Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - ӨМЕТ (Повестьтан өзек)
3.05.2017

ӨМЕТ (Повестьтан өзек)

— Әни! Әни, дим!
— Әү, кызым!
— «Марҗа» нәрсә ул, әни?
Сәрия «дерт» итте. Кулындагы тәлинкәсе әздән генә идәнгә төшеп чәлпәрәмә килмәде.
«Йә Хода! Кайсысы әйтте икән? Бераз үсә төшкәч сөйләрмен дип, күпмеләр сузып йөрдем бит! Нәрсәләр дип җавап бирергә бу балага? Менә хәзер аңлат инде син аңа…»
— Нәрсә соң ул, әни, «марҗа»? Ашый торган әйберме ул? Теге — син калага баргач алып биргән «маруҗный» кебекме?
Бәләкәченең гөнаһсыз тәтелдәве хатынны бераз тынычландыра төште.
«Юк! Юк! Әйтмәгәннәрдер… Ник әйтсеннәр ди… Алты яшьлек сабыйның күңелен җәрәхәтләү кайсының башына килсен…»
Кулларындагы калтыравык бераз басыл­гач, тәлинкәләрен шүрлеккә тезә-тезә, кызына дәште ул:
— Кемнән ишеттең ул сүзне, балам?
— Яследә бер малай әйтә: «Син — мар­җа!» — ди. Шул маруҗныймы соң ул, әни? «Марҗа» тәмле була, — дигән идем, Сания апа көлде.
Уракчы хатыннарга ярдәм йөзеннән, колхозда ясле сыман бернәрсә оештырганнар иде.
Яңарак кына бәбидән котылган Санияне шул яслегә билгеләп куйдылар.
— Өегез зур. Сабыйларны әниләре иртүк китерер, кич урактан кайтышлый алып китәрләр. Сиңа да бераз тернәкләнергә җай булыр, балаларга да күз-колак булырсың, хезмәт көне дә язып барырбыз, — дип, председатель тәки ризалаштырды үзен. Өч-биш яшьлек унбишләп сабыйны карап, Сания ни дәрәҗәдә «тернәкләнгән»дер, әмма уракчы хатыннарга бик кулай булды ул «ясле» дигәннәре. Председатель бераз он-ярма ише нәрсәләр дә язып биргәч, тәмам сөенеште алар.
— Балалар — караулы, тамаклары — тук. Шәһәр хатыннарыннан бер җиребез дә ким түгел. Үкчәле туфли генә җитми, — диде Гөлфая, чабата бавын бәйли-бәйли.
— Биткә иннек тә сөртеп җибәрсәң… Кулга теге ридикүл дигәннәрен дә эләктерсәң… — дип тезеп китте күрше авылдан төшкән яшь килен, кояш ашап кубалакланган борын яфракларын ышкып.
— Камыл арасында сөртенеп егыла күр­мә тагын. Ридикүлеңдәге әбәткә дип тыккан чирекле сөтең ватыла күрмәсен.
Хатыннар рәхәтләнеп шаркылдашты ул чакта…
…Сәрия басудан кайтышлый Наҗиясен шул яследән кереп алган иде. Озын көннәр буе сабыен күрмәгәнгә, сагынуына чыдый алмый, кысып-кысып кочаклады ул баласын. Ә Наҗиясе (күр инде син аны!) нинди табышмак әзерләп куйган әнисенә! «Марҗа — нәрсә ул?» — ди.
Сәрия моны күптән көтә иде. Куркып, хәвефләнеп, пошына-пошына көтте. Наҗия бу сорауны кайчан да булса бер бирергә тиеш иде. Тик нигәдер ул көн әле ерактыр, тиз генә килеп җитмәстер кебек тоела иде аңа. Бактың исә, ул янәшәдә генә булган икән. Әнә кызы зәп-зәңгәр күзләрен аңа төбәгән дә, җавап көтә.
— Марҗа нәрсә ул?
Сәрия кызчыкның арык гәүдәсен кочагына алды да сабыйның аксыл чәченә борынын төртте. «Салам түбәм син минем…»
— Ул тәмсезмени, әни?
Хатын тырышып кына елмайды:
— Менә синең кебек зәңгәр күзле, курчак кебек матур кызларга шулай дип әйтәләр.
«Матур» да, җитмәсә, «курчак» та булуына куанып, әй шатланды да соң Наҗия. «Мин — марҗа! Мин — марҗа!» — дип сикергәли дә башлады.
«Йә Хода! Әллә ялгыш аңлатаммы? Тик ничекләр итеп җан түренә кереп урнашкан теге шөбһәле серне бу сабыйга төшендереп бирергә соң?»
Теге чакта, кырык бернең елак октябрь төнендә, барысы да ничек тиз хәл ителгән иде. Наҗиягә күкрәк сөтен имезгәндә, сабыйның үз баласы түгел, ә ниндидер бер ятимә кызчык булуы аның күңеленә дә кереп карамады.
…Атна буе пыскаклап бәгырьгә төшкән яңгырдан зарлана-зарлана, басудагы көл­тәләрне амбарга ташып бетерергә тырышып, җан тырмашкан көннәре иде. Җәен сугышка китүчеләрдән берән-сәрәнләп хатлар килә башлаган чак. Кемгә хәбәр килсә дә, солдат хатыннары бар да шуңа ябырыла:
— Галимҗанны күрмәгәнме?
— Безнең Сәгыйт белән очрашмаганмы? Алар бер көнне киттеләр бит…
— Нәрсә дигән? Авылдашлар турында берәр хәбәр юкмы?
— Минем Сафа турында язмаганмы?
Сугыш башлангач та, Сәриянең Ибра­һимын да военкоматка чакыртып алганнар иде.
Кавышуларына әле өч ай да тулмаган чак. Май бәйрәмендә генә клубта кызыл туй ясадылар. Бөтен авыл белән бәйрәм иттеләр… Ике пар иделәр… Сәрия белән Ибраһим… Гөлҗиһан белән Гатаулла… Яшь киленнәр иң уңган колхозчылар булса, Габдулла — тимерче, Ибраһим — мактаулы ат караучы. Председатель яшь гаиләләрнең икесенә дә сарык бүләк итте. Матур сүзләрнең, әйтелгән теләкләрнең чуты-чамасы юк иде… Киттеләр дә югалдылар. Ибраһимнан да, Гатаулладан да ник бер хәбәр булсын.
Ул көнне Сәрия, көлтәләрен ындырга бушаткач, көне буе яңгыр астында йөреп күшеккән атын кәнүшнидә тугарып тора иде. Шушында егылса, шушында йоклап китәрлек дәрәҗәдә арыган тәне, оеп, «менә авам, менә авам» дигән бер мәлдә, кәнүшнинең аргы башында берәү:
— Ибраһимнан хат бар, диләр! — дип, дөньяны ярды.
Сәрия хат ташучы өенә чапты. Очты гына. Очты!
«Карале бу Гайшәне! Пучты көндез үк килгәндер бит. Башка чакта ындыр таба­гына да, басуга да иренмичә барып җиткән Гайшәне күр әле! Күрше булып яшәп тә, хатны китереп тә бирмәгән шунда! «Ни булса — шул! Барысы да онытылды. «Нигә хат язмый?» — дип борсаланып яткан төннәр дә, «Әллә? Әллә…» — дип пошынган ямьсез һәм куркыныч уйлар да — барысы да эреп юкка чыкты.
Гайшәнең үзен сәеррәк тотуына да игътибар итмәде ул, конвертны кулына алгач кына, күңел түрендә бер фикер яшендәй сызылып узды: «Сәлимәнең ире өчпочмаклы хатлар җибәрә иде…» Шунда ук конвертны ертты, шунда ук укый да башлады. Хат рус телендә булып чыкты. «Ваш муж Ивраген… («Әстәгъфирулла! Аның иренең исеме нишләп алай булсын, ди!») … Сафиуллин… («Фамилиясе туры килә!») … пропал без вести… («Туктале, нәрсә булды соң бу?..»)
Әллә кәгазьдәге сүзләр тоныклана төште инде, аларның мәгънәсе аңына барып җитми җәфалады… «Әйе, әйе, нәкъ шундый эчтәлекле хат Аръяк Зариф, Бозау Мәхмүт хатыннарына да килгән иде… Димәк… Йә Аллам! Әгәр бу хәбәр чынлап та дөрес булып чыкса? Ибраһим… Аның Ибраһимы… Теге күңел түрендә йөрткән «изге хәбәр»не иренә әйтеп тә өлгермәде түгелме соң? Йа Раббым! Өлгермәде бит! Өлгерә алмады!»
Сәриянең әллә нигә башы әйләнеп китте.
Аякларының камырдай йомшаруын тоеп, ишеккә сөялә төште, аннан, чүгә-чүгә, тупсага чүмәште. «Йа Хода! Әллә нинди «Ивраген» дигән ямьсез сүзләр белән атасалар да, хәбәр аның Ибраһимы турында бит!»
Шундый эчтәлекле хатларны җиткерергә мәҗбүр булган Гайшә Сәриянең кулына салкын сулы чүмеч китереп тоттырды.
— Яле, эчеп җибәр. Бетергәнче эч.
Салкын су, бугазны ертып, түбәнгә юл алды. Төшкән саен җылына барып, кайнар ут йомгагына әверелде. Менә йомгак, зурая-зурая, бөтен эчен, күкрәген урап алды, әллә нинди алагаем зур шарга әйләнеп, сулышын буды.
Гайшәнең теле-телгә йокмады:
— Хәбәрсез югалу — ул әле үлгән дигән сүз түгел бит, Сәрия җаным. Әле бүген генә Симетбаш пучталюны белән сөйләшеп тордым. «Кичтән кара пичәтле хат китердем, иртәгесен үзе кайтып төште безнең авылның берәү, ди. Кулын бәйләп, муенына аскан, ди, пүчтәк кенә ранин булган икән, ди… Шаккатырсың, малай, әйеме?
Гайшә мондый искитмәле хәлләрне авыл хатыннарына күп ташыды ул елларда. Әллә, сөйли-сөйли, үз сүзенә үзе дә ышана башлый инде, «алдашам бит!» дигән уй башына да кереп карамый аның. Нигә? Андый хәлнең булуы да бик мөмкин ич!
Инде теге кайнар дулкын бераз суына төшкәч, таралган гәүдәсен җыйнап, Сәрия урыныннан кымшанып куйды. Тик аңа шунда әллә нәрсә булды: күкрәк куышлыгы кинәт киңәеп, моңарчы таныш булмаган ниндидер ят бер ташкын, хәрәкәткә килеп, хатынны тынсыз итте. Нәрсәдер җәелде, алагаем зурайды, күкрәк түреннән ыңгырашуга тартым, уфылдауга охшаш ниндидер бер ым ирексездән кысылып чыкты:
— Ы-ы-а-а-ааа!
Бу — ниндидер ят, үзгә бер халәт иде. Сәрия каушады.
— Әллә… Әллә балама җан кердеме?
«Туктале, нишләргә тиеш соң әле ул? Кайнанасы ничек өйрәткән иде? Әйе, әйе, искә төшә башлады бугай. «Балаңа җан иңгәнне сизгәч тә, бик матур, бәхетле кешегә күзеңне төбә. Балаң бик чибәр дә, бәхетле дә булып туар!» — дип, кат-кат кисәткән иде».
Ул ике куллап күкрәгенә ябышты, аннары, кулларын шудыра-шудыра, эченә кадәр төшерде. «Кайдадыр — менә монда… Шундарак бугай…»
— Балама җан керде…
Инде ике бала тапкан хатын буларак, Гайшә дә хәлне бик тиз төшенеп алды, урыныннан сикереп торып, ашыга-кабалана, әллә кайдан бер рәсем тартып чыгарды.
— Сәрия, Сәрия дим! Менә монда кара! Кара инде!
Рәсемдәге бик чибәр хатын ап-ак тешләрен балкытып аңа төбәлгән иде. Мөгаен, дөньяда аннан да матур, аннан да бәхетле бер генә хатын да юктыр.
«Бик таныш йөз, аксыл бөдрә чәчләр… Ә-ә-ә, искә төште… «Цирк» кинасыннан… Орлова дигәннәр иде… Ибраһим белән бергәләп караганнар иде ул кинаны…»
Тик яшьле күзләре теге хаттагы «Ивраген»га төбәлде…
***
Ибраһимның хәбәре Сәрияне баш-аягы белән үзгәртте дә куйды. Аңа әллә нәрсә булды: башкалар кебек үкси-үкси елый да, уфылдый да алмады. Әбәт вакытларында бүтәннәргә кушылып сөйләшмәс, көлмәс булды, бер ноктага төбәлеп, каккан казыктай утыруын белде. Килененең бу халәте улы кайгысыннан кара көйгән кайнананы да борчуга салды.
— Ник дәшмисең, ник сөйләшмисең? Ичмасам, елар идең. Ела! Ела, дим мин сиңа!
Сәрия елый алмады. Җаны, бәгыре таш­тай каткан иде.
— Бәбилиселәрең бар бит әле… Эчеңдәге балаңны уйлар идең!
Килен дәшмәде. Ни чарадан бичара дигәндәй, кайнанасы шунда Сәрияне тотып яңаклады.
— Ела! Ела, диләр сиңа!
Таш сынга сугалармыни. Бернинди авырту да сизмәде хатын. Ахырда, кайнанасы җилтерәтә башлагач кына, ике күкрәк арасында нәрсәдер «четерт» итте, кылдай тартылды, соң чиккәчә сузылды… һәм өзелде.
…Килен белән кайнана, кочаклашып, төне буе еладылар.
Яшь түгүләр алда булган икән әле. Атна да үтмәгәндер, ничә айлар җигеп йөргән Куштан кушаматлы аты, көтмәгәндә дулап, Сәрияне арбадан чөеп калдырды.
Юл пычрагына дыңгырдап килеп төшкәч тә: «Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмады», — дип сикереп торган хатын … кичен үле бала тапты.
Шул вакыйгадан соң бераз тернәкләнеп, инде рәтләнәм бугай дип, колхоз эшенә чыккан беркөнне Сәриянең күкрәгенә шаулап сөт төште. Йә Ходаем, мондый газабыңны бер генә хатын-кызга да күрсәтә күрмә! Яңа гына баладан котылган аналарга чиксез ләззәт китергән шушы халәтнең баласын югалткан әнине нинди газапка дучар итүен, мондый хәсрәтне үз башыннан кичермәгән бер генә хатын-кыз да аңлый алмыйдыр.
Кайнар күкрәкне әвәләп, кысып-сытып, синең газиз балаңа тәгаенләнгән ризыкның, нәп-нәзек сөт җебенә әверелеп, «безелди-безелди» савыттагы ак күбеккә кушыла баруын күрү, соңрак шул туп-тулык җылымса сөтне аулак урындагы бер чокырга чыгарып түгү! Йә Хода, сабырлык, түземлек бирә күр!
Күкрәкләре утлы таштай сулкылдап, йокылы-уяулы яткан бер төндә, көзге яңгыр тавышына ишек дөбердәве килеп кушылды.
— Зәйнәпбану апа! Сәрия, дим! Ачыгыз әле! Ишетмисез мәллә?
Председатель тавышы өйдәгеләрнең йокысын качырды. Аңа ияреп йортка төенчек ише әйберләр күтәргән тагын өч хатын да килеп керде.
— Давай, давай, прахади, — дип сөйләнде председатель, аларны уздырып. — Стансага бер пуез килеп төшкән. Боларын менә миңа утыртып җибәрделәр. Сугыш булган җирдән алар — «ивакуривынныйлар». Ашатыгыз-эчертегез, йоклатыгыз. Калганын иртәгә правлиниядә сөйләшеп бетерербез. Мин киттем. Анда тагын бар әле, көтеп торалар, — дип, ашыга-кабалана чыгып та китте.
Кайнана, уттай кызышып яткан килененә тормаска кушып, үзе җитез генә лампага ут элдерде. Ишек төбендә аптырашып басып торган хатыннарга председательдән өйрәнеп калган сүзләрен тезде:
— Менә монда прахади, утыр, әйдә, садис, — дип, сәкедә урын күрсәтеп, үзе самавырына барып ябышты.
(Дәвамы киләсе санда)
Хатыннарга да җан керде. Җылы карашны шунда ук сизеп алдылар, үзара тиз-тиз сөйләшеп, өс-башларын салып, әйбер-караларын урнаштыра башладылар. Самавыр кайнап, сөтле чәйнең җылысы битләренә алсулык булып төшкәч, бераз күңелләре дә күтәрелеп китте. Смоленск ягыннан икәннәр. Июльдә үк төянеп чыгып киткәннәр дә, җимерек вокзалларда куна-төнә, гаҗиз булып, ниһаять, менә монда килеп җиткәннәр. Хатыннарның күзлеклесе, үзен Нина Павловна дип таныштырганы, теге ике хатыннан аерылып тора иде: киемнәре дә шәһәрчә, чәчен дә әллә ничекләр итеп кабартып артка өеп куйган, үзе чибәр, тавышына кадәр ягымлы. Людмила белән Наташа дигәннәренең Нина Павловнаны хөрмәт итүләре әллә кайдан сизелеп тора.
Кинәт сәкедәге чүпрәк-чапраклар арасыннан ниндидер бер чыелдык тавыш аваз салды. Зәйнәпбану дертләп китте. «Бала елый түгелме соң? Караңгыда шәйләми дә калуын күр! Төенчек дигәнең нәни бала булган лабаса!»
Хатыннар да кузгалышты. Нина Павловна ипидән имезлек ясап каптыргач, бала да елаудан туктады, чупы-чупы китереп, имезлеген суыра башлады.
— Бигрәкләр дә кечкенә икән, сабый, — дип, Зәйнәпбану да баланы сөеп алды. Чүриле марҗаларыннан өйрәнгән бөтен белгән сүзләрен җыйнаштырып, бер-ике сорау да әтмәлләп оештырды:
— Как завут малинкины? Дочкамы? Әллә малчикмы соң? — диде.
— Девочка, — диде Нина Павловна, тик нигәдер исемен әйтмәде.
Зәйнәпбануның моңа бер дә исе китмәде. «Баласы да Нинадыр инде. Урыс халкының шул бит: «олы Иван да, кече Иван дигәндәй», — дип, урын-җирне көйли башлады.
Утны сүндереп, барысы да йоклап киткән бер мәлдә, Сәрия саташып уянды.
— Что случилось? Бомбежка что ли? — дип, Нина Павловна да сикереп торды.
Зәйнәпбануның чит-ят кешеләргә киленен бер дә чирле итеп күрсәтәсе килми иде.
— Ничава, ничава… Нимнушкы балит… — дип, тынычландырырга тырышты.
Тик Сәрия туктарга уйламады да: ыңгырашты, саташты.
Яңадан ут алдылар. Кайнана, кыштыр-кыштыр килеп, Сәриянең уттай маңгаена юеш чүпрәк япты.
Кай арада өстенә киенеп өлгергән Нина Павловна да Сәрия янына килде:
— Я — медсестра, объясните в чем дело?
Зәйнәпбану түти Сәриянең үле бала табуын, шуннан өзлегеп калып, менә ничә көннәр утта януын, русча-татарча сүзләрне бутый-бутый, ничек кирәк алай аңлата алды.
— Все понятно, — диде Нина Павловна. — А сейчас не мешайте мне, — дип, почмак якка кереп, чаршауны корып ук куйды.
Пошаманга төшкән Зәйнәпбануны Наташа бик тиз тынычландырды.
— Не беспокойся. Она все сделает. Всех раненых она лечила, — дип, киредән урынына менеп ятты.
Төн бик тыныч узды. Сәрия дә башка саташмады, бәби дә елап берәүне дә борчымады. Зәйнәпбану, иртүк торып, почмак якка күз салса, имәнеп китте: нәни куллары белән Сәриянең күкрәгенә ябышкан сабый, йокы аралаш чуп-чуп килеп, ими имә иде. Әле кичә генә «йә үлә, йә кала» чутында булган килене исә сабыйның йөзенә текәлгән дә мөкиббән киткән.
Зәйнәпбануның үзенең дә заманында бер хатынның баласын имезеп торганы булды. Бәбиләгәч, атна буе сөт төшмичә җәфаланган иде бичара ана. Хәзер дә, очрашкан саен, шуны хәтергә ала. Иң кирәкле вакытта сабыеңа ими каптыручыдан да якынрак кем булсын, ди.
— Ни атлы соң?
— Исемен белмим, — дип пышылдады Сәрия, ишетелер-ишетелмәс кенә, аннан күтәрелеп аңа карады.
Кайнана шаккатты: берара киленен танымыйча торды. «Улмы соң бу? Аның килене Сәрияме?» Иреннәренә ниндидер бер чиксез рәхәтлек һәм бәхет чагылышы иңгән, бөтен йөзенә мөлаем, самими, шул ук вакытта моңсу да елмаю эленгән хатын аның бәхетсез килененә бөтенләй охшамаган иде.
Йә Хода! Зәйнәпбану нәкъ менә хәзер генә Ибраһим турындагы хәбәрнең дөньяларга сыймаслык олы фаҗигасен бөтен күңеле белән тоеп алды. Ирен югалтып, бары тик бала имезүче яшь ана йөзендә генә уяна алган илаһи елмаюны җуя язган икән бит аның килене. Бала сулкылдап куйды.
— Проснулась уже?
Ялт кына килеп кергән Нина Павловна кулларын балага сузды.
Сәрия, кинәт нәүмизләнеп, тиз генә күкрәкләрен каплады да кызчыкны Нина Павловнага тоттырды.
— Ой, спасибочки! Целую неделю без грудного молоч-ка малыш. Вы уж извините нас.
Сәрия дә телгә килде:
— Имясы ничек?
Нина Павловна сәер генә елмаеп куйды.
— Я даже не знаю. Малыш ведь не мой.
— Не вашмыни?
— Не знаю… Я ее нашла во время бомбежки…
…Эвакуациягә Нина Павловна апасы белән бергә киткән. Икесенең дә ирләрен беренче көнне үк сугышка алган булганнар. Юлга чыкканда, апасы — үзенең кызын, ә Нина Павловна улын күрергә дә өлгерми калган: пионер лагеренда ял итүче балаларны сугыш башлангач та озатканнар икән. Шул көннән бирле ни ире, ни балалары турында бернинди хәбәр-хәтерсез икән бу хатын!
Туган җирләреннән кача-кача, нинди генә мәхшәрләргә юлыкмаган алар. Җимерек станцияләрдә ач-ялангач килеш поезд көтүләр дисеңме, товар вагоннарында кысыла-кысыла аягүрә йоклаулармы, иң куркынычы — сызгыра-сызгыра өсләренә яуган бомбалардан I качып, кая барып бәрелергә белми шашынулар. Шундый мәхшәрләрнең берсендә Нина Павловна апасын да югалткан. Үлеләр, яралылар арасыннан да эзләгән үзен, тик, ни кызганыч, таба гына алмаган. Әнә шул чакта юлыга ул бу нәни кызчыкка.
Күз алдына китерүе дә куркыныч: өстән бомбалар ява, тирә-якта — ут, ялкын, җан ачысы белән кычкыручы яралылар, канга баткан мәетләр… һәм яшел чирәм өстендә тыныч кына уйнап утыручы алты-җиде айлык сабый. Мөгаен, фәрештәләр генә, канатларын җәеп, бала гомерен сугыш дәһшәтеннән саклап кала алганнардыр.
Нина Павловна сүзләреннән тетрәнеп калган Сәрия кинәт үксеп елап җибәрде.
— Мужнымы, я буду кормить?..
— Конечно, если не трудно…
Нәни кызны иркәләп-сөеп, Нина Павловна сабыйның зәңгәр күзләренә төбәлде:
— Ну, скажи мне, курносая, как тебя зовут?
Кызчык, иреннәрен чәпелдәтеп, алсу телен күрсәтте,
аннары тешсез авызын кыегайтып көлеп тә куйды.
— Хорошо, будешь Надеждой. Может когда-нибудь твою маму найдем, Наденька…
— Надежда… Наҗия… — дип пышылдады Сәрия.
Эвакуация белән килүчебу өч хатын Зәйнәпбану
апаларда яшәп калды. Бер гаилә булып, уртак табактан ашадылар, башкалар белән беррәттән колхоз эшенә йөрделәр. Нина Павловнаның көне исә медпункта үтте, еш кына шунда куна да калды. Бер ял да күрмәде ул хатын: кем чирли, кайсының баласы авырган – барысы да аның ярдәменә өметләнә. Тирә-күрше авылларда да шундый «атаклы врач» барлыгын белеп алдылар, агылалар гына янына; йә, төн дә дими, берәр чирле янына ук алып китәләр. Ә ул зарланырга уйламый да:
— Вот повезло мне с работой. Всю жизнь мечтала стать врачом, а работала медсестрой. А здесь я и педиатр, и терапевт, если нужно — окулист и еще кто-то…
Сәрия нәни Наҗиягә көннән-көн ияләшә барды. Вакыт-вакыт бу сабый аңа, табылдык бер кызчык булып түгел, ә Ибраһим белән икесенең үз баласы, аларның бәгырь җимеше булып тоела башлый иде. Онытылып, сабыйның йөзенә төбәлә дә, аннан Ибраһим чалымнарын эзли башлый. «Колак яфраклары Ибраһимныкы кебек түгәрәкләнеп тора икән… Күр инде бу бармакларын… Нәкъ аныкы кебек…» Кызый, зәңгәр күзләрен кыскалап, көлеп тә куйса, Сәриягә кайчак шул түгәрәк «зәңгәр күлләр»дә аның Ибраһимы шәүләое дә чагылып киткәндәй тоела башлый.
Ибраһимның бәби чакта тирбәлгән агач караваты да, чормадан төшеп, өй түренә кунаклады. Бәләкәч бик тыныч булып чыкты, елап, көйсезләнеп борчымады, тамагы тук булса, шул караватта аяклары белән уйнап тик утыра бирде. Көндезләрен, хатыннар эштә чакта, сабыйга Зәйнәпбану апа «күз-колак» булса, бала үзе Сәриянең кайтуын бик тиз сизеп ала, нәни куллары белән аның күлмәк изүен капшап, ими сорый башлый.
— Ачыктыңмы, нәнием? Хәзер… Хәзер…
Мондый чакларда кайнана почмак якка кереп китү
җаен карый, йә, бер-бер сәбәп табып, ишегалдына ук чыгып китә. Килене шул сабыйны имезә башласа, йөрәк турында нәрсәдер чеметтереп-чеметтереп ала. Нәрсә ул? Әллә көнләшүме? Ниткән көнләшү тагын! Ибраһимны югалту ачысы әнә шулай, кабатлана-кабатлана яңарып, аның күңелен тырный.
«Иә Хода! Балакаемның югалуы шулай ук хак булды микән?»
Ул калтырап куя, яшьләрен яулык чите белән сөрткәләп, кыштыр-кыштыр эшенә тотына. Сабый белән артык әвәрә килгән килене кайчакта Зәйнәпбануга аның бәгырь баласын — Ибраһимын онытыр да улының кайтмавына сәбәпче булыр күк тоела башлый. Андый чакларда ул килененә каты гына бәрелеп тә куя.
— Нәрсә? Дөньяңны оныткансың! Имезгәнсең -җиткән. Үз балаң түгел лә!
Сәрия дәшми. Аңламыймыни ул! Газиз балаңны югалту иреңне югалту кебек үк газаплы икән бит!
Бәлки, аңа караганда да ачырактыр. Кайнанасы исә, шул минутлык бәргәләнүе киленнең рәнҗүенә сәбәпче булыр дип куркып, шундук йомшый:
— Артык ияләшеп китә күрмә, диюем. Соңыннан үзеңә җайсыз булыр бит…
Сәрия «дерт»ләп куя. Чынлап та шулай бит. Гел болай булмас: эвакуациягә килүчеләр үз якларына кайтып китәр. Ул чакта Сәрия нишләр?
…Барысы да көткәнгә караганда да иртәрәк хәл ителде. Беркөнне Нина Павловна очынып кайтып керде.

Гүзәл ӘДҺӘМ.