән тәүге тапкыр 8 Март бәйрәменә багышланган концертта бер бию белән чыгыш ясадык. Ә апрель аенда Ижау шәhәрендә узган төбәк фестиваль-конкурс­та катнашып, 3 — беренче, 1 икенче дәрәҗә hәм башка урыннар яулау бәхетенә ирештек. Әлбәттә, нәтиҗә булгач, әти-әниләрнең дә, балаларның да кәефләре шактый күтәрелде. Мәктәбебез җитәкчеләре дә башлангычыбызны бик хуплап, бу эшне дәвам итик, дигән фикерне әйттеләр. Ә инде иҗатыбызның дәвамы чынлап та озак көттермәде. Июль аенда Казан шәhәрендә булачак “Казан сөлгесе” исемле IV халыкара фестиваль-бәйгедә катнашабызмы дип сорагач, ата-аналар да, балалар да бертавыштан “Әйе” дип җавап бирделәр. Бәйгегә әзерлек эшләре бик җиңел булмады. Хореография өлкәсендә тәҗрибә юклыгы, костюмнар кытлыгы, иганәчеләр барлау hәм автобус эзләү мәшәкатьләре тау кебек өелделәр. Инде, ниhаять, кулыбыздан килгәнчә әзерләнеп, бөтен көчебезне уч төбенә җыеп, катнашабыз дигән фикергә килдек hәм юлга чыктык.

«Казан сөлгесе»

Казан шәhәре hәм Татарстан Республикасы көне кысаларында уздырылучы халык җыр hәм бию сәнгатенә багышланган бу бәйге Казан шәhәренең Халыклар дуслыгы йортында 28-30 август көннәрендә үтте. Бәйрәмнең символы — матур итеп чигелгән сөлге кеше күңеленең hәм аның уйларының чисталыгын белдерә; чигү осталарының кул җылысы кергән милли бизәкнең матурлыгын күрсәтә. Чигүле сөлге Сабантуйда ат чабышы батырына бүләк итеп тапшырыла hәм бәйрәмнең символы булып тора. Оештыручылар җир йөзендә яшәүче халыкларның җыр-бию сәнгатен сак­лап калуны, аны үстерү hәм пропагандалауны, яшь талантлы башкаручыларның иҗатын халыкка таныту hәм популярлаштыруны; төрле илләрнең хезмәттәшлек итеп, дус–тату яшәвенә ярдәм итүне, югары әхлаклы халык сәнгатен киң массаларга таратуны максат итеп куялар. “Казан сөлгесе” — үзенчәлекле фестиваль. Беренчедән, анда катнашучылар өчен яшь чикләүләре юк. Икенчедән, hөнәри артистлар белән беррәттән иҗат юлын әле башлап кына килүче төркемнәр дә катнаша ала. Алар җыр, бию, музыка коралларында уйнау номинацияләрендә катнашып, үз көчләрен сыный алалар. Фестивальнең уңай якларына шулай ук анда катнашуның бушлай булуын, hәр чыгышның бәяләнүен кертер идем. Ә инде аның төп үзенчәлеге – безнең кебек үзешчәннәргә камилләшергә hәм үсәргә мөмкинчелек тудыру. Чыгышларны бәяләүчеләр арасында “Казан сөлгесе” фестиваленең президенты, Россиянең халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, “Сәйдәш” мәдәният үзәгенең җитәкче урынбасары, күп еллар Казан дәүләт җыр hәм бию ансамблен җитәкләгән Лима Кус­табаева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, доцент Тимур Юсупов, Татарстан Республикасының халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Таhир Латифуллин hәм башкалар бар иде. Мондый югары дәрәҗәдә профессиналь жюри бер яктан куркытып, җаваплылык хисен арттырса, икенче яктан горурлык хисе тудырды. Бу чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара икән. Узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Төркмәнстаннан, Әзербайҗаннан hәм Әрмәнстаннан 800 кеше катнашкан булса, быел исә алар саны 1000гә җиткән. Шул мең кеше арасында Удмуртиядән дә 4 чыгыш әзерләп килгән 16 кеше булу, әлбәттә, күңелле хәл. Нәтиҗәләр билгеле булгач, кәефләр тагын да яхшырды, чөнки безнең чыгышлар югары бәяләнделәр.

Ижаудан яшь hәм талантлы җырчы, бүгенге көндә Казан музыка училищесының вокал бүлеге студенты Рөстәм Егоров бу бәйгедә икенче тапкыр катнашып, беренче дәрәҗә премия лауреаты дип­ломына лаек булды hәм чигүле сөлге белән бүләкләнде. Шулай ук Ижаудан «Рәйхан» ансамбле катнашуы да зур шатлык булды. Беренче тапкыр катнашуыбызга карамастан, безнең балалар башкарган татар халкының парлы биюен дә хөкемдарлар югары бәяләделәр hәм икенче дәрәҗә премия лауреаты дипломын тапшырдылар. Ә инде өченче дәрәҗә премия лауреаты дипломына безнең төркемнән Илназ Садыйков белән Алина Глухова башкарган рус халык биюе лаек булды. Нәтиҗәләрне халык игътибарына җиткергәнче, гаять эчтәлекле hәм файдалы мастер-класслар булып узды. Алар барышында без киемнәрдә, бию хәрәкәтләрендә нинди җитешсезлекләребез барлыгын аңлап, аларны ничек төзәтергә икәненә төшенгән, булган сорау­ларыбызга җавапларны алган идек инде. Шундый фикер алышу уздырганнары өчен оештыручыларга мин бик рәхмәтлемен. Чыгышларга килгәндә, ике көн буе берсеннән-берсе матур яңгырашлы җырлар, дәртле биюләр карап, хозурланып утырдык. Катнашучыларның географиясе генә түгел, яшьләре дә бик төрле булды. Тамашачыларны Туладан килгән өч яшьлек балалар да, 89 яшьлек әбиләр дә бер дәрәҗәдә әсир иттеләр. Иң югары бәя алган чыгышлардан төзелгән концерт 30 августта Иске Татар бистәсендә Республика көне кысаларында узды. Болардан тыш, без балаларны Казан шәhәре белән таныштырырга да мөмкинлек таптык. Кремльгә, Иске Татар бистәсенә бардык; Кабан күлендә йөзгән кошларга карап хозурландык; Бауман урамына кичке сәяхәткә чыктык.

Рәхмәтебез чиксез

Ә инде без бүген тир түгеп яуланган җиңүебез тәэсире астында яшибез. Әйе, без Казанга барганда андый югары бәягә өметләнмәдек. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр дә ышанмагандыр. Әмма бүген рәхмәт әйтәсе шәхесләребез бихисап. Менә алар: фестивальнең президенты Лима Кус-
табаева, мәктәбебез директоры Рафаэль Шәйхетдинов, депутатларыбыз Александр Черных, Илһам Фәррахов, аның ярдәмчесе Сәниф Салахов, Рәфилә Рәсүлева, Фаил Исламгалиев, Елена Шохина, Татьяна Беляева, Илдар Гыйльфанов, Зөлфәт Арсланов, Рифкать Шакиров, Галина Шулепова, Галина Колыбасова, Роберт Рыбаков. Рәхмәтләрнең иң зурысы балаларга: Марат Бикмөхәммәтов, Камил hәм Артем Шәйдуллиннар, Лимира Лотфуллина, Булат Хәлиуллин, Вячеслав Голубков, Екатерина Возякова, Юлия Носкова, Самина Габидуллина, Камилла Угай. Балаларны әзерләүче hәм беренче тапкыр хореограф буларак шундый дәрәҗәле бәйгедә катнашкан Илназ Садыйковка, сыйныф җитәкчесе Илмира Угайга, оештыру эшләрендә булышкан ата-аналар Эльвира Лотфуллинага, Евгения Шәйдуллинага hәм башка әниләргә мин бик рәхмәтлемен. Әти-әниләр да балаларының уңышларына чиксез сөенеп, һәрвакыт рәхмәтләрен җиткереп торалар. «Миңа балаларыбыз белән Казан шәһәренә сәяхәт бик ошады. Аларның олы сәхнәдә чыгыш ясаулары, югалып калмаулары бик сөендерде. Аларны әлеге зур сәхнәгә бас­тырган укытучыларга, җитәкчеләргә, иганәчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Балаларыбызга иҗат уңышлары телим, әлеге юлларын киләчәктә дә дәвам итсеннәр», — ди Мәүлия Хәлиуллина.
Боз кузгалды сыман, йөрәктә ниндидер өмет чаткылары уянды. Бу уңышларыбыз дәвамлы булса иде. Әти-әниләр белән уртак фикердә булып, милләттәшләребез hәм түрәләрнең ярдәменә таянып, әле зур үрләр яуларбыз, милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киләчәк буыннарга тапшыру эшенә өлешебезне кертербез, дип ышанасы килә.

Мәүлидә Фәйрузова, Сарапул шәһәре.